Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Пионерия көненнән бүгенге Балачак бәйрәменә 19.05.2014

Мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашында бүген Балачак бәйрәме узды. Еллар узу барышында бәйрәм үзенең исемен үзгәртсә дә, аның җисеме - алдынгыларны зурлау, сыйныф активлары осталыгын һәм бердәмлеген тикшерү, хәрәкәтле уеннарда үз көчеңне сынау, "Бердәмлектә көч!" девизына тугрылык үз көчендә калды.
Безнең бәйрәмебез татар халкының Сабантуй уеннарын үз эченә алган иде. Батырлар да , матурлар да зур мактауларга иреште, Балачак бәйрәме-иң күңелле бәйрәм булып, хәтерләрдә калачак!
-
Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү 17.05.2014

Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү максатыннан, мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары участок инспекторлары Абдрахманов Ә.Р. һәм Кузнецов Г.К. белән очрашты. Очрашу барышында кунаклар яшүсмерларнең хокук һәм бурычларын искәртте, хокук бозу очракларының киләчәк тормышка тискәре йогынтысын ассызыклап, барлык укучыларны хокук бозулардан сакланырга чакырды.
Участок инспекторлары белән менә шушылай профилактика максатларын күздә тотып кына очрашырга язсын иде!
-
Балаларның ышаныч телефоны көне. Ата-аналар җыелышы 17.05.2014

Бүген мәктәптә "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне"нә багышланган мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Киекле авыл җирлеге участок инспекторлары Абдрахманов Ә.Р. һәм Кузнецов Г.К., "Росгосстрах" иминиятләштерү компаниясе агенты Муртазина Г.Р. да катнашты.
Участок инспекторлары яшүсмерләр тарафыннан хокук бозулар булганда, ата-аналар җаваплылыгы турында сөйләп, җәйге чорда балалар белән ата-аналарны тагын да якынрак булырга чакырдылар.
Ата-аналар балалары белән ышанычлы һәм эчкерсез аралашуны югалтмасыннар, укучыларыбыз тарафыннан хокук бозулар булмасын иде.
-
Укучыларны иминиятләштерү- мөһим эш 17.05.2014

Ата-аналар җыелышының бер көн тәртибе буларак, укучыларның тормышларын һәм сәламәтлекләрен иминиятләгштерү торышы каралды. Җыелышта "Росгосстрах" иминиятләштерү компаниясе агенты Муртазина Г.Р. иминиятләштерү шартлары белән таныштырды. Иминиятләштерү сроклары узган укучы балаларны яңадан иминиятләштерү кирәклеге белән барлык җыелышта катнашучылар да килеште. Алда иң озын каникул торганда, бу эш бигрәк тә мөһим, чөнки су коену, велосипедта җилдерү, төрле походларда булу, җәйге ял лагерьларында ял итү, оешкан төстә экскурсияләргә бару- һәммәсе дә баланың иминиятләшкән булуын таләп итә.
-
Бөтендөнья экологик белем көненә багышланган экологик белем бирү акциясе 12.05.2014

Бүген мәктәбебездә география укытучыбыз Курамшин Р.Х. һәм биология укытучыбыз Ганиев Р.М. җитәкчелегендә Бөтендөнья экологик белем көненә багышланган экологик акция узды. Акция кысаларында 7-9 сыйныф укучылары катнашында Чирмешән елгасының сул як яры 150 м озынлыкта коры үлән сабакларыннан һәм көнкүреш чүп-чарларыннан арындырылды. Шулай ук бу көнне мәктәбебез территорясен яшелләндерү эше дә башкарылды: балан, юкә һәм аю камыры куаклары утыртылды. Табигать- анабыз безнең бу эшләрне куанып кабул иткәндер, үзенә карата кайгыртучанлык күреп сөенгәндер. Бу эшләре әйләнә-тирәбезне чистарту белән беррәттән күңелләребезне чистартуга да бер адым булсын иде.
-
Җиңү алып килде ул яз безгә! 09.05.2014

Укучылар һәм укытучылар авыл клубында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Җиңү алып килде ул яз безгә" дигән концерт программасында катнашты.
-
Җиңү парады 09.05.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Җиңү парадында 1-9 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Аллы-гөлле шарлар, флаглар тоткан башлангыч сыйныф укучылары йөреше дә, сафта йөргәндә аяк асларыннан тузан болыты күтәргән 5-9 сыйныф укучыларының йөреше дә бик тәэсирле булды. Күзләрдә бүгенге тормыш матурлыгыны сөенеч тамчылары җемелдәде. Ил-көннәребез тыныч, төн йокыларыбыз борчуларсыз булсын иде.
-
Әлифба бәйрәме 08.05.2014

1 нче сыйныф укучылары зур җиңүләрен-Әлифба бәйрәмен билгеләп үтте. Әти-әниләрен, мәктәбебез укучыларын үткен сүз, моңлы җыр, оста бию, артистлык таланты белән әсир иттеләр алар. Бәйрәм тантанасында катнашкан һәркем озак вакытка җитәрлек яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән коралланды. Нәни дусларыбызга алга таба белем үрләрен яулауда җиңеллекләр телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, беренчеләр!
-
Башлангыч сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе безнең мәктәптә 07.05.2014

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. Җиңүчеләрне Район ММҮ методисты О.С. Тарасова тәбрикли. Мәктәбебездән призлы урыннарга лаек булган Ганиева И., Сибгатова А.., Калимуллин И., Муртазин М.,Ахмадиева Н. конкурсның муниөипаль турында зур уңышлар телибез.
-
Татар теленнән 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары 29.04.2014

Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфында укучы 4 егетебез татар теленнән яңа форматта йомгаклау имтиханнарына юл алды. Аларга зур уңышлар, зиһен һәм сабырлык телибез. Имтихан нәтиҗәләрегез куанычлы булсын иде, амин!






