муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 319 ( 320 ) >>
-
Шәфкатьле булыйк! 26.10.2015

Бүген "Иң зур дәрес" акциясе кысаларында 5 нче класс укучылары өчен әңгәмә уздырылды. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, дустанә мөнәсәбәтләр, җылы караш булдыруда һәм тәрбияләүдә әлеге дәреснең әһәмияте зур булды.
-
Ил күләмендә иң зур дәрес 24.10.2015

Башлангыч сыйныф укучылары белән «Ил күләмендә иң зур дәрес” үткәрелде. Дәреснең максаты: хәерчелекне бетерү, ачлыкка каршы көрәш, сәламәтлекне саклау, тигез шартларда яшәү, климат шартларына каршы көрәш, балаларга сыйфатлы белем бирү. Матур презентация, уеннар, табышмаклар кулланып үткәрелгән бу дәрес укучыларга күп яңалык бирде.
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Бүген авыл мәдәният йортында укучылар өчен көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Көндез 1-5 нче класс укучылары бәйрәм итсә, кич белән 6-9 нчы класс укучылары өчен бәйрәм оештырылды. Укучылар әлеге бәйрәмдә үзләренең җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 8 нче класс укучысы Садриева Альбина (фәнни җитәкчесе - Садриева Н.З.) "М.Мәһдиев әсәрләрендә туган як темасы" бүлегендә уңышлы чыгыш ясады һәм 1 нче урынга лаек булды. Укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Психологик тренинг 22.10.2015

Бүген мәктәптә 6-7 нче класс укучылары өчен психологик тренинг үтте. Аны педагог-психологлар Сафина Зөлфия Шәүкәтовна, Сәмиева Гөлнур Фануровна, Зөбәерова Айгөл Фаилевна уздырды. Төркемнәрдә һәм уен формасында үткәрелгән әлеге тренинг укучыларга бик ошады.
-
Профориентация 21.10.2015

Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, класстан тыш кичәләрдә тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәрләргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан бүген 7-8 нче класс укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.
-
Культурный дневник школьника 21.10.2015

Культурный Дневник школьника» — значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры, Министерством образования и науки под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова. В этом году дневники получили в дар 160 тысяч школьников республики с 1 по 4 классы. И в нашей школе сегодня были вручены учащимся начальных классов "Культурный дневник школьника".
-
Атналык нәтиҗәләр 20.10.2015

Беренче чирек тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Укучыларның тәртибенә, дәресләргә йөрешенә, өлгерешенә, чисталык торышына һәр атнада уздырыла торган линейкада күзәтү ясала. Бу атнада "Иң күп 5 ле алучы класс" исемле күчмә кубок 3 нче класс укучыларына (класс җитәкчесе Гыйбадуллина Н.Т.) тапшырылды.
-
Композицияләр өчен тавыш бир! 19.10.2015

Бүген мәктәптә "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр тарафыннан эшләнгән көзге композицияләр күргәзмәсе булды. Укучылар әлеге гүзәллеккә үз тавышларын бирделәр. Шулай итеп, иң күркәм эшләр, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Бакчада соңгы эшләр 17.10.2015

Бүген мәктәп бакчасында җир казу, җыештыру эшләре төгәлләнде. 7 нче класс укучылары бакчада бик тырышып эшләделәр.









