муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 ( 322 ) 323 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Күңелле уеннар 29.01.2016

Мәктәпнең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы балалар укучылар белән чираттагы күңелле бию - флешмоб уздырдылар.
-
Көрәш түгәрәгендә 28.01.2016

Мәктәптә көрәш белән кызыксынган укучылар күп. Каникулдан соң алар көрәш түгәрәгендә яңа тренер - Әхмәдиев М.Г. җитәкчелегендә ярышларга әзерләнә башладылар.
-
Яман гадәтләрдән саклан! 26.01.2016

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чирләрнең сәбәпләрен ачыклау, эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуга каршы тискәре караш формалаштыру максатыннан, өлкән класслар берлеге кызлары 5 нче класс укучылары белән шушы темага әңгәмә уздырдылар.
-
При низких температурах
26.01.2016
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан МУ «Управление образования» исполнительного комитета напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
-
Чаңгы ярышында 25.01.2016

Шимбә көнне Иске Кырлай авылында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышы уздырылды. Безнең мәктәпнең чаңгычылар командасы әлеге ярыштан җиңү белән кайтты. Минһаҗева Зилә (8 кл.), Минһаҗева Илүзә (7 кл.), Закирҗанов Илназ (7 кл.), Сәләхов Илнар (8 кл.) составындагы команда 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Минһаҗева Зилә (8 кл.) 3 нче урынны алды. (Укытучылары - Минһаҗев М.В.) Укучыларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез.
-
Математикадан сынау имтиханы 23.01.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен математика фәненнән кабат сынау имтиханы уздырылды. Биремнәрне Сикертән мәктәбенең математика укытучысы Ибраһимова И.И. әзерләде һәм имтиханны үткәрде. Әлеге имтиханда күзәтүче буларак ата-аналар да катнашты.
-
Чишмәгә экскурсия 22.01.2016

Хәзер бөтен табигать кар астында. Ләкин кешегә, табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага. Туган төбәгебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгате вакытында авыл чишмәсенә экскурсия ясалды, аның тирә-ягы кардан чистартылды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.01.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды.Узган чирек нәтиҗәләрен укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. анализлады, шулай ук балаларның укуга карата мөнәсәбәтләре турында сөйләшү уздырылды. "Баланың сәламәтлеге һәм компьютер" темасына башлангыч класслар укытучысы Насыйбуллина Ф.К. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. пожарга каршы күрелергә тиешле чараларга һәм укучыларның ашханәдә туклануына басым ясады. 9 нчы класс укучыларының әти-әниләре белән укучыларны ОГЭ га әзерләү, сынау имтиханнарының нәтиҗәләре турында сөйләшенде. Ата-аналар белән әңгәмәләр классларда да дәвам итте.
-
Флешмоб 21.01.2016 “Мөстәкыйль балалар” республика проектында катнашучы укучыларыбыз наркотикларга каршы көрәш максатыннан флешмоб уздырдылар. Әлеге чарада барлык укучылар да теләп катнашты.

-
ГТО нормаларын тапшыру 20.01.2016

Бүген 5-9 нчы класс укучылары ГТО нормаларының кышкы сессиясе буенча номативларын үтәделәр. Укучыларның берничә төр буенча нормативлар тапшыруын Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Таджибаева В.Р. күзәтте.









