Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Укучыларыбыз иҗаты- балалар газетасы битләрендә 05.07.2014

"Көмеш кыңгырау" гәҗитенең бүгенге санында (4 нче бит "Укучылар иҗаты" сәхифәсе) мәктәбебез укучыларының Ганиева Гүзәл Фәнил кызы җитәкчелегендә иҗат иткән шигырьләре басылган! Динмөхәммәтова Алсу, Исмоилова Айгөл һәм Колмөхәммәтов Әлфисне беренче иҗат җимешләре белән чын күңелдән тәбриклибез. Иҗатлары дәвамлы, каләмнәре үткен һәм йөгерек булсын иде.
Укучыларыбыз иҗатына Сез дә битараф калмагыз! Гәҗитнең әлеге санын алып укыгыз, үкенмәссез!
-
Ал да гөлкәй, ал да гөлкәй! Монда рәхәт, шуны белкәй! 29.06.2014

"Болгар-туган тел" аланында ял итүче балаларның сменасы тәмам. Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендә районыбызның 8 укучысы бүген, палаткалар шәһәрчегендә ялларын тәмамлап , өйләренә кайтты.
...Болгар җирендә, сәләтле татар яшьләреннән аерылырга теләмәгәндәй, вак яңгыр сибәли, елга җиле балаларны салкын кочагында иркәли. Юл сумкалары кайтыр юлга чыгарга әзер. Палаткаларда караватлар бушап калган. Әйдаманнар бер-бер артлы килгән төрле район автобусларына төркемнәрне озата: кочаклашу, изге теләкләр, аерыласы килмәү, күзләрдә яшь... Монда ял иткән һәркем үзенең сәләтен ачарга өлгергән, очрашулар, музейларга сәяхәтләр, татарча кичәләр, шаяннар һәм тапкырлар клубында көч сынау, мастер-класслар, дустанә мөнәсәбәт, татар мохите аларны бер йодрыкка төйнәгән. Әйдаманнар аланда ял иткән һәр баланы кочагына ала, ирексездән күзләрдә энҗе бөртекләре җемелди, балалар киләсе ялларын да шушы аланда уздырырга сүз биреп автобуска утыра, аерыласы килмәүдән елтыраган энҗе бөртекләрен 3-4 сәгатьтән әти-әниләр белән очрашуны күзаллаудан сагыну яшьләре алыштыра. Спас районыннан ияргән яңгыр нурлы төбәккә кадәр озата кайтты, әйтерсең, һәр баланың кайда яшәгәнен тәгаен ачыклап, киләсе җәйге ялга үзе килеп аласы.
.. "Бакый Урманче аланында " ял иткән Нурлат районы укучылары бу ялдан бик канәгать. Әйдаманнар Малик, Азат, Илнар, тагын бер Азат, Фәнил абыйлары, Динә, Гөлназ, Илсөяр,Лилия апаларыннан күңелләренә күчкән дәрт киләчәктә аларны татар халкы йолдызлары дәрәҗәсенә күтәрсен.
Сурәттә Нурлат районыннан килгән төркемне әйдаманнар озата.
-
"Болгар- туган тел" аланыннан диплом белән 29.06.2014

"Болгар- туган тел" аланында актив катнашкан өчен мәктәбебез укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәт Татарстан Республикасы Хөкүмәте Мәгариф һәм фән министрлыгы Фәннәр академиясе "Сәләт" фонды дипломы белән бүләкләнгән. Зөлфәткә киләчәктә дә уңышлар телибез, Кизләвебез данын һәм үткәнен изге Болгар белән бәйләүнең үз эчендә тирән мәгънә ята, Зөлфәтнең киләчәгендә ул эзсез югалмас. Афәрин! Котлыйбыз, Зөлфәт!
-
чыгарылыш кичәсе 23.06.2014

