МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Хәрби- спорт уены "Аҗаган" 24.02.2018

Район мәгариф бүлеге начальнигының 23.01.2018 датасыннан чыгарылган 10/3 № лы боерыгы "О проведении месячника гражданско- патриотического воспитания, посвященного Дню защитника Отечества" нигезендә, февраль ае мәктәптә хәрби - патриотик айлык буларак үтте. Әлеге айлык кысаларында бүген мәктәптә "Аҗаган" хәрби -спорт уены оештырылды. Әлеге уенны укучыларыбыз ел да көтеп алалар һәм яратып уйныйлар. Быел да, 5 - 9 нчы сыйны укучылары 2 командага бүленеп ярыштылар. Җиңүче булып, командиры 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ булган, "Тамчылар" командасы танылды.
-
Ветераннарны котладык 23.02.2018

Бүген 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәм датасы уңаеннан укучыларыбыз авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә бардылар. Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, открыткалар тапшырып, хәлләрен белешеп кайттылар. "Сезнең батырлык бүгенге яшь буынга үрнәк ул. Батырлыгыгызга сокланып башыбызны иябез. Рәхмәт Сезгә!" дигән сүзләр язылган открыткаларны тапшырганда хөрмәтле ветераннарыбызның күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне 22.02.2018

21 нче февраль- Халыкара туган телләр көне. Әлеге дата ЮНЕСКО инициативасы белән оештырыла. "Туган телебезне саклау- безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки тел бетсә милләт тә бетәчәк. Безнең татар теле - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез." Бүген мәктәптә шушы девиз астында "Туган тел көне" үтте, әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайнетдинова Алсу Газиз кызы һәм Вилданова Илсинә Илгиз кызы оештырды. Чарага укучылар да сыйныф җитәкчеләре дә ныклап әзерләнгәннәр иде. Һәр сыйныф төрле темага чыгыш ясады, туган телебез турында шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да җырланды, милли көйләребезне баянда уйнадылар, халкыбызның биюләрен дә биеделәр, милли киемнәребез һәм милли ризыкларыбыз белән дә таныштырдылар.
-
Открытый урок для родителей 19.02.2018

17 февраля учительница русского языка и литературы, Хасанова Эльмира Галимулловна, в 6 классе для родителей провела открытый урок по русскому языку. Тема урока "Собирательные числительные". Урок был построен по требованиям ФГОС. Учащиеся узнали о сочетании собирательных числительных с существительными.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз 18.02.2018

Кичә, 17 нче февраль көнне, укучыларыбыз Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар арасында хоккей ярышында катнашып кайттылар. Җиңелүләрсез, чиста уен күрсәтеп, очколар буенча гына 2 нче урынга лаек булган укучыларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы елларда яңа җиңүләр көтеп һәм зур уңышлар теләп калабыз.
-
6 нчы сыйныфта ачык тәрбия сәгате үтте 17.02.2018

Бүген 6 нчы сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулла кызы әти- әниләр катнашында "Дуслык белән көчле без" дигән темага тәрбия сәгате уздырды. Укучылар әлеге дәрестә "Чын дус нинди була?", "Дуслыкның кагыйдәләре бармы?" дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан бергәләшеп "Дуслык агачы"н бизәделәр.
-
Муса Җәлилнең тууына 112 ел 15.02.2018

15 нче февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Хәрби патриотик айлык кысаларында, әлеге дата уңаеннан бүген мәктәптә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина узды. Викторинада 5-7 нче сыйныфтан 3 кыз ярышты. Җиңүче булып 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә танылды.
-
"Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дәресе 11.02.2018

Кичә, 10 нчы февраль көнне информатика укытучысы Гильманова Э.Р. 7 -8 нче сыйныф укучылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар Интернетның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар. Тыелган сайтлар һәм Интернет челтәрендә кулланучыларны сагалап торучы "куркынычлар" турында мәгълүмат алдылар.
-
"Чаңгы юллары-2018" 10.02.2018

Бүген безнең мәктәп "Татарстан чаңгы юллары-2018" республика массакүләм чаңгы ярышына кушылды. Әлеге ярышларда барлык укучылар һәм укытучылар актив катнашты. Укучы егетләр арасында 1 нче урынны 8 нче сыйныф укучысы Мингазов Нәфис яуласа, кыз балалар арасында финишка 1 нче булып 4 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Нәргизә килде.
-
Чираттан тыш ата-аналар җыелышы 09.02.2018

8 нче февраль көнне мәктәптә чираттан тыш ата-аналар җыелышы узды. ТР ның Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 нче елның 23 нче гыйнварыннан под-132/18 № лы боерыгы "Об усилении мер по обеспечению безопасности и предупреждению преступных посягательств в отношении несовершеннолетних" һәм мәктәп директорының шул ук исемдәге 2018 нче елның 29 нчы гыйнварыннан чыгарылган боерыгы нигезендә үткәрелгән әлеге җыелышта хокук органнары хезмәткәрләре дә катнашты. Кайбыч муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Байбиков Р.Р һәм Кайбыч муниципаль районында Россия ЭЭМ-ның полициянең участок уполномоченные Ногманов Р.Р. ата-аналар алдында чыгыш ясадылар.








