МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Милләтләр кроссы - 2015 26.09.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары, укытучылары һәм балалар бакчасы коллективы "Милләтләр кроссы-2015" акциясенә кушылды. Дәресләрдән соң барыбыз да йөгерергә чыктык. Җиңүчеләрне дүшәмбе көнне мәктәпкүләм линейкада котларга дип сөйләштек.
-
Мини футбол- безнең спорт төре! 21.09.2015

19 сентябрь көнне укучыларыбыз "2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге балалар арасында мини-футбол ярышы"нда катнашырга бардылар. Район беренчелегенә үткәрелгән әлеге ярышта укучыларыбыз 1 нче урын яулап, күчмә кубокны безнең мәктәпкә алып кайттылар. Укучыларга, һәм аларның тренерлары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына зур рәхмәтләребезне белдереп, киләчәктә яңа зур җиңүләр теләп калабыз. Составында 5 нче сыйныф укучылары гына булган, 4 команда белән уйнап, үзебез капкага бер генә дә гол керттермәгән чемпионнарыбыз:
1. Хисамов Инсаф;
2. Сибгатуллин Рамазан;
3. Галиуллин Илфар;
4. Хәсәнов Баязит;
5. Кәлимуллин Нияз;
6. Ибраһимов Илвир;
7. Фәхретдинов Дәниф. Афәрин егетләр, без сезнең белән горурланабыз!
-
"Төчкердек без, Гриппка!" 14.09.2015

Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Л.Х. укучыларга гриппка каршы прививка ясарга килде. "Гриппол плюс" дип аталучы әлеге вакцина әти-әнисе рөхсәт биргән барлык укучыларга да ясалды.
-
Бәрәңгене алдык! 12.09.2015

Бүген дәресләрдән соң мәктәп коллективы участоктан бәрәңге алырга чыкты. Бәрәңге уңышы быел бик әйбәт, кыш буе балаларны тукландырырга җитәчәк.
-
"Көзге игелек атнасы"дәвам итә 10.09.2015

"Көзге игелек атнасы" дәвам итә, шуның дәвамы буларак, бүген безнең мәктәптә "Спортивный Татарстан" чарасы үтте. Укучылар футбол һәм җиңел атлетика буенча мәктәп беренчелеге ярышларында катнаштылар.
-
"Көзге игелек атнасы" 07.09.2015

7 нче сентябрьдән Республикабызда "Көзге игелек атнасы" старт алды. Әлеге ирекле акция бер атна дәвамында - 12 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә кушылды. Бүген "Сделаем вместе" Россия күләм экологик дәрес үткәрү өчен, безнең мәктәпкә район ветеринария берләшмәсе - ГБУ "Кайбицкое РГВО"дан начальник урынбасары Гирфанов Радик Равил улы килеп, 5-8 нче сыйныф укучыларына бердәм экологик дәрес үткәрде.
-
"Хәтер-Память" 03.09.2015

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында бүген бездә "Хәтер- Память" дип аталган чара узды. Әлеге чара, 2004 елның 1-3 нче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәренең 1 нче № лы мәктәбендә булган вакыйгаларны искә алу максатыннан оештырылды. Укучыларга әлеге вакыйганың кыскача эчтәлеге сөйләнде,видеоролик күрсәтелде. Чарада, әлеге террактта һәлак булган 186 укучы һәм 15 укытучыны искә алу өчен 1 минутлык тынлык игълан ителде.
-
"Мин талантлы!" 02.09.2015

1 сентябрь көнне, беренче дәрестә укучыларыбыз "Мин талантлы!" Республикакүләм акциягә кушылдылар. Әлеге дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга мәктәбебездә укучы һәм аны тәмамлап киткән талантлы укучыларыбыз турында сөйләделәр. Эстрада җырчысы - Хөсәенова Ландыш, биюче кызыбыз -Хәсәнова Фирүзә, пилотсыз самолетлар җитештерү өлкәсендә эшләүче -Габидуллин Илнар- болар республикабызда кыска гына вакыт эчендә үзләрен танытып өлгергән укучыларыбыз. Башлангыч сыйныф укучыларына исә, бүгенге көндә 9 нчы сыйныфта укучы Хәсәнова Зәрринәнең рәсемнәрен күрсәттеләр. Зәрринә үзе дә, әлеге дәресләрдә катнашып нәни укучыларыбызга рәсем ясау "серләре"н ачты.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Бүген, барлык укучыларның дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алган шатлыклы көне - Белем бәйрәме! Әлеге көнне аеруча, 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр көтәдер мөгаен. Безнең мәктәптә дә андыйлар бар! 1 нче сыйныфка быел 2 укучы керде. Аларга һәрвакыт ярдәмче, киңәшче, таяныч булучы беренче укытучылары-Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы. Әлеге укучыларны котларга күп кунаклар килгән иде, район башкарма комитетыннан Айзатуллова Р.Г., район мәгариф бүлегеннән Зиннәтуллин Р.С., авыл җирлеге рәисе Сафин Р.Г., "Ак барс. 3 нче № лы филиал" рәисе Миңнуллин Р.Р., ветеран укытучылар, алар барысы да укучыларга матур теләкләрен җиткереп, бүләкләрен дә тапшырдылар. Ә нәни укучыларыбыз исә, беренче дәресләрен "Президент белән бергә" акциясенә кушылып, "Без булдырабыз! Без бергә!" девизы астында уздырдылар.
-
"Зеленая Россия" экологик өмә көне 29.08.2015

29 нчы август, шимбә көнне безнең мәктәп, "Зеленая Россия" Бөтенроссия экологик өмәгә кушылды. "Лес Победы. Мы помним! Мы гордимся!" исеме астында үткән әлеге чарада укучылар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авыл уртасындагы яңа һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары утырткан яшь чыршы үсентеләрен тәрбия кылырга, һәм тирә ягын чүп-чардан арындырырга бардылар.








