МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Педагогик киңәшмә узды
16.11.2015
Бүген бездә "Дәрес. Бүгенге көн дәресе нинди булырга тиеш?" дигән темага педагогик киңәшмә утырышы узды.
-
Тикшерү уздык 10.11.2015

Бүген Кайбыч район үзәк хастаханәсеннән балалар табибы Таулбаева А.Ф шәфкать туташы Ибраһимова М. белән берлектә балаларга медицина тикшерүе уздырдылар.
-
Безнең бәйрәм. 06.11.2015

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
-
Бәйрәм белән! 04.11.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
-
Көзге каникул башланды 02.11.2015

Укучыларыбызның көтеп алган көннәре- көзге каникул башланды. Әмма мәктәп үз режимында эшләвен дәвам итә. Каникулның һәр көненә чаралар планлаштырылган, әлеге чараларның һәркайсы укучылар катнашында үткәрелә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирделәр (пробный ОГЭ), "Салават купере" ансамбле кызлары яңа җыр өйрәнәләр, 8 нче сыйныф укучылары исә фән укытучылары янына өстәмә белем алырга килделәр.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре 29.10.2015

28-30 нчы октябрь көннәрендә мәктәбебездә Интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында бердәм дәресләр узды. Әлеге дәресләр 1-4 нче һәм 7 нче сыйныфларда сыйныф сәгате формасында, ә 5-6 һәм 8-9 нчы сыйныфларда тематик дәрес формасында узды.
-
"Җырлап татарча өйрәнәбез" 26.10.2015

Мәктәбебез горурлыгы булган "Салават купере" вокаль ансамбле кызларын һәрдаим республикакүләм төрле конкурсларга һәм проектларга чакырып торалар. Чираттагысы "Яңа гасыр" телеканалында чыгып килүче "Җырлап татарча өйрәнәбез" ("Поем и учим татарский язык") проекты. Кызларыбызның, нәни тамашачыларга туган телебезне камиль өйрәнергә мөмкинлек бирүче әлеге фильмда катнашулары- мәктәптәге патриотик тәрбия юнәлешенең бер чарасы булып тора.
-
Шахмат ярышындагы уңышлар 25.10.2015

Кичә, 24 нче октябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында, 2001 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында шахмат уены буенча район беренчелеге ярышлары узды. Үз эченә, 5 нче сыйныф укучысы - Хәсәнов Баязитны, 6 нчы сыйныф укучысы - Гаттаров Рамилне, 8 нче сыйныф укучылары- Хузин Ранил, Гаттарова Адилә һәм Борһанова Алсуны алган безнең мәктәп командасы, әлеге ярыштан 3 нче урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны кайнар котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Һөнәр сайлау- катлаулы эш! 22.10.2015

Әлеге атна безнең мәктәптә 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Һөнәр сайлау- катлаулы эш" дигән девиз астында үтә. Әлеге темага сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Кичә, 21 нче октябрь көнне 7 - 8 нче сыйныф укучылары Дәүләти бюджет учреждениесе "Республикакүләм белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге" (ГБУ "РЦМКО") үткәргән һөнәри юнәлгәнлекне ачыклау өчен профориентацияләнгән тестлар үттеләр. Ә бүген исә, безгә Казан шәһәренең "БИНК" социаль эшлекле клубыннан (СДК "БИНК") психолог, социаль фәннәр кандидаты Вылегжанина Алсу Вакифовна килеп, 7 - 9 сыйныф укучыларына "Мин һөнәр сайлыйм" дигән темага лекция укып, укучыларга профориентацияләнгән тестлар үткәреп, укучыларның кызыксынуларын өйрәнеп китте.
-
Бердәм мәдәни дәрес 21.10.2015

Бүген безнең мәктәптә, "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында, бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә укучылар белән республикабыз һәм районыбызның мәдәнияты турында әңгәмәләр алып барылды. Башлангыч сыйныф укучыларына исә әлеге дәресне "Галия Кайбицкая исемендәге музей" дәүләти мәдәният бюджет оешмасы директоры Сафина Эльмира Равилевна үткәрде. Ул нәни укучыларга бик тә аңлаешлы итеп, "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының мәгънәсен һәм әлеге көндәлекләрне ничек тутырырга кирәклеген аңлатып үтте, Галия Кайбицкая музее турында сөйләде һәм барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырды.








