МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Поздравляем! 12.11.2019

Сегодня в музее Галии Кайбицкой состоялась торжественная церемония вручения паспортов юным гражданам Российской Федерации «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!». В ней принял участие Глава муниципального района Альберт Рахматуллин. Юнармейцам отряда "Кыю йөрәкләр", ученицам 8 класса Сайфутдиновой Зарине и Сибгатуллиной Язиле паспорта вручил Глава района Альберт Ильгизарович. Мы поздравляем наших девочек и желаем им всегда и везде гордо носить звание гражданина России, честно выполнять свои гражданские обязанности, хорошо учиться.
-
Татарстан Конституциясе Көне котлы булсын! 06.11.2019

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Быел Конституциябез үзенең 27 еллыгын билгеләп үтә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!
-
Бүген "Халыклар бердәмлеге Көне"! 04.11.2019

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы узды 02.11.2019

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Кайбыч районындагы бүлекчә башлыгы Тимуршин Ф.Ф.., балигъ булмаганнар эшләре буенча әйдәп баручы белгеч Кәлимуллина Ф.Н., җыелышка килгән ата-аналар алдында балаларның куркынычсызлыгы темасы буенча чыгыш ясадылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәйнетдинова Алсу Газиз кызы, "Бала тәрбияләүдә әдәби әсәрләрнең роле" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре белән, ТДИ һәм аңа әзерлек темасы буенча әңгәмә оештырылды.
-
Көзге каникуллар башланды 29.10.2019

Бүгеннән укучыларыбызның көтеп алынган каникуллары башлана. Шул уңайдан бүген сыйныф бүлмәләрендә генераль җыештыру, каникул алды сыйныф сәгатьләре, мәктәпкүләм линейка узды. Линейкада укучылар каникуллар вакытына планлаштырылган чаралар белән таныштылар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулык имтиханнары, фәннәр буенча консультацияләр оештырылса, калган сыйныф укучылары өчен спорт уеннары, шулай ук фәннәр буенча консультацияләр оештырылачак. Түгәрәкләр дә үз расписанияләре буенча эшләячәк.
-
Котлыйбыз! 26.10.2019

Хезмәттәшебез, башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Фәхимә Габдулла кызын гомер бәйрәме - туган көне белән котлыйбыз! Озак еллар дәвамында бер урында- Иске Чәчкаб мәктәбендә эшләү дәверендә математика, тарих, тормыш иминлеге дәресләре укыткан, директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкарган олы җанлы хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын һәм тигез гомер, бәхет - шатлыклы киләчәк телибез! Укучыларның хөрмәтен, ата-аналарның рәхмәтен тоеп тагын озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирергә насыйп булсын!
-
Орлята учатся летать 25.10.2019

Бүген "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, 2 нче Ачык Республикакүләм патриотик җырлар фестиваль - конкурсының финалында уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә дипломга ия булып кайттылар. Афәрин кызлар! Афәрин Люция Әгъзамовна! Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын!
-
Татарча диктант яздык 19.10.2019

Бүген без бөтен дөнья татарлары белән берлектә, "Татарча яз" акциясенә кушылдык. Диктантны лаеклы ялдагы авылдашларыбыз, әти-әниләр, укучыларыбыз да язды. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы укыды.
-
IT белемнәр көне 18.10.2019

Бүген безнең мәктәп бердәм "IT белемнәр көне" акциясенә кушылды. Әлеге акцияне сыйныф җитәкчеләре сыйныфтан тыш чара һәм сыйныф сәгатьләре кысаларында уздырды.
-
Җиңү урманы-2019 08.10.2019

Бүген без "Җиңү урманы" ("Лес Победы") акциясенә кушылдык. Укучыларыбыз мәктәп тирәлегенә миләш, балан куаклары утырттылар.








