муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 321 322 323 324 ( 325 ) 326 327 328 329 330 >>
-
Олимпиада "Плюс" 22.12.2015

Башлангыч класс укучылары төрле конкурсларда, онлайн режимда уздырылган фән олимпиадаларында теләп катнашалар. Математика буенча уздырылган олимпиадада 4 нче класс укучылары Бикбаева Алия, Гарифуллина Рания җиңү яуладылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Волейбол ярышы 19.12.2015

Бүген волейбол буенча кызлар командасы Казанбаш мәктәбендә уздырылган волейбол ярышларында катнашты. Кызлар матур уен күрсәтеп, дүртенче урынны яуладылар. Аларга алдагы уеннарда зур җиңүләр телибез!
-
"Киләчәккә билет"- иншалар конкурсы 18.12.2015

Арча мәшгульлек үзәге тарафыннан уздырылган "Киләчәккә билет" дип исемләнгән иншалар конкурсында мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә "Хезмәт кешесе" номинациясендә 2 нче урынны алды. 9 нчы класс укучысы Галимуллина Илүзә"Минем һөнәрем. Минем карьерам" номинациясендә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Чаңгы юлы буйлап... 17.12.2015

Ни әйтсәң дә, күңелсез дип
Әйтеп булмый бу кышны.
Матур табигате белән
Сурәтлик әле тышны.
Бураннары, карлары белән көтеп алган кыш килде. Физик тәрбия дәресләрендә укучылар ярыша-ярыша чаңгыда шуалар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик! 14.12.2015

Коррупциянең нигезе – законсыз ике яклы исәп-хисап. Ул бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән. Коррупция темасына мәктәпләрдә һәрдаим сөйләшүләр, төрле чаралар уздырыла. Ата-аналар җыелышларында да бу тема көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
-
Эш кешене бизи 12.12.2015

Мәктәптә көнкүреш хезмәте һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү - сыйныфта һәм бөтен мәктәптә чисталык һәм тәртип булдыру, бүлмә гөлләрен карау, сыйныф бүлмәләрен җилләтү, дежур тору һ.б. эшләрдән гыйбарәт. Бу хезмәтләр укучыларда тырышлык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә булыша. Укучылар мәктәптәге барлык эшләрдә дә теләп катнашалар.
-
Һәрчак истә тот! 11.12.2015

Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы. • Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәләр, әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итәргә. • Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәләр, кулга алмаска . • Күңелгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмаска. Бу бик куркыныч! • Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карарга. • Һәрчак игътибарлы булырга!
Бүген терроризмга каршы барлык классларда кабат әлеге кагыйдәләр искә төшерелде, әңгәмәләр уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Акция «Количество свечек зависит только от тебя» 09.12.2015 Участники проекта «SaMoSтоятельные дети» организовали и провели очередную акцию «Количество свечек зависит только от тебя», вручили красную ленту и маленькие «сердечки» - международный символ солидарности с ВИЧ-инфицированными людьми.

-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш 08.12.2015 Илдә ришвәтчелек проблемасы бик кискен тора. Бу катлаулы заманда ничек яшәргә һәм нәрсәгә ышанырга соң? Әле тегендә, әле монда “кул кулны юган” очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын биреп торалар. Бу атнада мәктәптә ришвәтчелеккә каршы көрәш атналыгы уздырыла. Шушы уңайдан сыйныф сәгатьләре, дискуссияләр үткәрелә. Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. 8 нче класс укучылары белән "Ришвәтчелекне җиңәргә мөмкинме?" дигән темага дискуссия уздырды. Укучылар әлеге темага шактый мәгълүмат тупладылар.

-
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге 07.12.2015 Инвалидлар декадасы унаеннан, күрү мөмкинлеге чикләнгән укучыбыз Гайнуллина Ләйлә класс сәгате үткәрде. Ул быел Арча музыка мәктәбен тәмамлый. Шул унайдан атаклы рус композиторы Георгий Свиридовның иҗаты турында сөйләде. Аның музыкаль әсәрләре белән таныштырды. Ләйлә һәрвакыт үзенең тырышлыгы, максатына ирешүчәнлеге белән аерыла һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә зур уңышка ирешә алуларына бер мисал, үрнәк булып тора.










