Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Нәүрәз- милли бәйрәм 24.03.2014

24 нче март көнне мәктәп укучылары авыл мәдәният сараенда уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә чыгыш ясадылар. Бәйрәм чараларын Нәүрүзнең төрки халыкларда тоткан урыны, әһәмияте турында мәгълүмат һәм хәер -дога белән авылыбыз имамы Вазыйх абый Мостафин ачты. Авыл халкын әлеге бәйрәм белән мәктәп директоры Валиар Минсалих улы Халитов котлады. Укучылар исә үз сәләтләрен сәхнәләштерелгән тамашада күрсәтте. Бәйрәм күңелле һәм файдалы узды.
-
Атналыкларга йомгак 22.03.2014

Бүген, каникулга чыгар алдыннан, 3 нче чиректә башкарылган эшләргә нәтиҗә-йомгак ясалды. Рус теле атналыгының иң актив катнашучылары булып Колмөхәммәтов З., Исмоилова А., Рәхимов Ә. танылса, математика атналыгында үзләренең уңышлары белән Ганиев Ф., Ганиев Ә., Муртазин М. аерылып торган. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларының интернет ярыш һәм олимпиадаларда призлы урыннарга лаеклылырга грамота һәм дипломнар тапшырылды. Линейканың икенче өлешендә каникул чорында үз иминлегеңне һәм исәнлегеңне саклау һәм кайгырту буенча инструктаж уздырылды. Линейканы директорның укыту эшләре буенча урынбасары Г.И. Билданова алып барды
-
Бүген бездә кунак бар! 22.03.2014

Нурлат шәһәре һәм районы ЮХИДИ оешмасы юл һәлакәте иминлеге пропаганда бүлеге хезмәткәре Ринат Гайнетдин улы Мөгайнетдинов- мәктәбебездә иң көтеп алынган кунакларның берсе. Юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше турында мәгълүмати блок, викторина һәм җиңүчеләргә бүләкләр- болар Ринат Гайнетдинович белән очрашуның иң күңелле мизгелләре. Бүгенге очрашу исә юл һәлакәте иминлеген тәэмин итү, һәлакәтләрне кисәтү буенча инструктаж, балигъ булмаганнарның руль артына утыруының аяныч нәтиҗәләргә китерүен ассысызлауга багышланды. Юл йөрү кагыйдәләренең велосипедчыларга һәм җәяүлелергә кагылышлы кагыйдәләре буенча викторина узды. Барлык укучылар да календарьлар, яшь җәяүле көндәлеге, магнитиклар һәм памяткалар белән бүләкләнде. Каникул алдыннан белгеч катнашында үткәрелгән бу инструктаж нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез
-
Республикакүләм конференциядә беренче урын! Җиңүчене котлыйбыз! 22.03.2014

9 нчы сыйныф укучысы Исмоилов Хәбибрахман Казан шәһәрендә уздырылган К.Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү эшләре конференциясендә җиңү яулады. Курамшин Р.Х. җитәкчелегендә авылыбызның әйләнә-тирәсендәге туфрак составын өйрәнү, аны яхшырту алымнарын ачу темасына багышланып, күпсанлы тәҗрибәләргә нигезләнгән эшнең Хәбибрахманга җиңү китерәчәгенә без шикләнмәгән идек. Булдырасың, Хәбибрахман, фән дөньясында синең үз йолдызың кабынсын иде!
-
Мәктәбебез турында газета битендә 21.03.2014

21.03.2014 №21(10452)- "Дуслык " Нурлат шәһәре һәм районы газетасында мәктәбебез тормышы турында "Кизләүдә биатлончылар үсә" һәм мәктәбебезгә һәрдаим ярдәм итүче Кабиров Ә.З. турында "Юмарт авылдашыбыз" исемле язмалар басылды. Язма авторы- Әхмәтова Адилә, "Яшь"иҗатчы түгәрәгенең актив члены. Адиләгә иҗади уңышлар телибез, мәктәп тормышын яктыртуны район белән генә чикләмичә, республика офыкларына чыгуын телибез.
-
Сыйныф җитәкчеләренең РМБ утырышы 18.03.2014

Сыйныф җитәкчеләренең РМБ утырышы мәктәптә укучылар үзидарәсе эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру һәм аның белән нәтиҗәле идарә итү темасына багышланган иде. Утырышта Колмөхәммәтова З.Э. катнашып,мастер классларда тәҗрибә туплап кайтты.
-
Атналык дәвам итә! 13.03.2014

5-6 сыйныф укучылары катнашында математик аукционда дуслык җиңде. Катнашучы укучыларга рәхмәт белдерәбез, зирәк акыллы, зиһенле һәм сау-сәламәт булыгыз, укучылар.
-
Юл һәлакәте иминлеген тәэмин итү темасына багышланган киңәшмә 11.03.2014

Директорның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. район мәктәпләрендә юл һәлакәте иминлеге өчен җавалылар белән бергә Нурлат районы һәм шәһәре ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчес Гөлфия Харисовна каршында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне мәгълүмати методик үзәк методисты Зарипова С.В. оештырды. Киңәшмә барышында район һәм республикабызда юллардагы һәлакәтләр буенча статистик күрсәткечләр бәян ителде, мәктәпләрдә пропаганда эшен активлаштыру кирәклегенә басым ясалды. Мәктәпләрдә юлда йөрү кагыйдәләре буенча өстәмә дәресләр булачагы һәм аңа җитди әһәмият бирергә кирәклеге ассысызыкланды.
-
Математика атналыгы 10.03.2014

Мәктәптә маиематика атналыгы башланды. Укытучы Зарипова Гөлүсә Марат кызы укчыларны атна дәвамында планлаштырылган чаралар анаонсы белән таныштырды. һәр сыйныфка атналыкта чыгыш ясау өчен махсус биремнәр дә бирелде. Стендларга математик биремле кроссвордлар, башваткычлар урнаштырылды, ә җаваплар исә махсус тартмаларга җыелып, нәтиҗә ясалачак.
-
Кызлар хоккей уйный!!! 10.03.2014

Кизләү һәм Киекле мәктәпләренең хоккей уйнау тарихында зур яңалык! Быел кызлар җыелма командалары арасында хоккей буенчы иптәшләрчә турнир уздырылды. 2:0 исәбе белән хуҗалар җиңү яулады. Уразгилдиева И., Әхмәтова А. көндәшләр капкасына берәр гол кертте. Уенның иң яхчы капкачысы исеменә 7 сыйныфтан Мәхмүтова Э. лаек дип табылды. Ә егетлә исә, бу көнне җанатар ролен үтәделәр һәм сынатмадылар: көчле сызгырулар, уеннар арасында кызларга киңәшләр бирү, җиңү шатлыгын уртаклашу аша алар кызлар өчен бик борчылуларын бөтен тамашачыларга күрсәттеләр. Ә кызларга көч бирергә хәтта зур әни һәм зур әтиләре дә (Әти-әниләр иртәдән үк каток тирәсендә иде инде!) килгән иде. Авылдашларның хоккей өчен шулай җан атуы безне бик сөендерә, ә кызларга бу көчлеләр уенында тагын да зуррак уңышлар телибез, без алар белән горурланабыз. Булдырдыгыз, Кызлар!






