МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды 13.09.2019

Бүген яңа уку елының беренче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Оештыру мәсьәләләренә багышланган әлеге җыелышның тагын бер соравы- укучыларны гриппка каршы прививкалау иде. Әлеге сорау белән ата- аналар алдында фельдшер Сафина Люзия Һади кызы чыгыш ясады. Үзенең чыгышында вакытында прививка ясауның әһәмиятлеген ассызыклап үтте ул.
-
Көзге бакча эшләре 07.09.2019

Көзге бакча эшләренә старт бирелде. Көннәр матур торганда укучыларыбыз да тик кенә ятмый. Бүген 2,4 нче сыйныф укучылары бәрхет гөлнең орлыгын җыеп алдылар.
-
Провели учение 05.09.2019

Сегодня старший дознователь МОНО и ПР по Апастовскому и Кайбицкому району Шафигуллин Илшат Хабибуллович провел с учащимися тренировочные учения.
-
Россиякүләм акциягә кушылдык! 03.09.2019

Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Тормыш тамчысы" ("Капля жизни") акциясенә кушылды. Нәкъ 15 ел элек Беслан фаҗигасе корбаннарын террористлар тоткынлыгыннан коткарган көн уңаеннан оештырылган әлеге акциягә "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре дә кушылдылар.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 02.09.2019

Бүген зур бәйрәм - Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә, хөрмәтле хезмәттәшләребезне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел безнең мәктәпнең 1 нче сыйныфына 4 укучы керде - алтын бөртеге кебек 2 егет һәм 2 кыз. Раяз, Раиль, Сөмбел һәм Эльвираны беренче укытучылары Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы каршы алды. Нәниләребезне котларга Петухова Фәния Фәрит кызы һәм Зиннәтуллин Рамил Сәлим улы, ветеран укытучыларыбыз килделәр. "Дубрава" ачык акционерлык җәмгыяте исә балаларны котлап үз бүләкләрен тапшырдылар.
-
30 август- Татарстан Республикасының туган көне! 30.08.2019

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яраткан Республикабыздагы һәр кешене әлеге зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
-
Тарихи вакыйгада катнаштык 25.08.2019

Бүген, 25 нче август - Моабит төрмәсендә җәлилчеләрне хөкем итүгә - 75 ел. Шушы дата уңаеннан, 22 нче август көнне Апас районында Герой шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашу оештырдылар. Әлеге чарага җәлилчеләр - Абдулла Алишнең һәм Габдулла Батталның да туганнары килгән иде. Безнең мәктәпнең "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булдылар.
-
Россия байрагы Көне! 22.08.2019

22 август- Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне! Дәүләтебезнең төп символларының берсе булган әлеге байракның тарихы 350 ел элек башланган! Әлеге дата уңаеннан бүген мәктәптә, "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре отряды белән "Россиянең өч төсе" дигән темага мәгълүмати әңгәмә үткәрелде.
-
Мәктәпкә косметик ремонт ясадык 07.08.2019

Укучылар ял иткән вакытта мәктәпкә косметик ремонт ясап алдык: сыйныфларда идәннәрне, икенче катка менү баскычы мәйданчыкларын буядык, җыйдык, юдык. Мәктәбебез киң колач җәеп укучыларны кабул итергә әзер!
-
Укучыларның җәйге практикасы 21.07.2019

Укучылар җәйге каникулларга китсәләр дә, мәктәп участогында җәйге практикаларын үтүләрен дәвам итәләр. Чиратта башлангыч сыйныф укучылары. Бүген укучылар суган уңышын җыеп алдылар.








