МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
5 нче октябрь - үзидарә көне 05.10.2019

Бүген, 5 нче октябрь - Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасына кергән укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар- 1 - 8 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Әлеге укучылар безгә матур һәм кызыклы концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
Котлыйбыз! 04.10.2019

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, район мәдәният йортында зур чара оештырылды. Әлеге чарада безнең коллегаларыбыз лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Коллегаларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Өлкәннәрне зурладык! 03.10.2019

1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан, бүген безнең мәктәптә зур чара узды. Авылыбызда яшәүче олы яшьтәге әби-бабайларны авыл җирлеге белән берлектә кунак иттек. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б. һәм Кайбыч районы Башлыгының урынбасары Бәдретдинова Д.Ә. катнашты. Мәктәпнең спорт залында үткән әлеге чарада укучыларыбыз концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Көзге ярминкә -2019 29.09.2019

Бүген район үзәге булган Олы Кайбыч авылында көзге ярминкә узды. Авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә үзләренең бакчадан җыеп аган уңышларын район халкы белән бүлеште. Без дә бу чарадан читтә калмадык. Бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, суганнарыбызны район халкы яратып сатып алды.
-
21 нче гасыр лидеры 28.09.2019

Бүген "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Россиякүләм "21 нче гасыр лидеры" ("Лидер 21 века") бәйгесенең муниципаль этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең 9 нчы сыйныф укучысы Илгизә Хөсәенова да катнашты. Үз яшендәгеләр категориясендә 2 нче урын яулаган Илгизәне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Милләтләр кроссы- 2019 22.09.2019

Кичә безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2019" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым, ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Сафина Илсинә (3 нче сыйныф) һәм Аблязов Камил (4 нче сыйныф) 1 нче булып килделәр. 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Сибгатуллина Язилә ( 8 нче сыйныф ) һәм Ибраһимов Илвир (9 нчы сыйныф) беренчелекне яуладылар.
-
"Мәдәни көндәлек"ле булдык 20.09.2019

Кичә безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга мәктәп китапханәчесе Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты.
-
Профориентационное тестирование 19.09.2019

Сегодня ученики 9 класса прошли профориентационное тестирование по методике выявления профессиональных типов личности Д.Голланда. Тестирование провела психолог СДК "БИНК" г. Казань Вылегжанина Алсу Вакифовна. Организатор этого мероприятия Центр занятости населения Кайбицкого муниципального района.
-
Телевидение бездә кунакта 18.09.2019

Бүген бездә кунакта Татарстан Яңа гасыр телеканалының, иртәнге "Манзара" тапшыруы журналистлары булып киттеләр. Алар безнең мәктәп тормышы турында кызыклы сюжетлар төшерделәр
-
Көзге уңыш-2019 15.09.2019

Көзге бакча эшләре дәвам итә. Бәрәңгене җыеп алдык, сортларга аерып базга да салып куйдык. Инде кишергә дә чират җитте. Кичә укучыларыбыз кишерне алу белән мәшгуль булдылар.








