Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Авыл китапханәсенә белем алырга 18.06.2014

Бүген балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Билданова Зилә апа әзерләгән интеллектуаль уен бик җанлы узды. Яңа китаплар белән танышу, китапханәче һөнәренең үзенчәлекләрен күрү дә бүгенге көн максатына хезмәт итте. Балаларыбыз китапның белем чишмәсе булуын онытмасыннар иде.
-
Караоке шоу 17.06.2014

Ә сез караокега яхшы җырлыйсызмы? Без бүген шундый ярыш оештырдык. Сәләхова Зөһрәне җиңәрлек җырчы табылмады. Афәрин, Зөһрә.
-
Туган ягым флорасы 15.06.2014

Туган ягым, җәең үтсә,
Сокланырлык көзең бар!- ди шагыйребез. Ә без җәйнең матурлыгына сокланып, туган ягыбызның үсемлекләр дөньясы белән таныштык. Безнең якта үсүче дару үләннәре белән танышу лагерь сменасында тормышка ашырыла торган проектның бер өлеше дә.
-
Авылыбызда иман йорты ачылды 15.06.2014

Бүген авылыбызда яңа мәчетне ачу тантанасы булды. Барлык укучыларыбыз да бу матур һәм истәлекле күренешне тамаша кылды. Авылыбыз өстеннән бәрхет тавыш белән азан тавышы яңгырады, күңелләр изге эшләргә рухланып, күзләрдә ирексездән шатлык яшьләре җемелдәде.
Сурәттә "Тамчыкай"га йөрүче балалар яңа мәчет янында
-
Кизләү авылы таксие Республикабызга таныла 15.06.2014

Туган якны өйрәнү проектының бер өлеше булып авылыбызның 50 яшьтән өлкән осталары белән танышу тора. Сәфәребез барышында авылыбыз таксие Рамил Билданов очрады һәм без районыбыз телевидениесенә яңалыклар сюжеты төшерүче оператор һәм корреспондент очрады. Шулай итеп без телевидение тарихына да кердек.
Фотода Гафуров Рәзил интервью бирә
-
Яңгыр яуган көнне 14.06.2014

Урамда кояш көлсә дә, коеп яңгыр яуса да, балаларыбызның шөгыльләре җитәрлек. Бүгенге көннәрен алар легоконструированиегә багышлады. Бу юнәлеш, техник иҗатны үстерүнең бер тармагы буларак, бүгенге көндә бик әһәмиятле. Бүгенге көндә Рәхмәтуллин Инсаф, Билданов Исмәгыйль һәм Кәримов Булат зур активлык күрсәттеләр.
-
Асфальтта рәсем конкурсы 13.06.2014

Асфальтта балалар ясаган рәсемнәр мәктәбебездә тормыш гөрләвен күрсәтеп тора. Күңелле рәсемнәр, балалар тавышы балачакның иң матур мизгеле бит ул, балачак күген кара болытлар каплый күрмәсен берүк.
-
Россия көне 12.06.2014

Россия көнендә туган ягыбыз геройлары турында өйрәнү проектыбызның бер өлешен тәэмин итә. Мәктәп музеенда оештырылган бүгенге чара "Медаль за отвагу, медаль за труд" дип аталды
-
ВЕЛОПОХОД! 11.06.2014

-
Буралы чишмә тирәсен җыештыру 11.06.2014







