МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Укучыларыбыз җәйге практикаларын узалар 05.06.2019

Укучыларыбызның җәйге практикаларын 7 нче сыйныф укучылары ачып җибәрде. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Эльмира Галимулловна белән бакчада төрледән- төрле эшләр башкара алар. Бүген помидорларны һәм борычларны җиргә күчереп утырттылар, кәбестәләргә су сибү белән мәшгуль булдылар.
-
Балалар өчен сабантуй 01.06.2019

1 нче июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, район үзәгендә балалар өчен сабантуй уздырылды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы сабантуй август аенда башкалабыз Казанда узачак Дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионаты World Skills үрнәгендә оештырылды. Безнең мәктәп әлеге бәйрәмдә аш- су остаханәсен тәкъдим итте. Кызларыбыз токмач басып һәм кисеп күрсәттеләр. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары исә, үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
-
Табигатькә чыктык 30.05.2019

2018-2019 нчы уку елының соңгы көннәре килеп җитте. Табигатьтә җылы, матур яз хакимлек итә. Әлеге матурлыкны якыннанрак күрү өчен бүген без укучылар белән табигатькә ял итергә чыктык. Елдагыча "Фрол кизләве" янында милли уеннар уйнадык, учакта бәрәңге пешереп ашадык, егетләр балык тоттылар, кызлар дару үләннәре җыйдылар.
-
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 29.05.2019

Бүген мәктәбебезнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары балалар бакчасына йөрүче балалар белән аралаштылар. Бакча балаларына үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр. Юл йөрү кагыйдәләренең нигезләрен аңлаттылар.
-
Соңгы кыңгырау-2019 25.05.2019

Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2018-2019 нчы уку елында безнең мәктәпне 4 асыл егет тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Бәдретдинова Д.Ә., район мәгариф бүлеге методисты Долматова Н.А., Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б., ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары, ә 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау көне белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
-
Суда йөзгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре 21.05.2019

Бүген, фельдшер Сафина Люзия Һади кызы, укучылар белән "Суда йөзгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә үткәрде. Каникуллар вакытында суда йөзгәндә сак булырга кирәклеген сөйләде, суда батучыны күргәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләрен бирде.
-
Ата-аналар җыелышы узды 18.05.2019

Кичә, 17 нче май көнне чираттагы мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта, балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Кәлимуллина Фәния Нәбиулловна да катнашты. Ул әти-әниләр алдында "Җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгы" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.
-
Чүп-чарны чистартыйк! 16.05.2019

2019 нчы елның 15 май көне Россия Федерациясенең экология һәм табигый ресурсларны саклау Министрлыгы тарафыннан,сулыкларны һәм аларның ярларын чүп- чардан арындыру максатыннан Россиякүләм "Россия суы" ("Вода России") акциясе буларак игълан ителде. Әлеге акциягә без дә кушылдык. Авыл эчендәге чишмә буйларын чүп-чардан арындырдык.
-
Баязит бүләкләнде! 15.05.2019

Бүген район башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизәр улы, Республикакүләм фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны һәм аларның уытучыларын бүләкләде. Физика фәненнән "Олимпка юл" ("Путь к олимпу") республикакүләм олимпиадасында югары нәтиҗәгә ирешүе өчен, безнең 8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит һәм физика укытучысы Айдар Габделхак улы Хәсәнов та бүләкләнделәр. Без аларны чын күңелебездән котлыйбыз! Алдагы елларда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Экологик ике айлык чаралары 14.05.2019

"ЭКОяз -2019" акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында укучыларыбыз технология дәресләрендә төрле эшләр башкаралар. Бу атнада укучыларыбыз мәктәп территориясендәге чуп-чарны җыеп түктеләр, петуния чәчәге үсентеләрен күчереп утырттылар.








