МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Радужная сцена" конкурсы нәтиҗәләре 16.03.2019

15 нче март көнне "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, 5 нче республикакүләм "Радужная сцена" исемле экологик фестиваль-конкурсның муниципаль этабы узды. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әлеге конкурста 1 нче урын яулап кайттылар. "Вокал соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә һәм Адиятуллина Мәрьям "Кече яшьтәгеләр" һәм "Уртанчылар" төркемендә 1 нче урыннарны яуладылар.
-
"Созвездие.Йолдызлык-2019" йолдызчыклары 05.03.2019

Кичә, район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык -2019" фестиваленең гала концерты булып узды. Укучыларга урыннар билгеләп, аларны бүләкләү тантанасы узды. Безнең укучыларыбыз "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Вокал- соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә - 1 нче урын, "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле - 1 нче урын, "Яшь авазлар" вокаль ансамбле - 3 нче урын яуладылар (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.). "Конферанс" номинациясендә уртанчылар төркемендә Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит дуэты - 1 нче урын, Гирфанова Нәзилә шулай ук 1 нче урын яулады (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.). 1 нче урын яулаган укучыларыбыз 26 - 27 нче март көннәрендә фестивальнең зона турында районыбыз данын яклаячаклар. Укучыларыбызга да, җитәкчеләренә дә уңышлар телибез!
-
3 нче сыйныфта "Ачык ишекләр көне" 04.03.2019

Шимбә, 1 нче март көнне, 3 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы әти- әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Укучыларның әниләре рус теле, математика, инглиз теле дәресләрендә катнаштылар. Балаларының язмача эшләренә, тактадагы эшләренә билгеләр куйдылар. Дәресләрдән соң әниләре укучыларның өлгереше, Россиякүләм тикшерү эшләренә (ВПР) балаларның әзерлекләрен турында Алсу Назымовнаның киңәшләрен алдылар.
-
Хоккей ярышындагы чираттагы җиңү 02.03.2019

Бүген, "Кайбыч" ачык боз шугалагында, Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 9 нчы сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында шайбалы хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз 2 нче урын яулап кайттылар. Афәрин егетләр!
-
"Аҗаган" уенында катнаштык 01.03.2019

Бүген юрнармия отрядлары арасында районкүләм хәрби - спорт уены - "Аҗаган" ярышы узды. Безнең "Кыю йөрәкләр" отряды әлеге ярышта 14 яшькә кадәр булган укучылар арасында, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Юнармияле Сәйфетдинова Зәринә, кызлар арасында автоматны сүтеп- җыю нормативларын тапшыру буенча 3 нче урын яулады. Укучыларыбызга әлеге уенда активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Гриппка каршы профилактик әңгәмә 26.02.2019

Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы укучылар белән очрашуга килде. Әлеге очрашуда, ул укучылар белән "Грипп авыруын профилактикалау" дигән темага әңгәмә оештырды. Укучыларыбызның күпчелегенә гриппка каршы привика ясалган, шулай да саклану чараларын күрергә кирәк дип ассызыклады фельдшер. Авыру таралган вакытта кеше күп җыела торган урыннарга бармаска, витаминлы ризыклар белән тукланырга, үзеңдә авыруның беренче билгеләре сизелүгә укырга килмичә табибка мөрәҗәгать итергә кирәклеген дә билгеләп үтте.
-
Психологик десант килде 19.02.2019

Бүген бездә Кайбыч ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Педагог-психолог Скворцова Е.Н., 9 нчы сыйныф укучылары белән "Имтиханнарга әзерләнгәндә психологик ярдәм" дигән темага чара үткәрде. Укучыларга имтиханнарны уңышлы таршыру өчен психологик киңәшләрен бирде.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз 18.02.2019

Шимбә - 16 нчы февраль көнне, "Кайбыч" ачык боз шугалагында, Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 11 нче сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында шайбалы хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз 3 нче урын яулап кайттылар. Афәрин егетләр! Үз тырышлыклары, үз үҗәтлекләре белән ирешелгән уңыш бу! Киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын сезгә!
-
Районкүләм чарада катнаштык 15.02.2019

Әфган җирлегеннән Совет гаскәрләрен чыгаруга бүген нәкъ 30 ел! Шул уңайдан оештырылган районкүләм чарада безнең "Кыю йөрәкләр" яшь юнармиячеләр отряды вәкилләре- Адиятуллина Мәрьям һәм Зиятдинова Адилә катнаштылар. Аларның "Катюша" җырын татарча башкаруларын тамашачылар яратып кабул иттеләр.
-
Муса Җәлил туган көн! 15.02.2019

15 февраль - Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан бүген мәктәптә аның тормыш юлын һәм иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Әлеге чарада укучылар Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, тормыш иптәше Әминә ханымның истәлекләре белән уртаклашуын тыңладылар.








