МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Хәтер уты" акциясе 22.06.2017

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан безнең "Чишмәкәй" лагере "Хәтер уты" ("Свеча памяти") дип аталган республикакүләм акциягә кушылды. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәлгә һәм иске һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар, андагы чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар. "Кирәкми безгә сугыш!" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Көн ахырында сугыш китергән фаҗигаләр турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 21.06.2017

"Джунгли чакыра!"- исеме үк күңелле булган әлеге уен чишмәкәйлеләргә бик тә ошады. Балалар бүген үзләрен джунглида яшәүче чын индеецлар итеп хис иттеләр. Битләрен буяп, төрле тавышлар чыгарып кызыклы һәм күңелле уеннарда ярыштылар алар бүген.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 20.06.2017

Бүген чишмәкәйлеләр авылыбыз буенча сәяхәткә киттеләр. Берничә тукталышта булдылар. Беренчесе - авыл китапханәсе Биредә балаларны китапханәче Лилия апалары балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштырды. Икенче тукталыш- мед.пункт. Фельдшер Люзия апа балаларга гигиена һәм җәйге чорда сәламәтлеккә зыян китерүче куркыныч хәлләр турында сөйләде. Үз- үзеңне төрле авырулардан саклау кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Өченче тукталыш - мәдәният йорты. Биредә балалар рәхәтләнеп бильярд, өстәл теннисы уеннарын уйнадылар. Мәдәният йорты мөдире Наилә апалары музыка куеп рәхәтләнеп биетте балаларны.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 19.06.2017

"Чишмәкәй" лагере бүген район үзәге Олы Кайбычка юл тотты. Ә анда карарга кызыклы җирләр күүүп. Укучыларыбыз ял паркында рәхәтләнеп ял иттеләр- таганда атындылар, балалар мәйданчыгында уйнадылар, яңа ачылган һәйкәлләрне барып карадылар. Арып-талып лагерьга кайтып төшкәч пешекче апалары пешергән тәмле ризыклар белән сыйландылар. "Лагерь беткәнче тагын бер тапкыр Кайбычка барыйк әле" - бу балаларның ашап туйгач әйткән иң беренче сүзләре булды. Димәк ошатканнар балалар Кайбычны!
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 17.06.2017

Балаларга кызыклы булсын өчен әйдәүче апалар төрледән-төрле чаралар уйлап табалар. "Чишмәкәй" лагеренда көн дә кызыклы уеннар, ярышлар уза.Чираттагысы географиягә багышланган иде. Балалар материклар, океаннар турында сөйләштеләр. Глобустан аларны табып күрсәттеләр. Ә иң кызыклысы тозлы камырдан материкларны ясау иде. Иң беренче чиратта материкларның контурларын кистеләр, аннары камырдан материк формасы ясадылар. Әле бу эш төгәлләнмәгән: материкларны буярга кирәк. Көннең икенче яртысында спорт уеннары уйнадылар.
-
Практика - 2017 15.06.2017

Укучыларның җәйге яллары бушка узмый. Кайберләре төрле лагерьләрдә сәламәтлеген һәм белемен ныгыта, кемдер өйдә әти-әнисенә ярдәм итә, кемнәрдер мәктәп бакчасында җәйге практикаларын үтә. Практикада бүгенге көндә 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары хезмәт куя. 9 нчы сыйныф егетләре мәктәп алдына рәшәткә тоталар, 6 нчы сыйныфлар һәм 9 нчы сыйныф кызлары яшелчә бакчасында эшлиләр.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 14.06.2017

"Чишмәкәй"дә бик күңелле. Һава торышы да план буенча оештырылырга тиешле чараларны үткәреп барырга мөмкинлек бирә. Бүген бездә "Экология көне". Шул уңайдан "Яшел аптечка" дигән акция үткәрелде. Аның кысаларында балалар табигатьтә дару үләннәре җыйдылар, бөҗәкләрдән саклану өчен, алар тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтә ала торган дару үләннәрен эзләп таптылар. Шулай ук гадәти булмаган чәчәкләр эзләп табу конкурсы да оештырылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе 13.06.2017

Бүген безнең "Чишмәкәй" лагере "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Бүген бездә "Спорт һәм сәламәтлек көне". Шул уңайдан көн дәвамында балалар белән сәламәтлек минутлары, профилактик әңгәмәләр үткәрелде. "Без наркотикларга каршы!" дигән темага асфальтта рәсемнәр конкурсы да оештырылды.
-
12 нче июнь - Россия көне! 12.06.2017

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
"Чишмәкәй"гә кунакка әниләр килде 10.06.2017

Буген җәйге лагерьның 6 нчы көне. Көндәлек план буенча "Халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре" диеп исемләнгән чара каралган иде. Балалар кызыклы концерт номерлары әзерләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Бу чарага әниләр дә чакырылды. Лагерьда йөрүчеләр әзерләгән концерт барысына да ошады һәм әниләрнең күңелендә җылы хисләр калдырды.








