Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Новый год 28.12.2013

28 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа 2014 нче ел-Ат елын каршылауга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Укучылар, кайнар чәй эчкәннән соң кечерәеп курчакка әйләнгән Кыш бабайны “зурайту” маҗарасында катнаштылар. Һәркемгә үзенең сәләтен, яхшы холыклы булуын, укуда, спортта мөмкинлекләрен күрсәтергә туры килде. Рәхмәт йөзеннән, Кыш бабай да бүләкләрен мулдан өләште. Уку алдынгылары, спортта җиңүләре, фәнни-гамәли һәм иҗади ярышларда ирешкән уңышлары, Ат елында туучылар, фән олимпиадаларында җиңүчеләр-беркем дә бүләксез калмады.
Укучылар һәм әти –әниләр Яңа ел тамашасының иганәчесе ШЭ Загретдинова Резда апага бик рәхмәтле. Яңа елда балаларны сөендергән өчен Яңа ел аның үзенә дә искәрмәс шатлыклар, зур уңышлар алып килсен, амин.
-
Хоккей буенча кышкы уен сезоны ачылды 14.12.2013

Узып баручы елның 14 нче декабрендә мәктәбебез базасында район мәктәпләренең хоккей буенча кышкы уен сезонын ачуга багышланган Спартакиада узды. Мәктәбебез шугалагында барысы 5 команда (Киекле, Кизләү, Иглай, Фомкино, Чулпан мәктәпләре) көч сынашты. Уен нәтиҗәләрен тәҗрибәле тренерлар хөкемдарлык итте. Кизләү мәктәбе командасы гомуми уен нәтиҗәләре буенча 2 нче урынга лаек булды.
-
Башлангычлар сыйныфлар атналыгы 12.12.2013

12.12 көнне “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” кысаларында “Сәламәтлек сәгате” узды.
“Кояш” һәм “Ай” командаларына бүленгән 1-4 сыйныф укучылары төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, спорт турында сорауларга җавап бирде, күңелле стартларда көч сынашты. “Биеккәрәк! Тизрәк! Көчлерәк” олимпия уеннары девизына кечкенәдән тугры алар!
-
Уңышлар сезгә! 26.11.2013

Мәктәбебезнең 7-9 сыйныф укучылары Бөтенрәсәй предмет олимпиадаларының муниципаль этабында көч сынаша. Биология фәненнән 9 сыйныф укучыбыз Ганиев Әлфис муниципаль этап призеры булды. Бу җиңү Әлфисне тагын зуррак җиңүләргә рухландырсын иде.
-
Спорт олимпиадалары 21.11.2013

Укучыларыбыз 21.11 көнне Нурлат шәһәрендә оештырылган укучыларның спорт олимпиадасында катнашты. Үзләре катнашкан барлык спорт төрләре буенча алар беренче унлыкка керде. Мәхмутова Эльвина, Сәйфуллин Илнар, Колмөхәммәтов Зөлфәт, Әхмәтова Адилә, Сәйфуллин Ранил- мәктәп данын яклаган һәм сынатмаган өчен рәхмәт Сезгә! Без Сезнең уңышлар белән горурланабыз!
-
Паралимпиада дәресләре утте 21.11.2013

21 нче ноябрь көнне мәктәптә бердәм Паралимпиада дәресләре узды. Әлеге дәресләр Сочида кышкы Олимпия уеннары башлануга 100 көн калуга багышланды. Балаларга паралимпия уеннарында катнашкан якташларыбыз турында белү бик тәэсирле булды. Укучыларда көчле рухлыларга соклану, үз мөмкинлекләреңне үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау ягыннан бик әһәмиятле булды бу дәресләр
-
Укучыларның чыгышлары 20.11.2013

20 ные ноябрь көнне мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәт Чистай шәһәрендә уздырылган «Яшүсмерләрнең язучы, пулицист Кояш Тимбикова исемендәге зональ фәнни-тикшеренү укулары” нда катнашты. Үзе чыгыш ясаган “Укучыларның иҗади эшләре ” секциясендә ул 2 нче урынны яулады. Аның әсәрләре “Кулларыбызга китап алыйк...” дип аталган Яшүсмерләрнең язучы, пулицист Кояш Тимбикова исемендәге зональ фәнни-тикшеренү укуларыннан материаллар җыентыгында урын алган. Зөлфәтне бу уңышы белән чын күңелдән тәбриклибез, алга таба иҗади уңышлар телибез.
-
Матәм көне 18.11.2013

18.11.13 – иртәсе Татарстанда игълан ителгән матәм көненә багышланган линейка белән башланды. Укучылар иртәнге яңалыклардан әлеге кайгылы хәбәрне ишетеп килгән иделәр. Алар йөзендәге җитдилек, уйчан күзләр балаларның бу вакыйгага битараф булмауларын күрсәтеп тора иде. Кайгы-хәсрәт килгән гаиләләрнең авыр хәсрәтен уртаклашабыз, алдагы гомерләрендә аларга сабырлык, сәламәтлек телибез. Бәла-казалардан имин булырга язсын!
-
Көндәлекләр күргәзмәсе 16.11.2013

Әти-әниләр җыелышка килүгә, укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә әзерләнде. Һәр әни, һәр әти үз баласының уңышлары белән генә түгел, ә сыйныфташларның да көндәлек тотышы, өлгереше белән таныша алды.
-
Әти-әниләр җыелышы узды 16.11.2013

16 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә “Хокук бозуларны профилактикалау” айлыгы кысаларында мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр килүгә, укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә әзерләнде. Һәр әни, һәр әти үз баласының уңышлары белән генә түгел, ә сыйныфташларның да көндәлек тотышы, өлгереше белән таныша алды.
Җыелыш барышында Рәхимова Таңсылу Атлас кызының “Хокукларны –белү, ә бурычларны үтәү кирәк” дигән доклады тыңланды, чыгышта хокук һәм бурыч төшенчәсенең гел янәшә йөрүе, бүгенге көндә үз хокукларын даулаучыларның бурычларын үтәүгә салкын каравы анык мисаллар белән күрсәтелде. Бала тәрбияләгәндә гаиләдә әти-әниләргә файдалы киңәшләр әйтелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билданова Гөлнар Исмәгыйль кызы 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Укучыларның өлгерешләре һәм тәртибе белән тулырак танышу өчен, җыелышның 3 нче өлешен сыйныф җитәкчеләре уздырды.






