Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Укучыларны иминиятләштерү- мөһим эш 17.05.2014

Ата-аналар җыелышының бер көн тәртибе буларак, укучыларның тормышларын һәм сәламәтлекләрен иминиятләгштерү торышы каралды. Җыелышта "Росгосстрах" иминиятләштерү компаниясе агенты Муртазина Г.Р. иминиятләштерү шартлары белән таныштырды. Иминиятләштерү сроклары узган укучы балаларны яңадан иминиятләштерү кирәклеге белән барлык җыелышта катнашучылар да килеште. Алда иң озын каникул торганда, бу эш бигрәк тә мөһим, чөнки су коену, велосипедта җилдерү, төрле походларда булу, җәйге ял лагерьларында ял итү, оешкан төстә экскурсияләргә бару- һәммәсе дә баланың иминиятләшкән булуын таләп итә.
-
Бөтендөнья экологик белем көненә багышланган экологик белем бирү акциясе 12.05.2014

Бүген мәктәбебездә география укытучыбыз Курамшин Р.Х. һәм биология укытучыбыз Ганиев Р.М. җитәкчелегендә Бөтендөнья экологик белем көненә багышланган экологик акция узды. Акция кысаларында 7-9 сыйныф укучылары катнашында Чирмешән елгасының сул як яры 150 м озынлыкта коры үлән сабакларыннан һәм көнкүреш чүп-чарларыннан арындырылды. Шулай ук бу көнне мәктәбебез территорясен яшелләндерү эше дә башкарылды: балан, юкә һәм аю камыры куаклары утыртылды. Табигать- анабыз безнең бу эшләрне куанып кабул иткәндер, үзенә карата кайгыртучанлык күреп сөенгәндер. Бу эшләре әйләнә-тирәбезне чистарту белән беррәттән күңелләребезне чистартуга да бер адым булсын иде.
-
Җиңү алып килде ул яз безгә! 09.05.2014

Укучылар һәм укытучылар авыл клубында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Җиңү алып килде ул яз безгә" дигән концерт программасында катнашты.
-
Җиңү парады 09.05.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Җиңү парадында 1-9 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Аллы-гөлле шарлар, флаглар тоткан башлангыч сыйныф укучылары йөреше дә, сафта йөргәндә аяк асларыннан тузан болыты күтәргән 5-9 сыйныф укучыларының йөреше дә бик тәэсирле булды. Күзләрдә бүгенге тормыш матурлыгыны сөенеч тамчылары җемелдәде. Ил-көннәребез тыныч, төн йокыларыбыз борчуларсыз булсын иде.
-
Әлифба бәйрәме 08.05.2014

1 нче сыйныф укучылары зур җиңүләрен-Әлифба бәйрәмен билгеләп үтте. Әти-әниләрен, мәктәбебез укучыларын үткен сүз, моңлы җыр, оста бию, артистлык таланты белән әсир иттеләр алар. Бәйрәм тантанасында катнашкан һәркем озак вакытка җитәрлек яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән коралланды. Нәни дусларыбызга алга таба белем үрләрен яулауда җиңеллекләр телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, беренчеләр!
-
Башлангыч сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе безнең мәктәптә 07.05.2014

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. Җиңүчеләрне Район ММҮ методисты О.С. Тарасова тәбрикли. Мәктәбебездән призлы урыннарга лаек булган Ганиева И., Сибгатова А.., Калимуллин И., Муртазин М.,Ахмадиева Н. конкурсның муниөипаль турында зур уңышлар телибез.
-
Татар теленнән 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары 29.04.2014

Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфында укучы 4 егетебез татар теленнән яңа форматта йомгаклау имтиханнарына юл алды. Аларга зур уңышлар, зиһен һәм сабырлык телибез. Имтихан нәтиҗәләрегез куанычлы булсын иде, амин!
-
Мәктәп бакчасында язгы чәчү эшләре гөрли 29.04.2014

"Язның бер көне ел туйдыра",- ди халык. Шушы әйтемгә тугрылык саклап, мәктәбебез бакчасында язгы чәчү эшләре башланды. Суган, вак суган, кишер, кызыл чөгендер орлыклары җир кишәрлекләрендә шифалы яңгыр тамчыларын көтә башлады. Мәктәбебез теплицасында кыяр, кәбестә , помидор орлыклары беренче шытымнары белән сөендерде. Бәрәкәтле җәйләр, шифалы яңгырлар безнең хезмәтебезнең күркәм нәтиҗәләре белән шатландыруын чын күңелдән телибез!!!!
-
Сингапурча укыту алымнары гамәлдә 25.04.2014

Мәктәптә , Сингапурча укыту алым-структураларын гамәлдә куллану буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, укытучылар ачык дәресләр күрсәтә, методик берләшмә утырышларында әлеге алымнарны куллану серләре турында фикер алышулар гөрли. Бүген ачык дәресләр эстафетасын 2 нче сыйныфларда рус теле дәресе белән Колмөхәммәтова З.Э. дәвам итте
-
"Музей язы" акциясе кысаларында 22.04.2014

Республикабызда старт алган "Музей язы" кысаларында мәктәбебездән 7 укучы Зарипова Г.М. җитәкчелегендә Биләр каласында атаклы химик А.Е. Арбузовның музей йортын сәяхәт кылды. Әлеге йортның бер бүлмәсе танылган химик А.М. Бутлеровның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырса, 2 нче бүлмә тулысы белән А.Е. Арбузовның биографиясен, фәнни эшчәнлеген чагылдыручы экспонатлар белән истә калды. Экскурсияне алып баручылар экспонатлар белән таныштыру уздырганнан соң, музейда булган һәркемнең хәтерен тест сораулары ярдәмендә дә тикшерделәр. тестлаштыруда катнашкан бөтен кеше истәлекле наклейкалар белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Татарстаныбыз җиреннән чыккан әлеге фән әһелләре белән чын-чынлап горурланырга хаклы булуларын ассызыкладылар.







