МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Бөек Җиңүгә 74 ел! 08.05.2019

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 74 нче тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 74еллыгына багышланган чара булып узды. Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 3 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.
-
"Балаларны яклау көне" узды 03.05.2019

Бүген бездә, район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, укучыларның гражданлык оборонасы буенча әзерлекләрен тикшерү максатыннан "Балаларны яклау көне" дигән чара үтте. Әлеге чарада укучыларны мәктәп бинасыннан эвакуацияләү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклый белүләрен тикшерү өчен теоретик һәм практик биремнәргә җавап бирүләре оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Соңыннан әлеге ике команда арасында эстафета ярышлары узды.
-
Экологик ике айлык чаралары 29.04.2019

"ЭКОяз -2019" акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында укучыларыбыз агач үсентеләре утырттылар. 5-9 сыйныф укучылары нарат үсентеләр утыртсалар, башлангыч сыйныф укучылары кура җиләге куакларын утырттылар.
-
Волейбол ярышындагы уңышыбыз! 28.04.2019

Волейбол буена чираттагы ярышлар кичә, 27 нче апрель көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 7 нче сыйныфка кадәр укучы кызлар арасында уздырылган ярышларда, безнең кызларыбыз 3 нче урынга лаек булдылар!. Кызларыбызны һәм аларны әзерләүче физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызын котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
-
Язгы бакча эшләре 26.04.2019

"Язның бер көне елны туйдыра", ди халык мәкале. Без дә халык сүзенә тугры калабыз. Бакчадагы эшләрне теләп башкарабыз. Кишер утырттык. Инде чират чәчәкләргә җитте. Буген егетләребез бәрхет гөл утырта торган чәчәклекләрне әзерләделәр, ә кызларыбыз чәчәкләрне утртып ук куйдылар.
-
Район туган көнендә катнаштык 21.04.2019

19 апрель - яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Районыбызга- 28 яшь! Әлеге дата уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. "Созвездие. Йолдызлык" фестивалендә район данын яклап чыгыш ясаучы укучыларыбыз - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары һәм Адиятуллина Ралинә (җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызы) "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучы укучыларыбыз Хөсәенова Илгизә - Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Энҗе Ринат кызы) чыгышларын тамашачылар яратып кабул иттеләр. "Салават күпере" ансамбле кызлары туган якны өйрәнү музее ачылышында да үзләренең матур җырлары белән чыгыш ясадылар.
-
"Созвездие.Йолдызлык -2019" нәтиҗәләре 20.04.2019

"Созвездие. Йолдызлык-2019" ачык республикакүләм телевизион эстрада фестивале тәмам. Быелгы ел безнең өчен шулай ук уңышлы булды. Суперфиналда Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) Республикада 3 нче урынга ия булдылар. 19 нче апрель көнне алар Казан шәһәре "Уникс" концертлар залында фестивальнең йомгаклау гала- концертында чыгыш ясап, мәртәбәле шәхесләр кулыннан бүләкләр алып кайттылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен шушы уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!
-
Волейбол- безнең спорт төре! 14.04.2019

Кичә, 13 нче апрель көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 9 нчы сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында, Кайбыч районы Беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең укучылар 1 нче урынны яулап, мәктәпкә чираттагы кубокны алып кайттылар. Укучыларны һәм физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Поиск" ФПК сында катнаштык 12.04.2019

Районыбызда узган "Поиск" ("Эзләнү") Төбәкара фәнни-практик конференциясендә укучыларыбыз зур уңышларга ирешеп кайттылар. 8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит- 1 нче (җитәкчесе Хәсәнова Э.Г.), 3 нче сыйныф укучылары Адиятуллина Ралинә- Кәлимуллина Ясминә - 2 нче (җитәкчеләре Мөхетдинова А.Н.), 7 нче сыйныф укучысы Сәйфетдинова Зәринә - 3 нче (җитәкчесе Гыйләҗева Г.И.) урыннар яулап кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Адиятуллина Эльвина катнашучы сертификаты белән бүләкләнде (җитәкчесе Вилданова И.И.). Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз!
-
Экологик ике айлык чаралары 09.04.2019

Республикакүләм экологик ике айлык "ЭкоЯз-2019" башланып китте. Әлеге акция кысаларында укучыларыбыз технология дәресләрендә чәчәк үсентеләре утырталар, аларны күчереп утырталар, сулар сибәләр. Бүген 6 нчы сыйныф кызлары кашкарый (астра) чәчәкләре утырттылар.








