Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Сыйныф җитәкчеләренең РМБ утырышы 18.03.2014

Сыйныф җитәкчеләренең РМБ утырышы мәктәптә укучылар үзидарәсе эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру һәм аның белән нәтиҗәле идарә итү темасына багышланган иде. Утырышта Колмөхәммәтова З.Э. катнашып,мастер классларда тәҗрибә туплап кайтты.
-
Атналык дәвам итә! 13.03.2014

5-6 сыйныф укучылары катнашында математик аукционда дуслык җиңде. Катнашучы укучыларга рәхмәт белдерәбез, зирәк акыллы, зиһенле һәм сау-сәламәт булыгыз, укучылар.
-
Юл һәлакәте иминлеген тәэмин итү темасына багышланган киңәшмә 11.03.2014

Директорның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. район мәктәпләрендә юл һәлакәте иминлеге өчен җавалылар белән бергә Нурлат районы һәм шәһәре ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчес Гөлфия Харисовна каршында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне мәгълүмати методик үзәк методисты Зарипова С.В. оештырды. Киңәшмә барышында район һәм республикабызда юллардагы һәлакәтләр буенча статистик күрсәткечләр бәян ителде, мәктәпләрдә пропаганда эшен активлаштыру кирәклегенә басым ясалды. Мәктәпләрдә юлда йөрү кагыйдәләре буенча өстәмә дәресләр булачагы һәм аңа җитди әһәмият бирергә кирәклеге ассысызыкланды.
-
Математика атналыгы 10.03.2014

Мәктәптә маиематика атналыгы башланды. Укытучы Зарипова Гөлүсә Марат кызы укчыларны атна дәвамында планлаштырылган чаралар анаонсы белән таныштырды. һәр сыйныфка атналыкта чыгыш ясау өчен махсус биремнәр дә бирелде. Стендларга математик биремле кроссвордлар, башваткычлар урнаштырылды, ә җаваплар исә махсус тартмаларга җыелып, нәтиҗә ясалачак.
-
Кызлар хоккей уйный!!! 10.03.2014

Кизләү һәм Киекле мәктәпләренең хоккей уйнау тарихында зур яңалык! Быел кызлар җыелма командалары арасында хоккей буенчы иптәшләрчә турнир уздырылды. 2:0 исәбе белән хуҗалар җиңү яулады. Уразгилдиева И., Әхмәтова А. көндәшләр капкасына берәр гол кертте. Уенның иң яхчы капкачысы исеменә 7 сыйныфтан Мәхмүтова Э. лаек дип табылды. Ә егетлә исә, бу көнне җанатар ролен үтәделәр һәм сынатмадылар: көчле сызгырулар, уеннар арасында кызларга киңәшләр бирү, җиңү шатлыгын уртаклашу аша алар кызлар өчен бик борчылуларын бөтен тамашачыларга күрсәттеләр. Ә кызларга көч бирергә хәтта зур әни һәм зур әтиләре дә (Әти-әниләр иртәдән үк каток тирәсендә иде инде!) килгән иде. Авылдашларның хоккей өчен шулай җан атуы безне бик сөендерә, ә кызларга бу көчлеләр уенында тагын да зуррак уңышлар телибез, без алар белән горурланабыз. Булдырдыгыз, Кызлар!
-
Егетләр хоккейчы кызлар өчен җан ата! 10.03.2014

Җанатар булу да җиңел түгел, "Э-э-эх!" дигән мизгелләрдә бигрәк тә!
-
Иң эчтәлекле һәм зәвыклы стена газетасы авторлары билгеле. Котлыйбыз! 07.03.2014

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган стена газнталары конкурсына йомгак ясалды. Иң тәэсирле, эчкерсез, зәвыклы газета дип 9 нчы сыйныфлар (редколлегия Ганеев Ә., Исмоилов Х.) иҗат иткән газета табылды. Әниләргә , хатын-кызларга карата булган игелекле уйларыгыз, соклануыгыз кимемәсен, иҗади уңышлар Сезгә, егетләр!
-
мәктәптә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә 06.03.2014

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм чаралары узды. Бәйрәмнең беренче өлешендә кадерле кунакларыбыз-әниләргә "Ура!МЖД" дип аталган сәхнәләштерелгән чара күрсәтелде. Төп рольләрне мәктәбебезнең иң сәләтле укучылары : Әлфис Рәхимов, Марат Муртазин, Зөлфәт Колмөхәммәтов, Адилә Әхмәтова, Ильвина Уразгильдиева , Ильвира Шәрипова башкарды. Әлеге тамаша малайлар, ир-егетләр тормышында кызлар, әниләр һәм зур әниләрнең кыйммәтен ачуы белән әһәмиятле булды.
-
Бәйрәмгә әниләрдән иҗади күчтәнәч 06.03.2014

Сәхнәдә укучылар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Әниләр дә иҗади күчтәнәч белән килгән иде. Тамашачыларга, бигрәк тә, күп балалы әни, зур әни Минхәерова Гөлсинә апа җырлавы ошады.
-
Безнең укучыларның әниләре- иң чибәр һәм мөлаем әниләр! 06.03.2014

Һәркем сәхнәдә үз баласының чыгышын дулкынланып кабул итә. Күңел, йөрәк бала өчен әйтеп бетермәслек горурлану хисе белән яна, күзләрдә "Балам, әле ярый сине тапканмын, төннәр йокламыйча бакканмын" дигән тирән мәгънәле караш ярылып ята. Мәрхәмәтле безнең әниләр, Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны Сез бирәсез , гүзәл әниләр!






