МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
4 нче сыйныфлар сынау үтә
29.04.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы буенча 5029/15 (20.04.2015 ел) нче № лы карары нигезендә 4 нче сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү дәвам итә. Бүген алар татар теленнән сынау узалар.
-
Бөек Тукай туган көн 25.04.2015

26 нчы апрель- татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның туган көне. Шул көн уңаеннан безнең мәктәптә дә аны искә алу кичәсе узды. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, биографиясен искә төшерделәр. Китапханәче Хәйретдинова Л.Р. Габдулла Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырган иде.
-
Төбәкара олимпиада җиңүчеләре 23.04.2015

КФУ тарафыннан үткәрелгән төбәкара татар теле олимпиадасында безнең укучыларыбыз яхшы белемле булуларын күрсәттеләр. 2 турны да уңышлы үтеп, 9 нчы сыйныф укучылары Хуҗина Гүзәл һәм Шәмсетдинова Илзирә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булып кайттылар. Укучыларны һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызын әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
"Язгы игелек атнасы". 2 нче көн. 22.04.2015

Бүгенге көн "Йөрәк җылыбызны Сезгә бүләк итәбез!" дигән исем астында үтте. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән очрашуга тыл ветераны Габидуллин Әминә апа килде. Ул сугыш вакытындагы михнәтләрне укучыларга бәян итте. Ә балалар исә аңа җырларын бүләк иттеләр. Дәресләрдән соң укучылар сугыш ветераны Заһидуллин Зиннәт абый янына барып, аның хәлләрен белеп кайттылар.
-
"Язгы игелек атнасы". 1 нче көн. 20.04.2015

Бүген без, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм "Язгы игелек атнасы" дип исемләнгән акциягә кушылдык. Әлеге акциянең беренче көне- "Игелекле эшләр кыл!" дигән девиз астында үтте. 5-9 нчы сыйныф укучылары үзләре шефлык иткән сугыш һәм тыл ветераннары янына барып йорт эшләрендә ярдәм иттеләр, хәлләрен белделәр, моң-зарларын тыңладылар.
-
4 нче сыйныфлар сынау үтә 11.04.2015

“ФГОС шартларында башлангыч мәктәптә белем сыйфатын бәяләү” проекты кысаларында 4 нче сыйныф укучылары өчен шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен бәяләү буенча чаралар башланып китте. Бу сынаулар 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ә нәтиҗәләре 15-20 май тирәсендә билгеле булыр дип көтелә.
-
PLC 10.04.2015

9 нчы апрель көнне мәктәптә укытучыларның методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Бу утырыш "ФГОС шартларында дәрес төзелеше" дигән темага семинар рәвешендә үтте. Семинарның үзенчәлеге шунда: яңа стандартларга туры китереп дәрес үткәрергә укытучылар Сингапур алымнарын кулланып өйрәнделәр.
-
"Созвездие.Йолдызлык" йолдызчыклары 08.04.2015

15 нче ачык республикакүләм телевизион эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык-2015"нең зона туры быел, 2-3 нче апрель көннәрендә, үзебезнең Кайбыч районында узды. 7 районнан килгән 1000 гә якын бала арасында безнең мәктәп укучылары да катнашты. "Конферанс" номинациясендә уртанчылар төркемендә Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит дуэты (җит. Э.Р.Гильманова) 2 нче урын; "Вокаль ансамбль" номинациясендә уртанчылар төркемендә "Салават күпере" вокаль ансамбле (җит. Л.Ә. Габидуллина) шулай ук 2 нче урын яулап 13-17 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узучы суперфиналга чакыру алдылар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә зур уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
-
"Ел укытучысы-2015" 06.04.2015

Мәктәбебезнең физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы "Ел укытучысы-2015" һөнәри бәйгенең муниципаль һәм зона турларында уңышлы чыгыш ясап, республика турына үтте. 13-17 нче апрель көннәрендә Айдар Габделхак улы, Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасының "Физика укытучысы-2015" бәйгесендә районыбыз данын яклап катнашачак. Аңа зур уңышлар телибез!
-
Каникуллар дәвам итэ 29.03.2015

Язгы каникуллар дәвам итә. Ләкин мәктәптә эш кайный. Каникуллар вакытына планлаштырылган чаралар график буенча үткәрелеп килә. Иң күп көчне 9 нчы сыйныф укучылары куялар. Рус теле, математика, татар теле фәннәреннән сынап карау имтиханнарын тапшырдылар, фән укытучылары янына консультацияләргә йөриләр.








