муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 ( 324 ) 325 326 327 328 329 330 >>
-
Сынау имтиханы 06.01.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы биреп карадылар. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булыр дип ышанып калабыз.
-
Кышкы экскурсия 05.01.2016 Каникулны укучылар күңелле үткәрәләр. Аларның иң яраткан шөгыле – чаңгы шуу. Көн саен чаңгыда йөриләр, тауда шуалар. Менә бүген дә 3 нче сыйныф укучылары Гыйбадуллина Н.Т. җитәкчелегендә чаңгыларда җәй көне экскурсиядә булган урынга – Биасынга барып кайттылар. Алар җәйге һәм кышкы күренешне чагыштырдылар. Җәе дә, кышы да матур туган ягымның, дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
Шашка-шахмат буенча зонаара ярыш 04.01.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә профсоюз хезмәткәрләре арасында зонаара шашка-шахмат ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Шәфигуллин Н.Ф һәм Шаһниева Р.Р. катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча 2 нче урынны Шаһниева Р.Р. яулады. Афәрин!
-
Күңелле каникуллар 02.01.2016

Укучылар каникулда да вакытларын бушка уздырмыйлар, яратып чана, чаңгы шуалар.
-
Яңа ел белән! 30.12.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Киләсе елда бәйрәмнәрегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын.Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. 2016 нчы ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен.
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2015

Бүген 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибендә яртыеллык йомгаклары, программа үтәлеше каралды. Төп белем бирү ФДС да каралган тәрбия принципларын тормышка ашыру буенча чыгыш һәм фикерләр тыңланды, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең барышы белән фән укытучылары таныштырды. Киңәшмәдә алдагы чиреккә бурычлар куелды.
-
Район башлыгы катнашында чыршы бәйрәме 28.12.2015

28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы җитәкчелегендә чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив катнашучы балалар катнашты. Мәктәбебездән Мингазова Зилә, Садриева Альбина бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештеләр.Бу бәйрәм барлык укучыларның да күңелендә озак сакланыр. Оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2015

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары күз алдына килә. Бүген 1-5 нче класс укучылары һәм класс җитәкчеләре тарафыннан оештырылган бәйрәмдә әнә шушы мизгелләрнең барысын да күрергә мөмкин иде. Бәйрәмне әзерләгән һәм катнашкан һәммә кешегә дә зур рәхмәт белдерәбез!
Тагын бер ел артта калды
Борчуы, шатлыклары.
Ак бәхетләр, уңыш теләп
Ява Яңа ел кары.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2015

Укучылар көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Мәктәптә аңа әзерлек эшләре берничә көн элек башланган иде. Укучылар классларны, коридорларны бизәделәр, җырлар, биюләр өйрәнделәр, кардан сыннар ясадылар. Бүген 6-9 нчы класс укучылары катнашында бәйрәм уздырылды. Күтәренке кәеф бүләк иткән барлык укучыларга, класс җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!
-
Кар сыннары-2016 24.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән, мәктәп тирәсенә кардан сыннар ясалды. Укучылар һәм аларның класс җитәкчеләре әлеге эштә зур тырышлык куйды.









