Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118
-
КЫШКЫ ТӨР СПОРТ УЕННАРЫ БУЕНЧА ЯРЫШ 01.03.2014

-
Район семинары 25.02.2014

Бүген мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. һәм "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Курамшин Р.Х. "Современные педагогические технологии в образовательном процессе дополнительного образования детей: разнообразие, целесообразность и эффективность. Работа базовой площадки технического творчества" дип аталган район семинар-киңәшмәсендә катнашты. Семинар Нурлат шәһәр гимназиясендә- "Фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы: судно модельләштерү, робототехника, җил энергетикасы, ЛЕГО-конструкторлаштыру" түгәрәкләренең эше белән танышу, ачык чаралар караудан башланды. Семинар эшчәнлегендә укыту-тәрбия барышында укучыларга өстәмә техник белем бирүнең әһәмияте расланды, оештырылган түгәрәкләрнең балалар үсешендә уңай чагылыш табуы ассысызыкланды
-
Ил терәге-ир-егет, гаилә терәге-әти 22.02.2014

Шимбә көнне "Ил терәге -ир-егет, гаилә терәге-әти" дип аталган конференция укучыларның әтиләрен мәктәпкә җыйды. Конференциядә ата һәм балалар арасында очрарга мөмкин катлаулы гаилә ситуацияләре чишелде. Укучыларның котлау концерты, мәктәп директорының бәйрәм котлавы әтиләрнең кәефен күтәрү генә түгел, ә ул һәм кызлары белән горурлану хисләре кичерергә дә ярдәм иткәндер. Очрашуда катнашкан барлык әтиләргә чын күңелдән мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Мәктәп белән хезмәттәшлегебез файдалы һәм нәтиҗәле булсын иде
-
Мәктәп директоры әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлый 22.02.2014

Мәктәбебез директоры 22.02 көнне әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде. Мәктәбебез тормышы белән даими кызыксынып, һәрдаим мәктәпкә булышып торулары өчен әтиләребез Ганиев Р., Уразгилдиев И., Муртазин Ә., Билданов Л. мәктәп җитәкчелегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
-
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ КУЕЛГАН ҺӘЙКӘЛ ТИРӘСЕНДӘ ҖЫЕШТЫРУ ЭШЛӘРЕ 21.02.2014

21.02 КӨННЕ ТИМУРЧЫ ЕГЕТЛӘРЕБЕЗ СУГЫШТА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ КУЕЛГАН ҺӘЙКӘЛ ТИРӘСЕН КАРДАН АРЫНДЫРДЫЛАР. ҺӘЙКӘЛГӘ ИЛТҮЧЕ СУКМАКЛАР КИҢ ИТЕП АЧЫЛДЫ. БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК!
-
Сугыш ветераны Ганиев Әхмәт бабай белән очрашу 21.02.2014

Ганиева Иркәнур Исламнур кызы җитәкчелегендә мәктәбебезнең бер төркем укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Ганиев Әхмәт бабай белән очрашты. Очрашуны оештытырга ярдәм иткән өчен мәктәп җитәкчелеге Әхмәт бабайның тормыш иптәше Бәһрәмия апага һәм балаларына бик рәхмәтле
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2014

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, физик тәрбия укытучысы Кабиров Ә.З. 8-9 нчы сыйныф егетләреннән торган 2 команда арасында "Ягез әле, егетләр" конкурсы уздырды. Ярышта егетләрнең физик әзерлеге белән беррәттән интеллектуаль үсешләре, төймә тага белү күнекмәләре, техник модельләштерү осталыклары да тикшерелде. Ярышта 8 нче сыйныф укучылары 2 балл өстенлек белән каршы як командасын җиңде.
-
Мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр 20.02.2014

18-22.02. мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүче укучылар Сибгатова Алия һәм Әхмәтова Ләйлә башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп музеендагы Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәләр белән таныштырды, экскурсияләр музей җитәкчесе Рахимова Т.А. тарафыннан оештырылды
-
Җыр һәм сафта йөрү буенча куст ярышы 18.02.2014

18.02 көнне мәктәбебезнең 6-8 сыйныф укучыларыннан тупланган "Катюша" командасы Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында җыр һәм сафта йөрү буенча куст смотрында катнашты.
-
Республикакүләм конференция 15.02.2014

15.02.14 көнне мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Ганиев Фәдис һәм Колмөхәммәтов Зөлфәт Казан шәһәренең 40нчы номерлы гимназиясендә Республикабызның Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган “Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре” дигән Һади Атласи исемендәге укучылар фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар.
Ганиев Фәдис конференциядә үзенең хезмәте белән 3 нче урынга лаек булды, ә Зөлфәт катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.
Мәктәбебез данын Республика киңлекләренә алып чыккан укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эзләнү эшләренә иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез. Афәрин!