Мәктәбебез 4 лачынын: спорт йолдызы, оста җырчы- Абдуллаев Илсаф, фәнни тикшеренүләр, эзләнү эшләре белән республикакүләм конкурслар җиңүчесе Исмоилов Хәбибрахман , укучыларның фән олимпиадаларының район туры җиңүчесе Ганиев Әлфис һәм хоккейда иң оста сакчы Кәримов Алмазны олы тормыш юлына озатты. Егетләребезнең теләгән теләкләре кабул булуын һәм барлык якты өметләре аклануын телибез!
-
"Болгар- туган тел" профильле лагерь сменасы 23.06.2014

Мәктәбебездән Колмөхәммәтов Зөлфәт, Исмоилова Айгөл, Сибгатова Алия "Болгар-туган тел" профильле лагерь сменасына Республикабызның изге урыны Болгар шәһәренә киттеләр. Смена дәвамында алар татар халкының йолаларын, тарихын, күренекле шәхесләрен өйрәнеп, үзләренең рухларын ныгытачак. Киләчәктә алар үзләре дә халкыбызның йөзек кашы булсыннар иде.
-
Палаткалар шәһәрчегенә ял итәргә! Палаткалар шәһәрчегенә белем алырга! 23.06.2014

Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендә районыбыздан 8 укучы Болгар шәһәре Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан "Болгар- туган тел" профильле лагерь сменасына юл алды. Зөлфия Эдуард кызы сүзләренчә, анда яшьлек, матурлык, татар мохите һәм татар рухы хакимлек итә. Әйдаманнардан позитив энергия агыла, һәркем алар белән бер дулкында тибрәлә! Ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын, яшь дуслар!
-
"Наркотикларсыз тормыш" 20.06.2014

Лагеребызда ял итүче 4 сыйныф укучылары Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендә "Түгәрәк беркет" дигән сораштыру акциясе уздырды. Акциянең максаты: авылдашларыбызның яман гадәтләргә мөнәсәбәтен ачыклау иде. Сораштыруда катнашкан 31 кешенең 20 се спиртлы эчемлекләр эчми һәм тәмәке тартмый; 3- спиртлы эчемлекләр эчми, ләкин тәмәке тарта; 4- тәмәке тартмый, ләкин спиртлы эчемлекләр куллана, 4- яман гадәтләрнең 2 се белән дә дус.
Калган укучылар акция нәтиҗәләре белән ахырдан таныштырылды, алар һәммәсе дә киләчәктә бары тик яшел түгәрәкләр генә ябыштырырлар дип өметләнәбез.
-
Наркотикларсыз тормыш. Акция нәтиҗәләре белән танышу 20.06.2014

-
Янгын частена экскурсия 20.06.2014

"Тамчыкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче башлангыч сыйныф укучылары бүген Нурлат шәһәрендә урнашкан 125 нче №лы янгын частена экскурсиягә барды. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкалар гомерен коткаручы батыр рухлы абыйларның эш урыны белән танышу һәркемнең исендә озак сакланыр, Нәни дусларыбызның, мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлавында да әһәмиятле булыр.
Шушы сәфәрнең дәвамы булып, балаларның шәһәр ял паркында күңел ачулары да хәтерләрендә сакланыр. Ял паркыбыз яңа таганнар, уен шәһәрчекләре, балалар утырып йөри торган машиналар, аттракционнар белән баетылган. Сез дә ял итәргә монда килегез, үкенмәссез!
-
Һөнәр ияләре белән танышу дәвам итә 19.06.2014

Туган якны өйрәнү проектының бер өлеше әти-әниләребезнең һөнәрләре белән танышу, аларның эш урыннарында булу, хезмәт оешмалары турында мәгълүмат туплауны күздә тота. Шушы максаттан бүген балалар кибетттә, почтада, мәктәптә, авыл мәдәният йортында булып, андагы һөнәр һәм хезмәт ияләре белән таныштылар. Бу очрашулар аларның киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә дә яхшы этәргеч булыр дип уйлыйбыз.
Сурәттә почта бүлекчәсе мөдире Билданова Роза апа






