МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Тарихи вакыйгада катнаштык 13.07.2019

Бүген әфганчы авылдашыбыз - Хисамов Илшат Дәүләтша улының туып- үскән нигезенә мемориаль такта куйдылар. Әфган сугышында, Чечен сугышында катнашкан, Казан шәһәрендә полиция хезмәткәре булган авылдашыбызның истәлегенә оештырылган әлеге чарада авылдашларыбыз, район башлыгының урынбасары Макаров А.Н., районыбызның әфганчылары, туганнары, мәктәп коллективы, "Кыю йөрәкләр" юнармия отряды әгъзалары катнашты.
-
Яфрак азык - 2019 02.07.2019

Бүген без зур эш башкардык. Кыш өчен малларга витаминлы азык - яфрак азык әзерләп үзебезнең авыл җирлегендәге "Дубрава" җәмгыятенә тапшырдык. Әлеге эшне мәктәп коллективы күмәкләшеп эшләдек.
-
"Чишмәкәй" концерт куйды! 28.06.2019

"Чишмәкәй" лагеренда бүген зур концерт булды! Концертка балаларның әниләре дә килде.Укучылар үз көчләре белән әзерләнеп җырлар өйрәнгәннәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, халкыбызның җырлы- биюле "Йөзек салыш" уенын да уйнадылар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 27.06.2019

2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде. Бүгенге көн "Чишмәкәй" лагеренда "Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә!" дигән исем астында үтте. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, бергәләшеп татар халкының "Үги кыз " әкиятен сәхнәләштергәннәр. Көннең икенче яртысында Г.Камалның "Беренче театр" спектаклен карадылар.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер! 26.06.2019

Бүгенге көн "Чишмәкәй" лагерендә ""Юлда йөрсәң бул өлгер, юл билгеләрен нык бел!" девизы астында үтте. Укучылар юл хәрәкәте билгеләрен исләренә төшерделәр, махсус фильмнар карадылар. Көннең икенче яртысында укучылар белән очрашугаКайбыч муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әхмәтов И.Ф. һәм Тимуршин Ф.Ф. килделәр.
-
Аттестатлар тапшырдык 25.06.2019

Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 4 егетебез, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен әти-әниләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары егетләребезне котлап үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
"Чишмәкәй" дә "Принцлар көне"! 24.06.2019

"Чишмәкәй" лагерендә бүген гадәти бумаган көн - "Принцлар көне" булды. Кызлар егетләребезне принцларга гына хас булган гамәлләр аша сынадылар. Кызларга карата бик ихтирамлы һәм игътибарлы булу, спорт ярышлары, зирәклеккә биремнәр башкардылар егетләр. Принцларыбызга кызлар үз кулларыннан бүләкләр тапшырдылар.
-
Ветераннар янында кунакта! 23.06.2019

22 нче июнь- "Хәтер һәм кайгы көне" уңаеннан, "Чишмәкәй" лагерендә тәрбияләнүче балалар һәм "Кыю йөрәкләр" юнармия отряды юнармиячеләре авылдашларыбыз- Бөек Ватан сугышы ветераннары Заһидуллин Зиннәтулла Әүхәдулла улы һәм Хөсәенов Гарифҗан Әшрәфҗан улы янында булып, аларга күчтәнәчләрен тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар. Шул ук көнне укучыларыбыз һәйкәлләргә чәчәкләр куйдылар, армиядә булган авылдашыбыз Сафина Фәһимә апа янында булып, аның белән әңгәмә кылып кайттылар.
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2019

1941 нче елның 22 июнендә немец армиясе Советлар Союзы территориясенә басып керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана. 78 ел вакыт узса да бу көн халык хәтерендә онытылмас хатирә булып яши.
Совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый...
-
"Чишмәкәй" дә күңелле! 21.06.2019

"Чишмәкәй" лагерена балалар бик теләп йөриләр. Бүген укучылар "Җыр һәм моң иле"нә сәяхәткә чыктылар. Кул астындагы инструментлардан инструменталь ансамбль оештырдылар. Халкыбызның җырлы- биюле милли уеннарын уйнадылар. "Үзеңне таны" ("Познай себя") дигән психологик тестлар үттеләр. Гомумән алганда, "Чишмәкәй" дә балаларның яллары күңелле үтә!








