МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Актив укучылар өчен чыршы бәйрәме 09.01.2016

Кичә, 8 нче гыйнвар көнне укучыларыбыз Гаттарова Адилә, Газимҗанова Гөлчәчәк, Хөсәенова Ләлә һәм Хөсәенова Илгизә Кайбыч районы башлыгының актив укучылар өчен оештырылган чыршы бәйрәмендә катнашып кайттылар.
-
Каникуллар дәвам итә 07.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә, ә мәктәбебез балалар тавышыннан тынып тормый. Планлаштырылган чаралар үз вакытында үткәрелеп тора. 9 нчы сыйныф укучылары исә, төп фәннәр- татар теле, рус теле һәм математикадан сынаулык имтиханнарын тапшырдылар. Чиратта сайлап алынган фәннәр- химия, биология, физика һәм җәмгыять белеменнән сынаулык имтиханнары тора. Болары исә, каникулларның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Кышкы лагерь башланды 30.12.2015

Мәктәбебездә кышкы лагерь үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә 15 бала үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта һәм күңелле ял итә. Ир малайлар күп вакытларын хоккей тартмачыгында хоккей уйнап вакытларын уздыралар, ә кызларыбыз исә бүлмәдә төрле уеннар уйныйлар, рәсем ясыйлар һәм кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Бүген "Салават купере" спорт-сәламәтләндерү комплексына бассейнда йөзергә киттеләр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды 29.12.2015

Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 28 нче декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Ә бүген исә, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чара оештырылды. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде.
-
Яктылыкның әһәмияте 21.12.2015

"Яктылыкның безнең тормышта әһәмияте" бөтенроссия бердәм дәресе кысаларында 19 нчы декабрь көнне безнең мәктәптә тематик дәресләр узды. 1-4 нче сыйныф укучыларына әлеге дәресне башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Ф.Г, ә 5-9 нчы сыйныфлар өчен физика укытучысы Хәсәнов А.Г. үткәрде. Әлеге дәресләрдә сүз электр энергиясен һәм башка төр энергияләрне экономияләү әһәмиятлелеге турында барды.
-
Инструктаж үткәрелде 17.12.2015

Бүген укучылар һәм укытучылар коллективына яңа ел бәйрәмнәре якынаю уңаеннан Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара күзәтү бүлеге инспекторы Шафигуллин Илшат Хабибуллович инструктаж үткәрде. Үз чыгышында ул янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Пиротехника кулланырга ярамавын кисәтте һәм чыршы, сыйныфларны һәм бәйрәм үткәреләчәк залны бизәгәндә сак булырга өндәде.
-
Физика һәм информатика укытучылары семинары 16.12.2015

Бүген безнең мәктәптә физика һәм информатика укытучыларының район семинары узды. "Физика һәм информатика дәресләрендә белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак укытучының инновацион эшчәнлеге" темасына үткәрелгән әлеге семинарда физика һәм информатика фәннәреннән ачык дәресләр каралды (укытучылар Хәсәнов А.А., Гильманова Э.Р.) һәм семинар темасы буенча төрле сораулар тикшерелде.
-
2 нче сыйныфта ачык дәрес 14.12.2015

Бүген 2 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы әдәби уку дәресеннән "Кыска шигырьләр. Музей йортына сәяхәт" темасына ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең төрле этапларында укучылар табигатьнең һәр мизгеленнән матурлык табарга; кыска шигырь жанрының, рифма, ритм төзелешенең үзенчәлекләрен; рәсем һәм шигърият арасындагы бәйлелекне тоярга өйрәнделәр. Быел мәктәптә үткәрелә торган ачык дәресләр циклының тагын бер үзенчәлекле ягы бар, әлеге дәресләргә киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләргә теләгән 8-9 нчы сыйныф укучылары да керә.
-
Очрашу булды 12.12.2015

Бүген мәктәпкә Кайбыч районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспекторы Кәлимуллина Фәния Нәбиулловна 7-9 сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Әлеге очрашуда ул укучыларга административ хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәсе турында сөйләде.
-
Инвалидлар декадасын йомгакладык 11.12.2015

3 нче декабрь -Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан декабрьнең беренче ункөнлеге - инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Әлеге декада уңаеннан безнең мәктәптә дә төрле чаралар үткәрелде. Кичә, исә Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүчеләргә укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт бүләк иттек. Укучылар көче белән әзерләнгән кул эшләре- төнбоекларны да, укучыларның һәм укытучыларның чыгышларын да әлеге йортта тәрбияләнүчеләр бик җылы һәм яратып кабул иттеләр.








