МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 15.06.2015

12 нче июнь - "Россия көне"нә багышланган чаралар "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагеренда да үтте. Болар:
1.”Россия Дәүләте символлары” темасына әңгәмә;
2. “Россия – минем туган илем” темасына рәсемнәр конкурсы;
3. Туган ил турында җырлар җырлау.
"Без булдырабыз! Без бергә" девизы астында узган әлеге чараларның һәркайсында укучылар бик актив һәм теләп катнаштылар.
-
12 нче июнь- Россия көне 12.06.2015

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 11.06.2015

Лагерьның бүгенге көне “Халкыбызның гореф-гадәтләре” темасы астында үтте. Балалар белән бергә Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре турында әңгәмә оештырылды. Халкыбызның милли киемнәрен карап, үзенчәлекләре ачыкланды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 10.06.2015

Бүген лагерьда “Иң фантастик проект” конкурсы узды. Балалар “Авылымның киләчәге” дигән темага проект яклады. Көн бик кызыклы үтте.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар 09.06.2015

Бүген мәктәпкә Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарының районара күзәтү бүлеге вәкилләре Шафигуллин И.Х. һәм Вәлиев И.И. килделәр. Мәктәпкә планнан тыш янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрделәр һәм мәктәп коллективына янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздырдылар.
-
"Президент белән бергә!" 08.06.2015

"Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында, мәктәбебезнең укытучылар коллективы һәм укучы кызларның "Салават күпере" вокаль ансамбле (җит.Габидуллина Л.Ә.) 6 нчы июнь көнне районкүләм сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Укучыларның һәм укытучыларның чыгышын район халкы җылы кабул итте.
-
Активистлар слеты 02.06.2015

Кичә, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, район үзәгендә балалар өчен сабантуй уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 30 укучы һәм укытучылар катнашты. 8 укучы исә, активистлар слетында чыгыш ясады. "Без булдырабыз! Без бергә" девизы астында үткән күңелле сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Урра! Каникуллар! 30.05.2015

Ниһаять, тагын бер көннән, укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башлана. Шул уңайдан да, якынлашып килүче бәйрәм - Балаларны яклау көне уңаеннан да, укучылар өчен бүген зур бәйрәм ясадык. Походка чыктык. Уха пешердек, спорт уеннары уйнадык, мәчет бүләк иткән күчтәнәчләрне өләштек. Әлбәттә юлга, "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән девиз астында кузгалдык.
-
Ләлә- җиңүче! 28.05.2015

"Гаилә һәм мәктәп" журналын безнең мәктәптә укучылар да укытучылар да яратып укый. Әле күптән түгел генә журнал Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер яктысы" бәйгесен үткәрде. Әлеге бәйгедә 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә, үзе язган, "Сугыш хатирәләре" дигән шигыре белән катнашты һәм шигырь язучылар арасында, "Гаиләбез ядкәре" номинациясендә җиңүче булып танылды. Афәрин, Ләлә!
-
Математикадан ТДИ тапшырдык 27.05.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары математикадан ТДИ (төп Дәүләт имтиханы) тапшырдылар. Имтихан тапшыру пунктына алар, "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтенә кушылуларын дәлилләп, "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән девиз астында киттеләр. Укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.








