МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Республиканский Форум 15.12.2019

12 декабря в Казани прошел Республиканский Форум классных руководителей и родительской общественности, а так же семинар в рамках форума "Возможности комплекса интерактивных программ "Классное содружество в объединении воспитательного потенциала семьи и школы"". Из нашей школы в этом форуме участвовала Гирфанова Резеда Назимовна, член общешкольного родительского комитета.
-
Районкүләм чарада катнаштык 12.12.2019

Бүген "Кыю йөрәкләр" отрядының яшь армиячеләре Әдилә Зиятдинова һәм Эльвина Адиятуллина, "Ватан Геройлары көне" уңаеннан оештырылган районкүләм концертта чыгыш ясадылар. Легендар "Катюша" җырын татарча башкардылар. Яшь армиячеләр Сәйфетдинова Зәринә, Гыйләҗев Альберт, Садыков Камил исә, М.Т.Калашниковның тууына 100 ел булу уңаеннан оештырылган олимпиада- викторинада катнаштылар.
-
Инвалидлар ункөнлеге тәмам 11.12.2019

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, илеебездә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән физик мөмкинлекләре чикле булганнарга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Әлеге ункөнлек уңаеннан безнең мәктәптә "Без төрле, әмма без бердәм!", "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темаларга тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныф укучылары "Мәрхәмәтле булыйк!" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2019

Бүген Ватан Геройлары көне! 2007 елдан РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 нчы декабрь көнне, Россиядә ел саен Россия Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Безнең мәктәп тә әлеге чаралардан читтә калмый. Бүген һәр сыйныфта тематик сыйныф сәгатьләре үтте, "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләре исемлегенә тагын 2 укучы өстәлде, яшь армиячеләр авыл җирлеге белән берлектә һәйкәлгә венок кую чарасында катнаштылар.
-
Музейда кунакта! 06.12.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары районыбызда яңа оешкан "Кайбыч ягы музее"на экскурсиягә бардылар. Әлеге экскурсия укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды. Шулай итеп, "Укучының мәдәни көндәлеге" тагын бер вакыйга белән тулыланды.
-
Баскетболда без беренче! 02.12.2019

Көз аеның соңгы көне безнең мәктәп өчен уңышлы булды! 30 ноябрь көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 5-9 нчы сыйныф укучы егетләре арасында Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә баскетбол ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең егетләр, инде 3 нче ел рәттән беренчелекне яулап, күчмә кубокны үзебездә калдыру бәхетенә ирештеләр. Афәрин егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Батарейкалар җыеп тапшырдык 29.11.2019

Укучыларыбыз кулланылган батарейкаларны җыеп тапшыру акциясендә теләп катнаштылар. Экологик тәрбия бирү юнәлешендә оештырылган әлеге эштә мәктәпнең иң актив укучысы булып 2 нче сыйныф укучысы Илназ Галиуллин танылды. 5-8 нче сыйныф укучылары арасында беренчелек 7 нче сыйныф укучысы Илфир Шагиәхмәтовтә. Афәрин укучылар!
-
Шугалакны катырабыз 25.11.2019

Урамда салкын һава торышы урнашты. Кар булмаса да, кыш җитүе үзен хәйран гына сиздерә. Ә кыш безнең укучыларның яраткан ел фасылы, чөнки кыш көне хоккей уйнарга, бозда шуарга була. Шуна укучылар мәктәп шугалагын катыра башладылар да инде. Чиратлашып, дәресләрдән сон шугалакка су агызалар. Аларга бу эштә авыл яшьләре дә ярдәмгә килә.
-
"Әниләр көне" котлы булсын! 24.11.2019

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - "Аналар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм 1998 нче елдан Россия Федереациясе Президенты В.В.Путинның указы нигезендә уздырыла. Шул уңайдан барлык АНАларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Кадерлеләребез, күгегез гел аяз һәм тыныч булсын. Бала хәсрәтләре күрми, балаларыгызның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә!
-
Диагностическое тестирование 13.11.2019

В рамках реализации мероприятий по развитию региональной системы оценки качества образования, в целях выявления уровня предметной обученности обучающихся по программам основного общего образования, в том числе с использованием специализированного программного обучения (8 классы, английский язык, математика, история) 12 - 13.11.2019 планируется проведение диагностического тестирования обучающихся 8 класса по английскому языку, истории и математике.








