МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Укучыларыбыз Президент чыршы бәйрәмендә катнашалар 25.12.2017

Бүген Казан шәһәренең "Татнефть арена" боз сараенда, Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында чыршы бәйрәме уза. Әлеге чарада катнашучы Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә дә бар. Иртәгә Мәскәү шәһәрендә, Кремльдә уза торган Россия Президентының чыршы бәйрәмендә исә, безнең 7 нче сыйныф укучылары - Хөсәенова Илгизә һәм Хәсәнов Баязит катнашалар. Алар әлеге бүләккә "Созвездие. Йолдызлык" хәрәкәте аша лаек булдылар. Укучыларыбызга күңелле яллар телибез.
-
Яңа елга әзерләнәбез 22.12.2017

Яңа 2018 нче ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Без дә җиң сызганып әлеге бәйрәмгә әзерләнәбез. Мәктәп территориясенә кардан сыннар ясап куйдык. Яңа елның символы-эт, урман җәнлекләре - куян, тиен, бүре, аю, хәтта пингвин да мәктәп адында үз урынын тапты. Әлеге матурлыкны тудыруга барлык укучыларыбыз, укытучыларыбызның көче керде, ә иң зур өлешне технология укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы кертте.
-
7 нче сыйныф укучыларының белем һәм күнекмәләрен комплекслы өйрәнү 11.12.2017

Бүген 7 нче сыйныф укучылары, белем һәм күнекмәләрен комплекслы өйрәнү кысаларында, проект якладылар. Алар төркемнәрдә, куелган максатка туры китереп, ике атна дәвамында туплаган мәгълүматларга нигезләнеп башкарылган эчтәлекле проектлар тәкъдим иттеләр.
-
Баскетбол- безнең спорт төре! 10.12.2017

Узган атнада укучыларыбыз спорттагы, аерым алганда баскетбол ярышындагы уңышлары, белән сөендерделәр. 7 нче декабрь көнне 2006 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге укучылар өчен район Беренчелегенә үткәрелгән ярышта кызларыбыз 2 нче урын яулап кайттылар (җит. физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Л.Р.). Әлеге ярышта катнашулары кызларыбыз өчен дебют булса да, алар сынатмадылар, 1 нче урын яулаган командадан өстәмә вакытта 0:1 исәбе белән генә җиңелделәр. 10 нчы декабрь көнне 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар өчен район Беренчелегенә үткәрелгән ярышта егетләребез исә, 1 нче урынга ия булдылар (җит. физик тәрбия укытучысы Хәсәнов И.Р.). Укучыларыбызны да, аларның тренерларын да әлеге уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы ярышларда да сынатмауларын телибез, һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
9 нчы декабрь - Ватан Геройлары көне 09.12.2017

Бүген илебездә "Ватан Геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге дата безнең ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклый. Ул безнең Ватаныбыз тарихының бөек битләрен үз эченә алган. те. Әлеге көн уңаеннан чаралар безнең мәктәптә атна дәвамында үтте. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең сыйныфларында тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Районыбызның горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы һәм социалистик хезмәт Геройларына багышланган, Герой- пионерлар, милләттәшләребез - Газинур Гафиатуллин һәм Мәгубә Сыртланованың батырлыкларына багышланган дәресләр үтте. 1-5 нче сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган чәчәкләрне авыл эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә салып кайттылар.
-
"Кәгазь самолет" ярышы 08.12.2017

Декабрь башы инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә Республикакүләм кәгазь самолетлар очыру буенча ачык ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз да катнашты. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җит. Габидуллина Л.Ә.) ярышны ачу тантанасының бизәге булып чыгыш ясадылар. 7 нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Дәниф ярышта катнашып (җит. физика укытучысы Хәсәнов А.А.) "Очышның ераклыгы" номинациясендә 1 нче урын, "Очышның төгәллеге" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Дәнифне дә, җитәкчесе Айдар Габделхаковичны да әлеге уңышлары белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
-
Яшь гражданнар форумы 05.12.2017

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында региональ "Яшь гражданнар форумы"ның мунципаль этабы үтте. Әлеге форумда безнең мәктәпнең актив 7-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге форумның эше түгәрәк өстәлләр һәм тренинглар формасында үтте. Катнашкан һәр укучыга сертификат тапшырылды.
-
3 нче декабрь- Халыкара инвалидлар көне 03.12.2017

Бүген 3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Аларның төрлесе бар. Бар үлем белән яшәү арасында көрәшкәне, шул ук вакытты тормышына куркыныч янамаганнары да күп, үзенең нинди авыру белән аңламаучылары да бихисап, диагнозының җитди булуына карамастан, төшенкелеккә бирешмәгәннәре дә бар... Алар төрле. Алар безнең янәшәдә. Бу көн бәйрәм көне түгел, әлбәттә. Ә проблемага игътибар җәлеп итү көне. Бу көннең максаты да шул- тирәбездәге тормыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә һәрдаим җылыбызны бүләк итү, азмы- күпме аларга ярдәм итү, аларны онытмау. Әлеге дата уңаеннан, декабрьнең беренче ункөнлеге "Инвалидлар декадасы" исеме астында уза. Безнең мәктәптә әлеге ункөнлек кысаларында чаралар планлаштырылды.
-
1 нче декабрь -Халыкара СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2017

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 декабрендә, барлык илләрнең Сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәү булгач, билгеләп үтелә. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала. Бу өлкәдә бер акциядә аннан башка үтми. Әлеге дата уңаеннан безнең мәктәптә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен "СПИД -гасыр афәте" дип аталган чара үткәрелде, укучыларга тематик видеороликлар күрсәтелде.
-
"Аналар көне" узды 26.11.2017

Бүген, 26 нчы ноябрь - "Аналар көне". Әлеге матур бәйрәм 1998 нче елдан Россия Федереациясе Президенты В.В.Путинның указы нигезендә, һәр елны, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Шул уңайдан барлык АНАларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Кадерлеләребез, күгегез гел аяз һәм тыныч булсын. Бала хәсрәтләре күрми, балаларыгызның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә. Безнең мәктәп укучылары әниләрен 24 нче ноябрь көнне котладылар.Әниләрне укучыларыбыз үзләренең күптөрле сәләтләре белән сөендерделәр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, миниатюралар куйдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.








