МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Россия чаңгы юллары - 2016 13.02.2016

"Россия чаңгы юллары" ("Лыжня России") 1982 елдан бирле уздырылып килә торган зур кышкы бәйрәм. Чаңгыда йөрү - сәламәтлек өчен бик әһәмиятле спорт төре, чөнки чаңгыда йөргәндә бөтен төр мускуллар хәрәкәтләнә.Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан уздырыла торган "Россия чаңгы юллары" - Россиякүләм акциясенә безнең мәктәп тә ел саен кушыла. Бүген дә дәресләрдән соң мәктәп белән чаңгыга бастык. Берничә подходта уздырылган әлеге ярышта җиңүче булып 6 нчы сыйныф укучысы Гомәров Риназ танылды.
-
Парламент дәресе 12.02.2016

Бүген мәктәптә 7-9 нчы сыйныфлар өчен "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына багышланган Парламент дәресе уздырылды. Әлеге дәресне җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы үткәрде. Дәреснең төп максаты укучыларда актив гражданлылык позицияләре тәрбияләү, хокук нормалары белән таныштыру иде. Әңгәмә формасында үткәрелгән әлеге чарада Конституция, аның төп бүлекләре, гражданин буларак хокуклар һәм бурычлар, хакимият һәм гражданлык җәмгыятенең бәйлелеге турында сөйләшүләр алып барылды. Йомгаклау итеп Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайтына "сәяхәт" уздырылды.
-
"Татарстан - дуслык иле!" 10.02.2016

Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы, үзе җитәкләгән 2, 4 нче сыйныф укучыларына "Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дигән темага ачык тәрбия сәгате уздырды. "Классное содружество" интерактив проектына нигезләнеп үткәрелгән әлеге дәреснең максаты - укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру, толерантлык төшенчәсен аңлату, матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү иде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 08.02.2016

6 нчы февраль көнне Балык бистәсе районы үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финалы узды. 45 районнан җыелган укытучылар төрле спорт ярышларында үз көчләрен сынадылар. Әлеге ярышларда Кайбыч районы данын яклап безнең мәктәптән 4 укытучы чыгыш ясады. Болар: Хәсәнов Илнур Рафаил улы, Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы, Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы, Гильманова Энҗе Ринат кызы. Хезмәткәрләребезгә район данын яклап чыгыш ясаганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Иске Чәчкаб авылында халык җыены узды 06.02.2016

5 нче февраль көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты җитәкчесе һәм китапханәче, фельдшер, авыл халкы алдында узган елга нәтиҗә ясап хисап тоттылар. Әлеге җыенда мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы да мәктәпнең 2015 нче елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, доклад белән чыгыш ясады.
-
Җимлекләр ясадык 04.02.2016

Быелгы кыш кары күп булу белән истә калыр мөгаен. Кар күп булуның үзенең минуслары да бар шул. Мәсәлән, дусларыбыз - кошлар үзләренә ризык таба алмаска мөмкиннәр. Әлеге очракта без аларга ярдәм кулы сузырга тиеш. Без шулай эшләдек тә. 1-4 нче сыйныф укучылары җимлекләр ясап, үзләренең бакчаларына, йорт тирәләренә элделәр. Җимлек ясаганда иҗади якын килеп ясаучы укучылар да булды. Төп таләп - ясаган җимлекләрне фотога төшереп социаль челтәргә кую, һәм җимлекләргә даими рәвештә җим салып тору.
-
Сак булыгыз, грипп! 23.01.2016

Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсе җитәкчелеге тарафынан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховка җибәрелгән хатка нигезләнеп, бүген мәктәпкүләм линейкада укучыларга грипп эпидемиясе турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйныф җитәкчеләре исә сыйныфларда, укучыларга грипптан саклану кагыйдәләрен аңлаттылар, ата-аналар белән элемтәгә кереп саклану чараларын күрергә тәкъдим иттеләр.
-
Сынаулык имтиханнары узды 21.01.2016

Район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, 9 нчы сыйныф укучылары 2016 нчы елда төп дәүләт имтиханнарын уңышлы итеп тапшыру максатыннан, рус теле һәм математика фәннәреннән районкүләм сынаулык имтиханнары тапшырдылар.
-
Кышкы ГТО сессиясе 19.01.2016

Мәктәбебездә кышкы ГТО сессиясе дәвам итә. Укучылар отжимание, подтягивание, чаңгыда чабу буенча нормативлар тапшыралар.
-
Педагогик киңәшмә узды 10.01.2016

9 нчы гыйнвар көнне мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә утырышы булды. "Яңа стандартларны тормышка ашыру. Беренче тәҗрибәләр" дигән темага үткәрелгән әлеге утырышта 2015-2016 нчы уку елының беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре, яңа стандартларны тормышка ашырылуның торышы турындагы сораулар каралды.








