муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 ( 328 ) 329 330 >>
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 11.11.2015

Сәламәтлек,саулык - иң мөһим байлык. Сәламәтлек какшамасын өчен, үзеңнең сәламәтлегең өстендә даими эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Мәктәбебез укучылары даими спорт белән шөгыльләнә,класслар арасында төрле ярышлар оештырыла. Бүген 5 нче, 6 нчы класс укучылары арасында пионербол ярышы булды.
-
Шахмат ярышы 09.11.2015

Каникул көннәрендә Арча шәһәрендә Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабында катнашу өчен район мәктәпләре укучылары арасында шахмат ярышы уздырылды. Безнең мәктәп командасы составында уйнаучылардан Шәфигуллин Камил (3 кл.), Хәмзин Ришат (6 кл.), Солтанова Камилә (7 кл.) матур уен күрсәтеп, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!!!
-
Педагогик киңәшмә 07.11.2015

Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Көн тәртибендә 1 нче чирек йомгаклары, төп мәктәптә яңа стандартлар буенча укыту, хокук бозуларны кисәтү кебек мәсьәләләр буенча чыгышлар булды.
-
Юбилеегыз белән! 05.11.2015 Хөрмәтле Винера Илгизәровна! Сезне 55 яшь тулган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез һәрвакыт көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булдыгыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән укытучылар коллективы.

-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2015 Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез! Нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге сезгә!

-
Көзге бал 03.11.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Арча спорткомплексында үткәрелгән "Көзге бал" бәйрәмендә катнаштылар. Бу күңелле тамашада укучылар биеделәр, төрле сорауларга җаваплар бирделәр, үзләрен тапкырлыкта, зирәклектә сынадылар. Әлеге бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
-
Круглый стол 02.11.2015 2 ноября 2015 года на базе МБОУ "Среднекорсинская ООШ" был проведен зональный круглый стол для учителей английского языка на тему "Сопровождение образовательных технологий в условиях реализации ФГОС"

-
Зонаара киңәшмә 02.11.2015

Бүген мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының зона буенча семинары үтте. Укытучылар яңа стандартларны тормышка ашыру барышында хәл итәсе мәсьәләләр, куелган таләпләрне тормышка ашыру юллары һ.б. турында эшлекле сөйләшү оештырдылар.
-
Ачык класс сәгате 31.10.2015

Бүген 3 нче класс укучылары белән (Класс җитәкчесе - Гыйбадуллина Н.Т.)"Игелекле гамәлләр кылыйк!" темасы астында ачык тәрбия сәгате үтте. Бу чарага укучыларның әбиләре дә килгән иде. Үзләренең эчтәлекле чыгышлары, сөйләгән хатирәләре белән алар әлеге кичәгә ямь өстәделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 30.10.2015

30 октябрьдә 1 сыйныф җитәкчесе Минһаҗева Ч.М. укучыларының әти-әниләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта балаларныңчирек дәвамында үсеш нәтиҗәләре, һәр фән буенча уку елы ахырына планлаштырылган нәтиҗәләр, укучыларның электрон көндәлек, мәдәни көндәлекләре белән эшләү үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды; укучының уңышлар портфеле өчен анкеталар тутырылды.









