МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Укытучыларыбыз сынатмый! 19.10.2015

17 нче октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә, мәгариф хезмәткәрләренең 2015 елгы җәйге спартакиадасы узды. Район командасы составында безнең мәктәпнең физкультура укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы да чыгыш ясады. Ул әлеге спартакиадада бадминтон ярышында катнашып хатын -кызлар арасында 3 нче урынга лаек булды. Коллегабызны район командасын алга чыгаруда керткән зуууур өлеше белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Кызларыбыз - икенче! 12.10.2015

Шимбә, 9 нчы октябрь көнне укучыларыбыз, 9 нчы сыйныф һәм аннан да кечерәк сыйныф укучылары арасында район беренчелегенә узган волейбол ярышларында катнашып кайттылар. Малайлар командасы финалга чыкса да, призлы урыннарны ала алмады, ә менә кызларыбыз кискен көрәштә 2 нче урынга лаек булдылар. Кызларыбызны һәм аларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улын чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Бездә кунаклар бар 10.10.2015

Бүген өлкәннәр ункөнлеге тәмамлана, ә бездә әлеге декадага багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, безнең мәктәпкә мәктәптә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар һәм хезмәткәрләр кунакка килде. Инде традициягә әйләнгән, чәй табыны артында үткән җылы очрашуны барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз һәм киләсе очрашуларны көтеп калабыз.
-
Өлкәннәрне зурладык 08.10.2015

Кичә, 7 нче октябрь көнне авыл җирлеге, ОАО "Ак Барс Кайбыч" 3 нче № лы филиал һәм мәктәп коллективы авылыбызда яшәүче өлкәннәрне чәй табынына җыйды. Мәктәпнең спорт залында үткән әлеге чарада укучыларыбыз иҗаты- "Яраткан әби-бабайларыбыз" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе һәм укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт чарасы оештырылган иде.
-
Республикакүләм бәйге җиңүчесе 06.10.2015

Укучыларыбызның төрле өлкәдә сәләтләре ачыла. Бу безнең өчен бик зур шатлык. Чираттагы ачышыбыз да үзенең уңышларын инде уку елы башында ук бирде. 5 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит республикакүләм роботлар ясау бәйгесендә "Ярдәмче роботлар" ("Роботы помощники") номинациясендә 3 нче урын яулап кайтты. Күрмәүче кешеләргә, каршылык булган очракта хәбәр бирүче робот проектын ясап, урта яшьтәгеләр төркемендә призлы урын яулаган нәни уйлап табучыбызны һәм аның җитәкчесе Хәсәнов Айдар Габделхак улын тәүге җиңүләре белән котлап, яңадан - яңа зур уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол- безнең спорт төре! 05.10.2015

Шимбә, 3 нче октябь көнне укучыларыбыз тагын бер кубок алып кайттылар. Бу юлы- волейбол ярышларыннан. 2002 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ярышта кызлар командасы - 2 нче урын, ә млайлар командасы - 1 нче урын яулап күчмә кубокны янәдән үзебездә калдырдылар. Укучыларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улына һәм Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына зур рәхмәтләр белдереп, яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2015

Хөрмәтле коллегалар! Барыбызны да һөнәри бәйрәмебез, "Укытучылар көне" белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәгариф өлкәсе - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә.
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтебездә һәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!..
-
5 нче сыйныф укучылары мониторинг үтә 02.10.2015

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 09.09.2015 елдан под-9257/15 № лы приказы «О проведении стартовой диагностики обучающихся при переходе из начальной в основную школу в общеобразовательных организациях Республики Татарстан в 2015-2016 учебном году» нигезендә, республикадагы белем сыйфатын бәяләү системасын үстерү максатыннан 30 нче сентябрь көнне рус теленнән, ә бүген- 2 нче октябрь көнне математикадан 5 нче сыйныф укучылары тест уздылар.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 02.10.2015

Мәктәптә, ТР ның Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.09.2015 елдан 728/под- 9329/15 нче № лы приказы нигезендә, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәне буенча россиякүләм ачык дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучыларына "Условия безопасного поведения учащихся" дигән темага викторина үткәрелде. Әлеге викторинаны башлангыч сыйныф укытучылары үткәрде.
-
1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! 01.10.2015

Бүген 1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Әлеге бәйрәмнең тарихы 1990 нчы елның 14 нче декабрь датасына барып тоташа. Нәкъ менә шул көнне ООН Генераль Ассамблеясының 45 нче сессиясендә "Халыкара өлкәннәр көне"н үткәрү датасы билгеләнә. Ә 1991 нче елының 1 нче октябреннән башлап әлеге дата, бәйрәм көн буларак үткәрелә башлый. Безнең мәктәп укучылары да бу көнне авылыбызда яшәүче, үзләре шефлык иткән сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп, чәчәкләр бүләк итеп кайттылар.








