муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 27.04.2015

"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Укучылар һәр чарада теләп катнаштылар. Аларның һәркайсы изге эшләр башкарырга ашыкты. Бу атнага нәтиҗәләр атналык линейкада ясалачак.
-
Без - Тукайлы халык 27.04.2015

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан башкардылар, тормышы, иҗаты буенча викторина сорауларына җаваплар бирүдә актив катнаштылар. 5-6 нчы класс укучылары катнашында уздырылган ярышта 6 нчы класс укучыларының белемнәре өстенрәк булды. Афәрин!
-
Г.Тукайга - 129 яшь 25.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең рәсеме, аның китаплары, Тукай иҗатына багышланган газета, укучылар ясаган рәсемнәр урын алды.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 нче апрель көнне укучылар мәктәп тирәсен чистарттылар, территориягә яшь агачлар утырттылар. Агач утырту эшендә Курса урманчылыгы җитәкчесе Гыйләҗиев Ф.Т. һәм һ.б. хезмәткәрләр дә катнашты. Алар укучыларга агач утырту тәртибен аңлаттылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлыгы 130 төп юкә һәм миләш агачы утыртылды.
-
Игелекле эшләр көне 24.04.2015

Башлангыч сыйныф укучылары «Ләйсән” балалар бакчасы белән даими элемтәдә торалар. Бүген, Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтү уңаеннан, “Тукай безнең белән” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Г.Тукай шигырьләрен иң оста сөйләүчеләргә грамоталар тапшырылды. Бәйрәмнең икенче кисәге чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар бакчасы коллективы укучыларны бу җиңүләре белән котлады.
-
Милләтебез кояшы син, Тукай! 24.04.2015
Туган телне яттан сөйләп,Үсеп җиткәнбез шулай.Барлык татар балаларыЯрата сине, Тукай!Тылсымлы шигырьләреңнеУкыйбыз кабат-кабат.Балачак хыялларынаБирәләр алар канат.Шүрәлеләр яшәгәнгәЫшанмый кемнәр генә.Су анасы әкият сөйлиСерле җәй төннәрендә.Апрель җитсә, исемеңнеҖырына куша тургай.Милләтемнең кояшы синИ моңлы, нурлы Тукай.
-
"Тукай конкурсы" 23.04.2015

Бүген Арчада Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча конкурс уздырылды. 6 нчы класс укучысы Солтанова Камилә "Сәнгатьле уку" номинациясендә катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде. Ә нәтиҗәләр 27 нче апрель көнне ясалачак.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 23.04.2015

Дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Ә сәламәтлекнең дусты - спорт. Безнең зонада урнашкан барлык мәктәп укучылары да спортны, бигрәк тә волейболны аеруча үз итәләр. Бүген мәктәптә Сеҗе, Сикертән мәктәпләреннән килгән егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды. Егетләр арасында беренчелекне Сеҗе командасы яуласа, кызлар командасы арасында Урта Курса мәктәбе кызлары көчлерәк булып чыкты. Уеннар "Язгы игелек атнасы" кысаларында дуслык җепләрен ныгыту, тагын да үстерү максатыннан уздырылды.
-
"Мәрхәмәтле сүзләр көне" 23.04.2015

23 апрель көнне мәктәп китапханәсендә укучылар яңа матур әдәбият китаплары белән таныштылар, мәрхәмәтлелек турында әкиятләр, шигырьләр укыдылар. Әдәбият елы уңаеннан иншалар, эсселәр язу өчен укучыларга темалар тәкъдим ителде.
-
4 нче класста мониторинг 22.04.2015

Бүген 4 нче класс укучылары өчен чираттагы сынау үткәрелде. Алар рус теле фәненнән мониторинг тапшырдылар.









