муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 321 ) 322 323 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Көрәш 06.02.2016

Бүген Курса Почмак мәктәбендә Ак Барс Агро җитәкчесе призына милли көрәш ярышы үтте. Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Гыйлметдинов Таһир 60 кг кадәрге, 7 нче класс укучысы Мөхәрләмов Айдар 70 кг нан югары үлчәмдә 3 нче урынны яуладылар. Команда төп мәктәпләр арасында 3 нче урынны алды.(Тренерлары - Әхмәдиев М.Г.) Афәрин, егетләр!
-
Парламент дәресе. 06.02.2016

6 нчы класс укучылары белән "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге тема буенча иҗади биремнәр башкардылар, сорауларга җаваплар эзләделәр, яңа төшенчәләр үзләштерделәр.
-
Хәтер, хатирәләр... 05.02.2016

Бөек Ватан сугышы... Сугыш һәм тыл ветераннары ул көннәрне, дарылы елларны әле дә сыкрап-сызланып искә алалар, күзяшьләренәбуыла-буыла сөйлиләр. Алар сөйләгән истәлекләр — балаларына, балаларыннан — оныкларына, оныкларыннан хәтер китапларына күчә. «Хәтер» китабы. Бик күп гаилә китапханәләрендә бар ул. Анда безнең авылдашлар турында да мәгълүмат бирелгән. Шуңа күрә бу китап безнең өчен дә кадерле, изге! Патриотик айлык кысаларында 5 нче класс укучылары әлеге китап белән якыннан таныштылар, үзләренең бабалары турындагы хатирәләрне искә төшерделәр.
-
Республиканский молодежный форум "Наш Татарстан" 05.02.2016

Республиканский молодежный форум "Наш Татарстан" - инновационная площадка, на которой любой молодой человек и команда могут представить и защитить свой проект, найти единомышленников для его реализации и получить общественную и государственную поддержку. Организаторами Форума выступают Министерство по делам молодежи и спорту РТ, Региональное молодежное общественное движение молодых ученых и специалистов РТ и Академия творческой молодежи РТ. Цель Форума - создание условий для обсуждения широкого круга вопросов молодежи Республики Татарстан, а также для представления, обсуждения, оценки и продвижения социально значимых, инновационных и общественно полезных идей и проектов талантливой молодежи как основы системы эффективного развития и реализации интеллектуально-творческого потенциала детей и молодежи Республики Татарстан. В Форуме могут принять участие молодые люди в возрасте от 14 до 30 лет (молодые ученые в возрасте до 35 лет), авторы и участники молодежных проектов и инициатив, либо группа авторов, среди которых есть один или несколько представителей молодежи РТ.
Стартовала заявочная кампания VI Республиканского молодежного форума. До 29 февраля можно падать зявку на VI Республиканский молодежный форум "Наш Татарстан" по адресу forumtatarstan.ru.
-
Арча Сандугачы - 2016 04.02.2016

Арча сәнгать мәктәбендә сәнгатькә гашыйк укучылар көч сынашты."Арча Сандугачы" исеме астында уздырылган фестивальдә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Низамиева Таңсылу да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Бердәм Республика Тестына әзерлек 04.02.2016

Чыгарылыш класс укучыларының татар теленнән белемнәрен кабат тикшереп карау максатыннан сынау тесты эшләтелде. Тестны Сеҗе төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлиева Г.И. үткәрде.
-
Дус булып яшик без гомергә! 03.02.2016

Бүген 3 нче сыйныфта “Дуслык бит ул – тормыш үзәге” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч, бер-береңә ярдәм кулы сузу, коллективта бердәмлек сыйфатлары, татар халык мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән сыйныф сәгате уен-ярышлар белән үрелеп барды. Ахырдан укучылар сыйныф каршында дус булырга вәгъдәләр бирделәр һәм хор белән җырладылар:
“Галәмнең серләрен белергә,
Укырга, эшләргә, төзергә,
Дус булып яшик без гомергә,
Атлыйк без гел бергә, гел бергә!”
-
Класс сәгате 02.02.2016 1 нче сыйныф укучылары белән "Үскәч кем буласың?" темасына сыйныф сәгате үтте. Укучылар үзләренә ошаган һәм киләчәктә сайлаячак һәнәрләр турында сөйләделәр. Үзләрен шул һөнәр иясе образында рәсемдә чагылдырдылар.

-
Очрашу 01.02.2016

9 нчы класс укучылары ел дәвамында төрле уку йортларыннан вәкилләр белән очрашып торалар, үзләре дә ачык ишекләр көннәрендә катнашалар. Бу юлы алар Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән вәкилләр белән очрашып, уку йортына керү, уку, яшәү шартлары белән тулырак таныштылар.
-
Һөнәр сайлау-җаваплы эш 30.01.2016

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Технология атналыгы кысаларында бу хакта мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган, хәзер төрле вузларда укучы егетләр-кызлар укучыларга да җиткерделәр. Сайлаган һөнәрнең үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булуына басым ясадылар. Кичә кызыклы сораулар,интервью һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.









