муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>
-
Иртәнге гимнастика 05.12.2015

Сәламәтлекне саклау – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шушы максаттан башлангыч сыйныф укучылары белән һәр көн иртән классларда гимнастика күнегүләре үткәрелә. Укучылар музыка астында, видео үрнәгендә күнегүләр ясап сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
"Детство - это счастье" 04.12.2015 В рамках недели русского языка и литературы провели конкурс песен "Детство - это счастье". Цель мероприятия: способствовать воспитанию любви к русскому языку, развитию речи. В ней приняли участие обучающиеся 5-9 классов. Дети пели о детстве, счастье, любви к родной земле, дружбе. Жюри определил победителей.

-
Волейбол ярышы 02.12.2015

Укучылар волейбол белән даими шөгыльләнә. Кичен дә спортзалда тренировкалар уздырыла. Бүген дәресләрдән соң 7-8-9 нчы класс укучылары арасында волейбол ярышы уздырылды. 9 нчы класс командасы җиңүче булды.
-
СПИД ка каршы көрәш көне 01.12.2015

Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә СПИД 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра. Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында бүген укучылар белән әңгәмә уздырылды, видеоролик каралды.
-
Изге гамәлләр кылыйк! 30.11.2015

Изге гаммәлләр, әдәплелек, әхлаклылык - көн кадагына сугучы темалар. Кече яшьтәге балаларны әдәпле, әхлаклы булырга, изге гамәлләр кылырга өйрәтү – безнең бурычыбыз. Шушы максаттан чыгып, 3 нче сыйныфта “Изге гаммәлләр кылыйк!” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә шул ачыкланды: укучылар изге гамәлләрне күп эшлиләр һәм тагын да эшләргә теләкләре зур. Ахырдан изге гамәл кылдылар: классташлары Камлне туган көне белән котладылар һәм җыр җырладылар.
Әхлаклы бул, әдәпле бул:
Яратыр олы, кече.
Дөньяда иң әйбәт кеше
Яхшылык кылган кеше.
-
Ана - бөек исем! 28.11.2015

Бүген 7 нче класс укучылары "Әни - иң кадерле исем" дигән кичә уздырдылар. Укучылар әниләренә багышлап иң матур теләкләрен җиткерделәр, җырлар җырладылар.
-
Котлыйбыз! 27.11.2015

Бүген Арча Укучылар сараенда баскетбол буенча ярышлар үтте. Анда безнең мәктәпнең кызлар командасы (тренеры - Мингазов М.В.) катнашты һәм алар 3 нче урынны яуладылар. Кызлар командасын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Инглиз теленнән диагностик тест 26.11.2015

Бүген 4, 6, 8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест үттеләр.
-
Әхлак дәресе 25.11.2015

Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак дәресләренә нигезләнгән тәрбия минутларын укучылар һәрчак көтеп ала. Бүген 5 нче класс укучылары белән түгәрәк өстәл артында гаилә, әти-әнине хөрмәтләү темасына җанлы сөйләшү үтте.
-
КВН - "Парклар сезоны" 24.11.2015

Бүген Урта Курса мәдәният йортында зонадагы 5 мәктәп катнашында "Парклар елы" на багышланган КВН булып узды. Һәр мәктәп командасы, шул исәптән безнең мәктәпнең "Җәннәт бакчасы" командасы да уенга җитди әзерләнгән иде. Командаларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез.









