Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Балаларның табигый материаллардан ясаган әйберләр күргәзмәсе 15.10.2014

"Уңыш бәйрәме" нә әзерлек бөтен мәктәп рухын биләп алган. Бу- 1 нче сыйныфлар күргәзмәсе, мәктәпкә үз яңалыкларын алып килгән беренчеләргә һәм аларга ярдәм иткән әти-әниләр-АФӘРИН!
-
Наркотикларсыз тормыш 13.10.2014

Мәктәбебез Республика күләмендә игълан ителгән "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Укучылар бу уңайдан оештырылган төрле конкурсларда, чараларда актив катнашырлар дип көтәбез!
-
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучыларыбыз, лаеклы ялдагы өлкән остазларыбыз 05.10.2014

Өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә уздырылган бүгенге бәйрәм тантанасы күпләрнең хәтерендә матур истәлек булып сакланыр. Укучыларыбыз, бәйрәм сәбәпчеләрен тәбрикләп, иң матур җырларны, иң кызык мәзәкләрне, иң дәртле биюләрне һәм иң мәгънәле шигырьләрне бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасында катнашучы һәм аны әзерләүгә өлеш керткән һәркемгә бик зур рәхмәт.
-
Җәйнең иң истәлекле вакыйгалары турында газета битләрендә 09.08.2014

7 нче сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәтнең "Җәйнең иң матур хәтирәсе" исемле язмасы "Көмеш кыңгырау"ның бүгенге санында, "Ачык ишек" сәхифәсендә басылган. Зөлфәт өчен иң истәлекле вакыйга - "Болгар-туган тел" палаткалы лагеренда ял итү.
Дуслар, язманың тулы вариантын табып укыгыз һәм үзегез дә газета битләрендә истәлекле вакыйга һәм хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. Һәммәгезгә дә уңышлар насыйп булсын, газета битләрендә очрашырга язсын.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практикасы дәвам итә! 29.07.2014

31 көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында 7 нче сыйныф укучыларының җәйге хезмәт практикасы тәмамлана. 1 нче августтан- Курамшин Р.Х. җитәкчелегендә 8 нче сыйныфлар, ә 13 нче августтан Рәхимова Т.А. җитәкчелегендә 9 нчы сыйныфлар җәйге бакчада эш күнекмәләрен камилләштерәчәкләр. Алар мәктәп бакчасындагы суган уңышын җыюда һәм мәктәп бакчасындагы алмаларны эшкәртешүгә зур өлеш кертер дип көтелә.
Укучылар, үзегезнең графикны онытып җибәрмәгез, практикага килә алмаган очракта, укытучыгызга хәбәр итәргә онытмагыз!
Хезмәт күнекмәләре һәркемне бизи, башкалар каршында дәрәҗәле итә.
-
Мәктәп формалары турында! 29.07.2014

4 нче августтан Нурлат шәһәре 1 нче № лы мәктәбендә укучы формалары сату ярминкәсе эшли башлый. Балаларның формаларын яңартырга теләгән әти-әниләр иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр Сезне 1 нче мәктәптә көтәбез, рәхим итегез!
-
Ремонт! Ремонт! Ремонт! 27.07.2014

Бүген мәктәбебездә, яңа 2014/15 нче уку елына әзерлек максатыннан, агымдагы ремонт эшләре тәмамланды. Мәктәп коллективы көче һәм ата-аналар ярдәме белән мәктәптә сыйныф бүлмәләренең һәм коридорларның идәннәре, стеналары, тәрәзә рамнары, парта һәм урындыклар буялды. Спорт залында һәм егетләр остаханәсендә дә буяучылар матур төсле яңалыклар кертергә онытмады. Мәктәбебез, бизәнгән кәләш кебек, 29- 30 .07 дә мәктәпне яңа уку елына кабул итү комиссиясенең уңай фикерен һәм яңа уку елының башлануын түземсезләнеп көтә! Нурлы мәктәбебездә балаларның шат авазлары яңгырарга да бер генә ай вакыт калган, ләбаса. Каникулларның калган көннәрен бәла-казасыз үткәрергә язсын иде.
-
"Көмеш кыңгырау"- иң якын дустыбыз! 26.07.2014

Ганиев Фәдиснең чираттагы иҗат җимеше "Гармун алдым кулыма" дип атала. "Кк" гәҗитенең "Укучылар иҗаты" сәхифәсе 26 нчы июльдә 29 нчы № белән басылган. Барлык укытучылар һәм мәктәп дусларың исеменнән, Фәдис, сине иҗади уңышларың белән тәбриклибез. Иҗат чишмәң саекмасын!
-
Яшьләрнең Биләр музей комплексында III форумы 18.07.2014

Бүген укучыларыбыз Сибгатова Алия, Исмоилова Айгөл, Колмөхәммәтов Зөлфәт Биләр шәһәрчегендә Халыкара III Сәләт форумында катнашты. Республикабыз мәктәпләреннән җыелган укучы яшьләр белән очрашуга Республикабыз президентыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килүе эшлекле сәфәрне тагын да күңеллерәк иткән. "Сәләт" аланчыкларында башка район мәктәп укучылары белән спорт ярышларында һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашулар, саф татарча аралашу, "Болгар -туган тел" мәйданчыкларындагы әйдаманнар белән яңа очрашулар бүгенге көнне укучыларыбыз өчен быелгы җәйнең иң әһәмиятле вакыйгасы иткән. Форумда катнашкан укучылар үзләрендәге яңалыклар, лидерлык алымнары белән яңа уку елында барыбызны да сөендерәчәгенә иманыбыз камил! Киләчәктә аларга әле тагын-тагын шушындый истәлекле очрашуларда булу, Республикабыз өчен әһәмиятле вакыйгаларда катнашу насыйп булсын!
-
"Көмеш кыңгырау" гәҗитендә- безнең укучылар иҗаты 12.07.2014

"Көмеш кыңгырау " гәҗитенең бүгенге санында (3 нче бит, "Укучылар иҗаты" сәхифәсе) Ганиева Иркәнур Исламнур кызы җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары иҗат иткән шигырьләр дөнья күрде. Әхмәдиева Нәзилә, Ганиевлар Илсинә һәм Фәдис язган әсәрләр Сезгә дә ошар дип ышанабыз, талантлы укучыларыбызга озак елларга җитәрлек иҗат очкыны, иҗат ялкыны кабынуын телибез. Булдырасыз, афәрин! Килчәктә дә "Көмеш кыңгырау" белән дуслык җепләрегез өзелмәсен, элемтәгез дәвамлы булсын!
Әсәрләрнең тулы вариантын газетаның бүгенге санын табып укырга киңәш итәбез.






