МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Калфаклы сандугач" җиңүчеләре 28.10.2017

Кичә, 27 нче октябрь көнне, Казан шәһәре Киров районында урнашкан "4 нче № лы гимназия -интернат" базасында Сара Садыйкова исемендәге 9 нчы "Калфаклы сандугач" конкурс- фестиваленең финалы узды. Әлеге конкурста Республикабызның төрле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 400 гә якын укучы арасында безнең укучыларыбыз уңышлы чыгы ясап кайттылар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "кечкенәләр төркеме"ндә 1 нче урынга лаек булдылар. Алар Сара Садыйкованың И.Фазлуллин сүзләренә язылган "Белегез шуны" җырын башкардылар. Кызларыбызны һәм ансамбльнең җитәкчесе Люция Әгъзамовнаны чын күңелебездән котлыйбыз, аларга зуууур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңадан- яңа иҗат уңышлары телибез!
-
Республикакүләм ата-аналар форумы 28.10.2017

Бүген, 28 нче октябрь көнне, Россия Федерациясенең милли ата -аналар ассоциациясе белән берлектә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы 1 нче Республикакүләм ата-аналар форумы үткәрде. "Укучыларны социальләштерүнең нигезе буларак - нык гаилә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган әлеге форумда, Кайбыч районы делегациясе составында, безнең мәктәкүләм ата-аналар комитеты рәисе Хисамова Резедә Мансур кызы катнашты. Ул әлеге форумда "Нык гаиләнең ышанычы буларак гаилә традицияләре" дигән юнәлештәге мастер класста чыгыш ясады.
-
Ата-аналар игътибарына!!!
27.10.2017
Хөрмәтле әти-әниләребез! 28 нче октябрь көнне Россия Федерациясенең милли ата -аналар ассоциациясе белән берлектә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы Республикакүләм ата-аналар форумы үткәрә. "Укучыларны социальләштерүнең нигезе буларак - нык гаилә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган әлеге форум кысаларында һәр теләгән ата-ана үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. Әлеге сорауларга форумда җавап биреләчәк.
Сорау бирү өчен түбәндәге адрес буенча керергә мөмкин: http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
-
Парламент дәресе 25.10.2017

Бүген, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Азатович Кәлимуллин 9 нчы сыйныф укучылары белән ачык чара- Парламент дәресе үткәрде. Әлеге дәрес "Татарстан Республикасының Конституциясе: 25 еллык тарих" дигән темага багышланган иде. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызык үтте.
-
Психологик десант килде 20.10.2017

Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Составында, психолог Скворцова Е.Н., логопед Тихонова А.А., социаль педагог Калашникова А.Ф булган әлеге команда, 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу (адаптация) мониторингы үткәрделәр. Әлеге мониторинг, башлангыч мәктәп, урта звенога җайлашу процессында проблемалары килеп чыккан укучыларны ачыклау максатында үткәрелде. Логопед А.А.Тихонова сөйләм телендә кимчелекләр булган укучыларны ачыклау өстендә эшләде.
-
Фельдшер килде 16.10.2017

Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы янәдән мәктәпкә килде. Туберкулез авыруын килеп чыгу очракларын алдан ачыклап, аны кисәтү максатыннан укучыларга диаскинтест препараты белән проба ясады.
-
2 нче сыйныф укучылары тикшерү утә 12.10.2017

Бүген 2 нче сыйныф укучылары рус теленнән Россиякүләм тикшерү эше (ВПР) башкардылар.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 10.10.2017

Бүген, инде 5 нче елын безнең мәктәп коллективында хезмәт куйган, 33 нче ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хезмәттәшебез - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызының 55 яшьлек юбилее. Алсу Газизовна, Сезне шушы матур бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет - шатлыкларга күмелеп, кайгы - хәсрәт күрми, озын - озак яшәвегезне телибез. Сез белем биргән укучыларның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп итсен Ходай. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын!
-
"Көзге уңыш -2017" 08.10.2017

Бүген район үзәге булган Олы Кайбыч авылында көзге ярминкә узды. Авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә үзләренең бакчадан җыеп аган уңышларын район халкы белән бүлеште. Без дә бу чарадан читтә калмадык. Бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, карбызларыбызны район халкы яратып сатып алды.
-
Энергетиклар белән очраштык 07.10.2017

Бүген мәктәбебезгә укучылар белән очрашуга "Татэнергосбыт" АҖ Буа бүлекчәсенең Кайбыч филиалыннан, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Хәялиева Илсинә Марсовна һәм Сәлахова Айгөл Салиховна килделәр. Алар укучыларга электр энергиясен саклауның әһәмияте турында әңгәмә үткәреп киттеләр.








