МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Созвездие.Йолдызлык -2018" 22.04.2018

"Созвездие. Йолдызлык-2018" ачык республикакүләм телевизион эстрада фестивале тәмам. Быелгы ел безнең өчен шулай ук уңышлы булды. Суперфиналда Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) Республикада 2 нче урынга ия булдылар. 20 нче апрель көнне алар Казан шәһәре "Пирамида" мәдәни- күңел ачу үзәгендә фестивальнең йомгаклау гала- концертында Республика Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы алдында чыгыш ясап, мәртәбәле шәхесләр кулыннан бүләкләр алып кайттылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен шушы уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!
-
Волейбол ярышы нәтиҗәләре 21.04.2018

Бүген, "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында, 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында район Беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән 2 команда катнашты. Кызларыбыз әлеге ярышта 3 нче урын яуладылар (тренерлары Хәйретдинова Л.Р.), ә егетләребез исә 1 нче урын яулап кубокны үзебезгә алып кайттылар (тренерлары Хәсәнов И.Р.). Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз. ,
-
Район туган көнендә катнаштык 19.04.2018

Бүген яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Районыбызга- 27 яшь! Әлеге дата уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. "Созвездие. Йолдызлык" фестивалендә район данын яклап чыгыш ясаучы укучыларыбыз һәм аларның җитәкчеләренә район башлыгы үзенең бүләкләрен тапшырды. Болар - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызы, "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучы укучыларыбыз Хөсәенова Илгизә - Хәсәнов Баязит дуэты һәм Гирфанова Нәзилә, аларның җитәкчеләре Гильманова Энҗе Ринат кызы. Әлеге укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән район туган көне уңаеннан оештырылган концертта да чыгыш ясадылар.
-
Һөнәри үзбилгеләнү юнәлешендә әңгәмә 18.04.2018

Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен, мәшгульлек бүлеге белгечләре һөнәр сайлау юнәлешендә әңгәмә үткәрергә килделәр. Кемнең нинди һөнәр иясе булуга сәләте барлыгын ачыклый торган тест үткәрделәр.
-
"Поиск" ФПК сында катнаштык 15.04.2018

14 нче апрель көнне, "Олы Кайбыч урта мәктәбе"ндә укучыларның региональ "Поиск" ("Эзләнү") фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Эльвина (җитәкчесе Вилданова И.И.), 7 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит (җитәкчесе Хәсәнова Э.Г.) уңышлы чыгыш ясап актив катнашу грамотасы белән бүләкләнеп кайттылар. Шул ук чарада, 8 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамиль Казан Федераль Университетының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләккә ул, актив булуы, яхшы укуы, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулавы нәтиҗәсендә лаек булды.
-
ФПК дагы уңышыбыз 14.04.2018

13 нче апрель көнне, 9 нчы сыйныф укучысы Хәсәнова Язилә (җитәкчесе тарих укытучысы Кәлимуллин А.А.), Казан шәһәрендә узган, ТАССРның һәм өстәмә белем бирүнең 100 еллыгына багышланган "Ватаным Татарстан" ("Моя Родина Татарстан") Төбәкара фәнни-практик конференциядә катнашып, 2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булып кайтты. Язиләне һәм аның җитәкчесе Айрат Азат улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Созвездие.Йолдызлык 2018" нәтиҗәләре 12.04.2018

8 - 12 нче апрель көннәрендә Казан шәһәре "Уникс" концертлар залында, ТР ның Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының патронажы астында узган "Созвездие. Йолдызлык" ачык Республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең суперфиналы узды. "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучы укучыларыбыз - 3 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 7 нче сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) суперфиналда уңышлы чыгыш ясадылар. Нәзилә катнашучы дипломына ия булса, Илгизә-Баязит дуэты 20 нче апрельдә "Пирамида" концертлар залында узучы гала концертта чыгыш ясаячаклар. Ничәнче урынга ия булулары нәкъ менә гала- концертта билгеле булачак та инде. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
"ЭКОЛОГиЯ" ФПК сы уңышыбыз 09.04.2018

6 нчы апрель көнне, 9 нчы сыйныф укучысы Хәсәнова Язилә (җитәкчесе Кәлимуллин А.А.), укучыларның II нче Региональ фәнни - практик конференциясе "ЭКОЛОГиЯ" дә катнашып 3 нче урынга лаек булып кайтты. ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" уздырган әлеге конференциядә ул, "Туган төбәкнең экологик проблемалары" номинациясендә чыгыш ясады.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 07.04.2018

Бүген 9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы узды. Гадәти булмаган форматта үткән әлеге җыелышта ата-аналар белән бергә укучылар да катнаштылар. Җыелыш "Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы бирү" дигән темага багышланган иде. Ата-аналар алдында, укучылар имтихан бирә торган фән укытучылары сынаулык имтиханнарының нәтиҗәләре һәм укучыларның ни дәрәҗәдә имтиханнарга әзер икәннәрен сөйләп үттеләр.
-
Илгизәгә медаль тапшырдылар 06.04.2018

27 нче март көнне, Чүпрәле районында, "Созвездие - Йолдызлык" Республикакүләм фестиваленең зона туры кысаларында узган гала концертта 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизәгә медаль тапшырдылар. Әлеге истәлекле бүләккә ул, "Созвездие - Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте белән берлектә, 2017 нче елның 29 нчы июлендә Севастополь шәһәрендә Россия Федерациясенең Хәрби - Диңгез флоты көне уңаеннан уздырылган концертта катнашуы өчен лаек булды. Илгизәне шушы зур бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз!








