МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рееспубликанский тур конкурса "Живая классика" 04.04.2018

4 апреля в городе Зеленодольск прошел Республиканский тур конкурса чтецов прозаических произведений "Живая классика". Ученица 7 класса Хусаинова Ильгиза (руководитель Хасанова Э.Г.) участвовала с произведением И.Пивоварова "О чем думает моя голова".
-
"Без бергә" ("Мы вместе") нәтиҗәләре 30.03.2018

Бүген район мәдәният йортында "Без бергә" республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәп укучылары әлеге фестивальдә 4 номинациядә чыгыш ясадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә (җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) Йолдыз Шәрәпованың "Ике җаваплы табышмак" шигыре белән чыгыш ясап, "Кечкенәләр" төркемендә 2 нче урынга ия булды. "Халык ансамбле" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле ( җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) "Кечкенәләр" төркемендә 1 нче урынны яулады. "Вокал" номинациясендә "кечкенәләр" төркемендә 2 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Ралинә (җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) 1 нче урын яулады. "Инструменталь ансамбль" номинациясендә "Зурлар" төркемендә "Игезәкләр" дуэты (Рамиль-Ранис Гаттаровлар) 1 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин балалар, афәрин укытучылар. Сез булдырасыз! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын сезгә!
-
"Созвездие.Йолдызлык" нәтиҗәләре 28.03.2018

26, 27 нче март көннәрендә Чүпрәле районында "Созвездие. Йолдызлык" 18 нче ачык республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең зона туры узды. Биредә 7 район- Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан балалары төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, үзләре районнарының данын якладылар. Шулар арасында безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле (җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) - махсус бүләккә, "Конферанс" номинациясендә Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) - 3 нче урынга, Нәзилә Гирфанова (җит. Гильманова Э.Р) - 2 нче урынга ия булдылар . Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтләр әйтәбез, 8 - 13 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналда уңышлар теләп яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
Язгы каникуллар башланды 25.03.2018

Укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый - түгәрәкләр расписание буенча эшли, 9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыралар. Иҗади конкурсларда катнашучы укучыларыбыз "Созвездие.Йолдызлык" конкурсының зона турына барырга әзерләнәләр, шулай ук "Без бергә" фестиваленең муниципаль турында чыгыш ясый торган номерларын кабатлау өчен репитицияләргә йөриләр.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары 20.03.2018

Башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы кысаларында безнең мәктәптә бүген семинар узды. "Шәхескә юнәлтелгән белем бирү шартларында сәләтле балалар белән эшне оештыру" дигән темага үткән әлеге семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Мөхетдинова Алсу Назымовна 4 нче сыйныфта рус теленнән, Хәсәнова Фәһимә Габдулловна 3 нче сыйныфта математикадан ачык дәресләр үткәрделәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна "Проблемалы укыту технологиясе" дигән темага мастер класс уздырды. "Татарстан мирасы" дәрестән соң эшчәнлек кысаларында интегрирланган дәрестән тыш чарада сәләтле укучларыбыз үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
-
"ГТО ны гаилә белән" 19.03.2018

10 нчы март көнне 8 нче сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар әти- әниләре белән берлектә Россиякүләм Зур гаилә уеннары -"ГТО ны гаилә белән" дигән ярышның муниципаль этабында катнашып кайттылар. 18 март көнне исә, авылыбызның 1608 № лы сайлау участогында әлеге гаиләгә ярышта катнашу дипломын Хәялиев Р.Р. тапшырды
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 17.03.2018

15 марта в ЦВР "ЭКО" прошел муниципальный этап конкурса чтецов прозаических произведений "Живая классика". Наши учащиеся Хусаинова Ильгиза, ученица 7 класса, Мингазов Нафис, ученик 8 класса и Адиятуллина Эльвина, ученица 5 класса успешно выступили в этом конкурсе, а Хусаинова Ильгиза заняла 1 место (руководитель Хасанова Э.Г.). Поздравляем Ильгизу и учительницу Эльмиру Галимулловну с заслуженной победой и пожелаем им новых успехов!
-
"Дулкыннар" фестивале нәтиҗәләре 16.03.2018

14 март көнне Казан шәһәренең "Халыклар дуслыгы йорты"нда Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге бәйге татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган иде. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Идел" яшьләр үзәге белән берлектә үткәргән әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җит. Габидуллина Л.Ә.) "Вокал" номинациясендә 2 нче урынга лаек булдылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Ралинә Әдиятуллина- Ясминә Кәлимуллиналар дуэты (җит. Гильманова Э.Р.) шулай ук 2 нче урын яулады. 16 нчы мартта, ягъни бүген, әлеге бәйгенең гала концертында укучыларыбыз чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр.
-
Сыерчык оялары ясау буенча конкурс 12.03.2018

Экологик тәрбия кысаларында, мәктәптә ел саен, кошларга җимлекләр ясау һәм сыерчык оялары ясау буенча конкурс игълан ителә. Быел да әлеге конкурста укучыларыбыз актив катнаштылар. Кошларга җимлекләр ясау буенча 1 нче урынны 7 нче сыйныф укучысы Галиуллин Илфар алган булса, сыерчык оясы ясау буенча беренчелек 2 нче сыйныф укучысы Аблязов Камилдә. Укучыларыбызны котлыйбыз, әти- әниләренә исә ярдәм итүләре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез.
-
Без бергә! 06.03.2018

Бүген бездә "Без бергә!" Республикакүләм балалар халык иҗаты конкурс-фестиваленең мәктәп этабы узды. Әлеге чарада укучылар "Вокаль ансамбль", "Әдәби уку" , "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Әлеге конкурска әзерләнүдә үзләренең өлешләрен керткән сыйныф җитәкчеләренә, җыр укытучысы Габидуллина Люция Әгъзам кызына һәм әлбәттә укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!








