МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Районкүләм семинар үтте 31.01.2018

Бүген безнең мәктәп базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды. "Укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең эффектлы системасын булдыру" дигән тема астында үткән әлеге семинарда безнең мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәлимуллин Айрат Азат улы 7 нче сыйныфта тарих фәненнән "16 нчы гасырда дәүләт һәм чиркәү" дигән темага ачык дәрес күрсәтте һәм семинарга килгән коллегалары белән "Казан каймасы" дигән темага тәҗрибә уртаклашты.
-
2 нче сыйныфта ачык дәрес 27.01.2018

Бүген 2 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы ата-аналар өчен "ачык ишекләр" көне үткәрде. Чарага килгән әниләр математика фәненнән "20-100 гә кадәр саннар" темасы буенча ачык дәрес карадылар. Әлеге дәрес ата-аналарга балаларның дәрестә катнашуларын, мөстәкыйль эшли белүләрен һәм исәпләүнең төрле ысулларын күрсәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестән соң ата-аналар төрле дәрес нәтиҗәсе буенча әңгәмә үткәрделәр.
-
Хоккей ярышында катнаштык 22.01.2018

20 нче гыйнвар, шимбә көнне, укучы егетләребез "Кайбыч" боз мәйданчыгында, 11 нче сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында Кайбыч районы Беренчелегенә шайбалы хоккей ярышында катнашып кайттылар. 7-9 нчы сыйныфта укучы егетләребез урта мәктәпләрдә укучы 10-11 нче сыйныф егетләре арасында ярышып та үзләрен сынатмадылар, лаеклы 4 нче урынга ия булдылар.
-
3 нче сыйныфта "Ачык ишекләр" Көне 20.01.2018

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Фәһимә Габдулловна 3 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен "Ачык ишекләр" Көне үткәрде. Әлеге чарага килгән әниләр математикадан "8 санына тапкырлау һәм бүлү" темасын ныгыту дәресен карадылар.
-
Олимпиадада җиңүчебез бар 15.01.2018

8 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил, 10-12 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләндереп белем бирү комплексында, физика фәненнән Республикакүләм "Олимпка юл" ("Путь к олимпу") олимпиадасында катнашты. Әлеге олимпиадада ул 33 укучы арасында 3 нче урын яулап, физика фәненнән ныклы белемле булуын дәлилләп кайтты. Рамилне дә, аны әлеге олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улын да әлеге зуууур җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Ат-аналар җыелышы узды 13.01.2018

Кичә, 12 нче гыйнвар көнне, 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. "Гаилә һәм мәктәпнең бала шәхесен иҗади яктан үстерүдәге бердәм эшчәнлеге" темасына методик доклад белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Фәһимә Габдулловна чыгыш ясады. Ата-аналар комитиеты рәисе Хисамова Резедә Мансуровна үз чыгышында "иҗади гаилә" төшенчәсендә басым ясады, "Кайбыч сәнгать мәктәбе"ндә белем алучы апалы- сеңелле Гирфановалар мисалында әлеге төшенчәне дәлилләп күрсәтте.
-
Мини футбол - безнең спорт төре! 10.01.2018

Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында район Беренчелегенә мини футбол ярышлары үтте. Әлеге ярыш 7-9 нчы сыйныфта укучы ир балалар (2002-2004 нче елда туган) арасында оештырылды. Безнең егетләр командасы әлеге ярышта 1 нче урынга лаек булып, мәктәпкә чираттагы кубокны алып кайттылар. Укучыларны һәм аларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. 13 нче гыйнвар көнне Югары Осланда үтүче зона турында зуууур уңышлар телибез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
"Олимпка юл" олимпиадасы 09.01.2018

8-17 нче гыйнвар көннәрендә, Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләнедереп белем бирү комплексында, укучыларның математика, физика, химия, инглиз теле фәннәре буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары уза. Әлеге олимпиадаларда безнең укучыларыбыз да катнаша. 8 нче сыйныф укучылары Гаттаров Ранис математика, Гаттаров Рамил физика олимпиадаларында катнашачак.
-
Педагогик киңәшмә 04.01.2018

Бүген бездә икенче чирек нәтиҗәләре буенча чираттагы педагогик киңәшмә үтте. "Дәресләрдә системалы-эшчәнлекле якын килү" дигән темага методик доклад белән Гайнетдинова Алсу Газизовна чыгыш ясады, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды 26.12.2017

Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 25 нче декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде.








