МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
-
Республикакүләм конкурсның муниципаль этабында катнаштык 06.02.2026

5 нче февраль көнне "Родители за безопасность" ("Ата-аналар куркынычсызлык өчен") Республикакүләм конкурсның муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең 1-2 нче сыйныф укучылары "Өстәл уены" номинациясендә катнаштылар. "Юллардагы куркынычсызлык" темасына өстәл уены әзерләп, әлеге уенны яклап кайттылар. Әлеге конкурска укучыларны әзерләгән башлангыч сыйныф укытучылары Алсу Назым кызы Мөхетдинова, Алисә Рифат кызы Фәхретдинова һәм конкурста мәктәп данын яклап катнашкан әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Герой әтисе" күргәзмәсе безнең мәктәптә! 05.02.2026

4 нче февральдән мәктәптә "Отец Героя" ("Герой әтисе") исемле күчерелмә фотолар күргәзмәсе эшли башлады. Әлеге күргәзмәдәге фотоларда, махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәтеп һәлак булган райондаш егетләребез турында мәгълүмат тупланган. Тарих укытучысы Айрат Азат улы Кәлимуллин укучыларны фото күргәзмә белән таныштырды.
-
Курайда уйнау серләренә төшендек 04.02.2026

3 нче февраль көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары Кайбыч сәнгать мәктәбе җитәкчесе Энҗе Рамил кызы Мингалиева уздырган "Курайда уйнау серләре" дигән темага мастер-класста катнаштылар. Әлеге мастер-класс алар өчен Пушкин картасы кысаларында уздырылды.








