МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 23.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге чарага әзерлек мәктәбебездә тулы көчкә бара: музейда эш кайный, укучылар белән төрле чаралар үткәрелә. Инде менә баннер ясатып куйдык.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 21.03.2015

Нәүрүз төрки халыкларда бик борынгыдан килгән, Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз 22 мартта - көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән көндә үткәрелә. Әлеге бәйрәм безнең мәктәптә дә традиция буенча һәр елны үтә. Укучылар йорт саен кереп, такмаклар әйтеп Нәүрүз күчтәнәчләре җыялар, икенче көнне исә әлеге күчтәнәчләр белән сыйланып, җырлап- биеп бәйрәм итәбез. Каникулга китәр алдыннан әлеге чараны без бүген, 21 нче март көнне уздырдык.
-
"Язгы игелек атнасы" 19.03.2015

10-17 нче март көннәрендә мәктәбебез Республикакүләм "Язгы игелек атнасы" на кушылды. Әлеге акция кысаларында төрле чаралар планлаштырылган иде. Болар: "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" дигән темага1-9 нчы сыйныф укучылары өчен күңелле эстафеталар, "Без тирә- юньне яшелләндерәбез" дигән исем астында үткән экологик операция. Шулай ук әлеге атналыкта тимурчы укучыларыбыз ялгыз яшәүче әби-бабайлар һәм сугыш ветераннарының өйләренә барып өй алдындагы бозларын чокыдылар, түбәдән карларын төшерергә ярдәм иттеләр. 1-4 нче сыйныф укучылары исә, сугыш ветераннарынңы өйләренә барып үзләре ясаган кул эшләрен бүләк итеп кайттылар.
-
"Йолдызлык 2015" фестивале нәтиҗәләре 16.03.2015

11-12 нче март көннәрендә 15 нче Республика "Созвездие. Йолдызлык" телевизион фестиваленең район турлары узды. Әлеге фестивальнең нәтиҗәләре буенча, безнең мәктәп укучылары бик әйбәт чыгыш ясады дип әйтеп була. "Вокал-соло" номинациясендә Адиятуллина Эльвина -1 нче, Хузина Гүзәл - 2 нче (җит. Габидуллина Л.Ә.), Хисамова Илсөя - 1 нче (җит. Хисамова Р.М.) урыннар алды; "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле (җит. Габидуллина Л.Ә.) һәм "Шатлык" дуэты - 1 нче урыннарга (җит. Хисамова Р.М.) лаек булды; "Конферанс" номинациясендә Хөсәенова Ләлә-Шәмсетдинов Илназ һәм Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит (җит. Гильманова Э.Р.) парлары икесе дә 1 нче урынга лаек булдылар. Фестивальнең Республика этабында район данын яклаучы әлеге укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез. Без Сезгә ышанабыз!!!!
-
"Җырлы-моңлы балачак" 14.03.2015

8 март көнне, мәктәбебезнең "Салават күпере" вокаль ансамбле "Татарстан -"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе "Яшь ТНВ"каналы белән берлектә үткәрә торган "Җырлы- моңлы балачак" исемле халыкара телевизион конкурста катнашу өчен съемкада булып кайтты. Укучыларыбызның чыгышы ТНВ каналында апрель ае дәвамында күрсәтеләчәк.
-
21 нче гасыр кулибиннары 03.03.2015

6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ, җитәкчесе- технология укытучысы Гарифуллин Сирин Шәйхул улы җитәкчелегендә районкүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасы "21 нче гасыр Кулибиннары"ннан 1 нче урын яулап кайтты. Афәрин. Без сезнең белән горурланабыз!
-
Строй һәм җыр смотры 02.03.2015

28 нче февраль көнне 5-7 нче сыйныф укучыларыбыз Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган, районкүләм строй һәм җыр конкурсында чыгыш ясап кайттылар. Әлеге чара яңа ачылган "Салават күпере" спорт комплексында үтте.
-
Хәрби- спорт уены "Аҗаган" 28.02.2015

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырылды. Әлеге уенның быелгысы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. 5-9 нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп көчләрен сынадылар. Ярышларның бер өлеше- ГТО нормалары тапшыру һәм эстафета мәктәпнең спорт залында үтте, ә маршрут буенча флаг эзләү һәм погон алу ярышлары урамда оештырылды. Әлеге уен укучыларга бик ошады.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 26.02.2015

Бүген мәктәп планы нигезендә 9 нчы сыйныфта "ТДИ. Укучыларның имтиханнарга әзерлеге" дигән тема астында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта ата-аналарга имтиханнарны үткәрү тәртибе, үзенчәлеге турында сөйләнде. Шулай ук, укучыларның шушы көнгә кадәр эшләнгән имтихан эшләренә анализлар ясалды, бланк тутыру тәртибе һәм КИМнар белән таныштырылды.
-
"Солдатта булган диләр" 26.02.2015

Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Әлеге айлыкка планлаштырылган чараларның чираттагысы -"Солдатта булган диләр" темасына проектлар конкурсы бүген үтте. Әлеге проект өчен укучылар үз гаиләләрендә хәрби хезмәткә барып Ватан алдында бурычын үтәп кайткан туганнары - әтиләре, бабалары, абыйлары турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.








