МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Бердәм мәдәни дәрес 14.09.2017

Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Кәлимуллина Лилия Фәритовна тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды 09.09.2017

Бүген яңа уку елының 1 нче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Оештыру мәсьәләләренә багышланган әлеге җыелышта авыл фельдшеры Сафина Люзия Хадиевна да катнашты. Ул ата-аналар алдында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм грипп, ОРВИ авыруларын профилактикалау максатында балаларны вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлатып чыгыш ясады.
-
Медицина тикшерүе уздык 07.09.2017

Район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан медицина тикшерүе уздык. Балалар табибы Таулбаева Айсылу Рөстәмовна бүген укучыларыбызның сәламәтлеген тикшереп, физкультура төркемнәрен билгеләп китте. Зарлары булган укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, фельдшер Сафина Люзия Хади кызына әлеге укучыларны күзәтү астына алырга киңәш итте.
-
Куркынычсызлык айлыгы 06.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан, мәктәптә, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче төрле оешма вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. Бүген безгә кунакка 115 нче пожар бүлегеннән янгын сүндерүчеләр килде. Алар укучылар белән очрашып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгыннан үз-үзеңне саклау чаралары турында аңлатып киттеләр.
-
Инспектор белән очрашу 05.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан, бүген укучылар белән очрашуга балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау инпекторы Зиннурова Илсинә Илгизовна килде. Ул укучыларга җәмгыятьтә үз- үзеңне тоту һәм саклану кагыйдәләрен аңлатты.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2017

Бүген зур бәйрәм, 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә, хөрмәтле хезмәттәшләребезне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел безнең мәктәпнең 1 нче сыйныфына 6 укучы керде - чәчәк кебек матур 2 кыз һәм алтын бөртеге кебек 4 егет. Илсинә, Ильвина, Ильяс, Булат, Рәзил, Булатларны беренче укытучылары Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы каршы алды. Нәниләребезне котларга "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирлеге бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗановна, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гарифуллина Энҗе Тәүфиковна, ветеран укытучыларыбыз килделәр. "Дубрава" ачык акционерлык җәмгыяте исә балаларны котлап үз бүләкләрен җибәргәннәр иде.
-
30 август- Татарстан Ресспубликасы көне 30.08.2017

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яраткан Республикабыздагы һәр кешене әлеге зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
-
Россия флагы (әләме) көне 22.08.2017

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Флагның һәр төсенең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл төс – бөеклек һәм көч-куәт.
-
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе 22.08.2017

Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе дәвам итә. Бүген предмет секцияләренең утырышлары узды. Әлеге утырышларда хезмәттәшләребез: физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы, математика укытучылары Галиуллина Алия Сәлихҗан кызы һәм Гильманова Энҗе Ринат кызы үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклашып доклад белән чыгыш ясадылар.
-
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе 21.08.2017

Бүген педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм педагог оештыручылар район методик берләшмәсе утырышы узды. Әлеге утырышта катнашучылар алдында, безнең мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Габидуллина Лютция Әгъзамовна үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 4 ел дәвамында "Җырлыйк әле" дигән берләшмәне, 7 ел дәвамында "Салават күпере" вокаль ансамблен җитәкләүче хезмәттәшебез "Музыкаль конкурсларга әзерләнү аша балаларны мәдәни мираска җәлеп итү" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.








