МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Без бергә" ("Мы вместе") 06.04.2019

Кичә, 5 нче апрель көнне, Югары Ослан мәдәният йортында Республикакүләм "Без бергә" ("Мы вместе") балалар халык авыз иҗаты фестиваленең зона туры узды. "Вокал" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Нәфис сүз" номинациясендә 4 нче сыйыф укучысы Нәзилә Гирфанова (җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Нәтиҗәсе май аенда билгеле булачак, җиңүчеләр фестивальнең гала концертында Казан шәһәрендә чыгыш ясаячак.
-
"Солдатами не рождаются" 04.04.2019

Сегодня в центре внешкольной работы "ЭКО" Кайбицкого муниципального района, прошел муниципальный этап республиканского конкурса чтецов "Солдатами не рождаются". Из нашей школы участвовали ученицы 5 класса Гирфанова Азиза и Сунгатуллина Альфина (руководитель Хасанова Э.Г.). Гирфанова Азиза в своей возрастной категории заняла 1 -е место, Сунгатуллина Альфина награждена сертификатом участника. Мы поздравляем Азизу и желаем ей успехов в республиканском этапе конкурса.
-
"Балалар китабы көне" 02.04.2019

Бүген Халыкара "Балалар китабы көне". Шул уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар мәктәп китаханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче Хәйретдинова Л.Р. балаларны яңа китаплар белән таныштырды, соңыннан бергәләшеп әкият укыдылар
-
Впервые в Татарстане - проект для школьников "Президентский дневник" 30.03.2019

Каждый ученик сможет получить в конце четвертой четверти именной Президентский дневник с автографом Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова, который будет торжественно вручён им лично в Казанском Кремле. Как получить один из таких дневников? Отправляйте в редакцию "Комсомольской правды" доказательства своей успеваемости: скриншоты электронных дневников или фотографии/сканы страниц бумажных дневников, где стоят оценки «отлично». Редакция «Комсомольской правды» будет подсчитывать общее количество пятерок, полученных в течение всей четвертой четверти по всем предметам. Победителями станут ученики, у которых будет больше всего пятерок, полученных в течение всей четверти. Школьники разбиваются на 3 возрастных категории (по классам): 2-4, 5-9, 10-11.
Присылайте свои пятерки до 19 Мая 2019 года включительно на электронный адрес kpkzn@yandex.ru или в WhatsApp +7 906 111 88 00. Обязательно укажите населенный пункт (город, район) полное Ф.И.О. ученика, школу, класс и контактный телефон совершеннолетнего представителя. Вопросы по телефону (843) 528-20-30 -
"Созвездие.Йолдызлык" нәтиҗәләре 29.03.2019

26-27 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык" фестиваленең зона турлары узды. 1000 нән артык баланы кабул иткән әлеге конкурсның нәтиҗәләре безнең өчен бик тә уңышлы булды. "Салават күпере" вокаль ансамбле "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә кечкенәләр төркемендә 1 нче урынны яулады (ансамбльнең җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.). "Конферанс" номинациясендә уртанчылар төркемендә чыгыш ясаучы Гирфанова Нәзилә 3 нче, Илгизә Хөсәенова - Баязит Хәсәнов дуэты 1 нче урынны яуладылар (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.). Әлеге укучылар барысы да 14 - 19 нчы апрель көннәрендә фестивальнең суперфиналында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз. Суперфиналда зурдан зур уңышлар телибез!
-
Язгы каникуллар дәвам итә 28.03.2019

Язгы каникуллар дәвам итә. 8-9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыра, фәннәр буенча консультацияләргә йөриләр, түгәрәкләр үз эшчәнлеген график буенча дәвам итәләр. "Җырлыйк әле" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар "Без бергә" фестиваленең муниципаль этабына әзерләнү өчен репитицияләргә йөриләр.
-
Педагогик киңәшмә узды 25.03.2019

Каникулның беренче көнендә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә утырышы узды. "Милли традицияләргә таянып укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү" дигән темага методик доклад белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Э.Р. чыгыш ясады. Утырышта укыту- тәрбия процессына кагылышлы төрле сораулар каралды.
-
"Йолдызлык" фестиваленең зона туры 25.03.2019

26 -27 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык-2019" фестиваленең зона турлары узачак. Әлеге зур чарада Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районыннан килгән талантлы балалар чыгыш ясаячак. Безнең мәктәптән дә "Салават күпере" вокаль ансамбле, Ралинә Адиятуллина, Нәзилә Гирфанова, Илгизә Хөсәенова- Баязит Хәсәнов дуэтлары катнашачаклар. Балаларның чыгышларын туры эфирдан http://www.yold.ru/ сайтыннан карап булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы узды 23.03.2019

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта район мәгариф бүлеге мөдире Хәмидуллин Илмас Илдар улы, республикакүләм "Олимпка юл" олимпиадасында физика фәненнән призлы урын яулаган Хәсәнов Баязитның әти- әнисенә рәхмәт белдерде. Шундыйук рәхмәт хатларын мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы, фән олимпиаларының муниципаль этапларында призлы урын яулаган балаларның ата-аналарына тапшырды. Әлеге исемлеккә Гаттаровлар, Гирфановлар, Ибраһимовлар, Хөсәеновлар һәм Хәсәновлар гаиләсе бар иде. Ата -аналар алдында "Хезмәт тәрбиясе -заман таләбе" дигән методик доклад белән технология укытучысы Шәмсетдинова Фирания Гаделҗан кызы чыгыш ясады.
-
Цифрлы телевидениегә күчәбез! 18.03.2019

Агымдагы елның 3 нче июнендә Республика аналоглы телевидение форматының эшчәнлеген туктата. Барыбыз да цифрлы телевидениегә күчәчәкбез. Түбәндәге ссылкада цифрлы телевидениегә күчү өчен инструкция тәкъдим ителгән.
INSTRUKCIYa NASTROJKI PRIEMA CIFROVOGO E`FIRNOGO TELEVIDENIYa








