муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>
-
Интернет челтәрендә - куркынычсызлык 29.10.2015

28 октябрь көнне Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дип аталучы бердәм класстан тыш чара үткәрелде. Чарада 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Информатика һәм ИКТ укытучысы тарафыннан укучыларга интернет челтәре һәм анда безне адым саен сагалап торучы куркыныч ситуацияләр турында файдалы информация сөйләнелде, кызыклы презентация тәкъдим ителде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, куелган проблемалы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр һәм чара ахырында бердәм нәтиҗәгә килделәр: интернет челтәрен һәм компьютерны дөрес куллана белү – бик мөһим!
-
Күңелле стартлар 29.10.2015 Бүген “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” эшен дәвам итте. “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Күңелле стартлар” спорт ярышы үткәрелде. Укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче балалар төрле ярышларда көч сынаштылар. Үзләренең җитез, кыю, өлгер һәм чын спортсменнар икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярышка йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Һәр балага бүләк тапшырылды.

-
Волейбол ярышы 28.10.2015

Бүген мәктәп спортзалына Форпост отрядлары членнары волейбол ярышына җыелды. Зонадагы 5 мәктәп командасы (Урта Курса, Сеҗе, Сикертән, Курса Почмак, Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре) арасында кискен көрәш барды. Форпост отрядларының уенын җанатарлар да кызыксынып күзәтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: егетләр арасында 1 урында - Иске Чүриле, 2 урында - Курса Почмак, 3 урында - Урта Курса, Сикертән, Сеҗе, Кәче мәктәпләре, кызлар арасында 1 урында - Курса Почмак , 2 урында - Кәче, 3 урында - Урта Курса мәктәпләре командалары. Ярышта катнашкан барлык командаларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!
-
Диагностик тест 27.10.2015

Бүген 4, 6, 8 нче класс укучылары ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы боерыгы нигезендә татар теленнән диагностик тест эшләделәр.
-
Шәфкатьле булыйк! 26.10.2015

Бүген "Иң зур дәрес" акциясе кысаларында 5 нче класс укучылары өчен әңгәмә уздырылды. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, дустанә мөнәсәбәтләр, җылы караш булдыруда һәм тәрбияләүдә әлеге дәреснең әһәмияте зур булды.
-
Ил күләмендә иң зур дәрес 24.10.2015

Башлангыч сыйныф укучылары белән «Ил күләмендә иң зур дәрес” үткәрелде. Дәреснең максаты: хәерчелекне бетерү, ачлыкка каршы көрәш, сәламәтлекне саклау, тигез шартларда яшәү, климат шартларына каршы көрәш, балаларга сыйфатлы белем бирү. Матур презентация, уеннар, табышмаклар кулланып үткәрелгән бу дәрес укучыларга күп яңалык бирде.
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Бүген авыл мәдәният йортында укучылар өчен көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Көндез 1-5 нче класс укучылары бәйрәм итсә, кич белән 6-9 нчы класс укучылары өчен бәйрәм оештырылды. Укучылар әлеге бәйрәмдә үзләренең җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 8 нче класс укучысы Садриева Альбина (фәнни җитәкчесе - Садриева Н.З.) "М.Мәһдиев әсәрләрендә туган як темасы" бүлегендә уңышлы чыгыш ясады һәм 1 нче урынга лаек булды. Укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Психологик тренинг 22.10.2015

Бүген мәктәптә 6-7 нче класс укучылары өчен психологик тренинг үтте. Аны педагог-психологлар Сафина Зөлфия Шәүкәтовна, Сәмиева Гөлнур Фануровна, Зөбәерова Айгөл Фаилевна уздырды. Төркемнәрдә һәм уен формасында үткәрелгән әлеге тренинг укучыларга бик ошады.
-
Профориентация 21.10.2015

Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, класстан тыш кичәләрдә тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәрләргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан бүген 7-8 нче класс укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.









