МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 29.06.2015

Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 3 кыз һәм 5 егетебез, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Камалиева Ч.Г., әти-әниләре һәм укытучылар килгән иде. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары исә, бәйрәмне ямьләп үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
-
"Чишмәкәй" лагере белән хушлаштык 26.06.2015

Бүген бездә "Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь тәмамлану уңаеннан зуууур сабантуй бәйрәме оештырдык. Халкыбызның милли уеннары белән беррәттән укучылар "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенә кушылып "Без булдырабыз!Без бергә!" девизы астында ГТО нормалары да тапшырдылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Көн ахырында укучылар Россиякүләм "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылып "Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз!" дигән флешмобта катнаштылар.
-
"Без булдырабыз! Без бергә" 23.06.2015

Бүген "Чишмәкәй" лагерендә "Полосатая дорога" ("Полосалы юл") акциясе буенча чаралар үтте. Болар, велосипедта фигуралы йөрү, җәяүлеләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләре буенча викторинаны үз эченә алган "Имин тәгәрмәч" мини-ярышлары. Укучылар алдында юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Әхмәтов Илфат Фәрит улы чыгыш ясады һәм балаларга утны кире кайтаручы беләзекләр бүләк итте. "Без булдырабыз!Без бергә!" девизы астында үткән әлеге очрашу укучыларга бик ошады.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 22.06.2015

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне.Шул уңайдан безнең лагерь рмйон үзәге - Кайбычтагы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңартылган һәйкәлгә сәяхәт кылды. Яңа куелган самолет макетын карап, аның ясалу тарихы белән таныштылар. Шулай ук сугышның фаҗигасе турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды. Көн ахырында исә укучылар “Мальчик в полосатой пижаме” дигән нәфис фильм карадылар.
-
"Китаплар көне" 21.06.2015

Бүген безнең "Чишмәкәй" дә “Китаплар көне" үтте. Әлеге көн уңаеннан балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, аңа реклама ясадылар, иптәшләрен кызыксындырдылар. Китаплар дөньясына сәяхәт бик кызыклы үтте.
-
"Авылым бизәкләре" 20.06.2015

Бүген "Чишмәкәй" дә балалар белән, “Туган авылым бизәкләре” темасына әңгәмә уздырылды. Авылыбызның данлыклы балта осталары турында сөйләнде. Бу осталар кулы белән эшләнгән тәрәзә һәм капка бизәкләрен күрү максаты белән авыл урамнары буенча экскурсия оештырылды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 19.06.2015

Кызыл төс – "Ярамый!" дигәнне аңлата. Димәк, “Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннарга да тияргә ярамый. Бүген "Чишмәкәй" лагеренда балаларны Татарстанның Кызыл китабына кертелгән усемлек һәм хайваннар белән таныштырдык. Аның дәвамы буларак, “Илебез буйлап” дигән викторина уздырылды. Балаларның илебездәге югалган яисә югала барган үсемлек, хайваннарның төрләрен танулары тикшерелде. .
-
2015 ел - "Парк һәм скверлар елы" 18.06.2015

2015 ел Татарстан Республикасында, “җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатларында”, Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, "Чишмәкәй"лагерьның бер көне Парк һәм скверлар елына багышланды. “Мин паркны ничек күз алдына китерәм” темасына рәсем конкурсы, "Табигатьне саклыйк!" темасына әңгәмә уздырылды. Кайбыч паркына экскурсиягә дә бардык.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 17.06.2015

Лагерьда сәламәт яшәү рәвеше иң беренче урында тора. Әлеге темага төрле чаралар да еш уздырыла. Кичә, 16 нчы июнь көнне “Без наркотикларга каршы” дигән темага багышланган кичә узды, ахырдан балалар әлеге темага рәсемнәр ясадылар.
-
Дөнья чемпионатын көтәбез 16.06.2015

Башкалабыз Казанда 2015 елның җәй аенда, спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узачак. Бүген "Чишмәкәй" лагеренда, укучыларга спортның су төрләре турында мәгълүмат җиткерелде. Соңыннан Кайбычтагы “Салават күпере” спорт комплексына су коенырга бардык.








