Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
чыгарылыш кичәсе 23.06.2014

Мәктәбебез 4 лачынын: спорт йолдызы, оста җырчы- Абдуллаев Илсаф, фәнни тикшеренүләр, эзләнү эшләре белән республикакүләм конкурслар җиңүчесе Исмоилов Хәбибрахман , укучыларның фән олимпиадаларының район туры җиңүчесе Ганиев Әлфис һәм хоккейда иң оста сакчы Кәримов Алмазны олы тормыш юлына озатты. Егетләребезнең теләгән теләкләре кабул булуын һәм барлык якты өметләре аклануын телибез!
-
"Болгар- туган тел" профильле лагерь сменасы 23.06.2014

Мәктәбебездән Колмөхәммәтов Зөлфәт, Исмоилова Айгөл, Сибгатова Алия "Болгар-туган тел" профильле лагерь сменасына Республикабызның изге урыны Болгар шәһәренә киттеләр. Смена дәвамында алар татар халкының йолаларын, тарихын, күренекле шәхесләрен өйрәнеп, үзләренең рухларын ныгытачак. Киләчәктә алар үзләре дә халкыбызның йөзек кашы булсыннар иде.
-
Палаткалар шәһәрчегенә ял итәргә! Палаткалар шәһәрчегенә белем алырга! 23.06.2014

Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендә районыбыздан 8 укучы Болгар шәһәре Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан "Болгар- туган тел" профильле лагерь сменасына юл алды. Зөлфия Эдуард кызы сүзләренчә, анда яшьлек, матурлык, татар мохите һәм татар рухы хакимлек итә. Әйдаманнардан позитив энергия агыла, һәркем алар белән бер дулкында тибрәлә! Ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын, яшь дуслар!
-
"Наркотикларсыз тормыш" 20.06.2014

Лагеребызда ял итүче 4 сыйныф укучылары Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендә "Түгәрәк беркет" дигән сораштыру акциясе уздырды. Акциянең максаты: авылдашларыбызның яман гадәтләргә мөнәсәбәтен ачыклау иде. Сораштыруда катнашкан 31 кешенең 20 се спиртлы эчемлекләр эчми һәм тәмәке тартмый; 3- спиртлы эчемлекләр эчми, ләкин тәмәке тарта; 4- тәмәке тартмый, ләкин спиртлы эчемлекләр куллана, 4- яман гадәтләрнең 2 се белән дә дус.
Калган укучылар акция нәтиҗәләре белән ахырдан таныштырылды, алар һәммәсе дә киләчәктә бары тик яшел түгәрәкләр генә ябыштырырлар дип өметләнәбез.
-
Наркотикларсыз тормыш. Акция нәтиҗәләре белән танышу 20.06.2014

-
Янгын частена экскурсия 20.06.2014

"Тамчыкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче башлангыч сыйныф укучылары бүген Нурлат шәһәрендә урнашкан 125 нче №лы янгын частена экскурсиягә барды. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкалар гомерен коткаручы батыр рухлы абыйларның эш урыны белән танышу һәркемнең исендә озак сакланыр, Нәни дусларыбызның, мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлавында да әһәмиятле булыр.
Шушы сәфәрнең дәвамы булып, балаларның шәһәр ял паркында күңел ачулары да хәтерләрендә сакланыр. Ял паркыбыз яңа таганнар, уен шәһәрчекләре, балалар утырып йөри торган машиналар, аттракционнар белән баетылган. Сез дә ял итәргә монда килегез, үкенмәссез!
-
Һөнәр ияләре белән танышу дәвам итә 19.06.2014

Туган якны өйрәнү проектының бер өлеше әти-әниләребезнең һөнәрләре белән танышу, аларның эш урыннарында булу, хезмәт оешмалары турында мәгълүмат туплауны күздә тота. Шушы максаттан бүген балалар кибетттә, почтада, мәктәптә, авыл мәдәният йортында булып, андагы һөнәр һәм хезмәт ияләре белән таныштылар. Бу очрашулар аларның киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә дә яхшы этәргеч булыр дип уйлыйбыз.
Сурәттә почта бүлекчәсе мөдире Билданова Роза апа
-
Авыл китапханәсенә белем алырга 18.06.2014

Бүген балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Билданова Зилә апа әзерләгән интеллектуаль уен бик җанлы узды. Яңа китаплар белән танышу, китапханәче һөнәренең үзенчәлекләрен күрү дә бүгенге көн максатына хезмәт итте. Балаларыбыз китапның белем чишмәсе булуын онытмасыннар иде.
-
Караоке шоу 17.06.2014

Ә сез караокега яхшы җырлыйсызмы? Без бүген шундый ярыш оештырдык. Сәләхова Зөһрәне җиңәрлек җырчы табылмады. Афәрин, Зөһрә.
-
Туган ягым флорасы 15.06.2014

Туган ягым, җәең үтсә,
Сокланырлык көзең бар!- ди шагыйребез. Ә без җәйнең матурлыгына сокланып, туган ягыбызның үсемлекләр дөньясы белән таныштык. Безнең якта үсүче дару үләннәре белән танышу лагерь сменасында тормышка ашырыла торган проектның бер өлеше дә.







