МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
"Чишмәкәй" дә парклар һәм скверлар көне 20.06.2019

Бүген көн "Чишмәкәй" лагеренда "Парклар һәм скверлар" көне буларак узды. Укучылар илебезнең парклары һәм скверлары буйлап виртуаль сәяхәткә чыктылар. "Кайбыч" ял паркында күргәннәрен сурәткә төшерделәр, әңгәмәдә катнаштылар. Бәрле елгасы буена ял итергә бардылар.
-
"Чишмәкәй" музейларда экскурсиядә! 18.06.2019

Бүген "Чишмәкәй" лагеренда чын мәгънәсендә "Музейлар көне" булды. Чөнки укучыларыбыз район үзәге Кайбычта урнашкан музейларга экскурсиягә бардылар. Галия Кайбицкая исемендәге музейда һәм яңа ачылган туган якны өйрәнү музеенда бик кызыксынып экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар.
-
"Чишмәкәй"дә рекордлар көне! 17.06.2019

Бүгенге көн "Чишмәкәй" лагерендә "Рекордлар көне" исеме астында узды. Лагерьга йөрүче балалар арасыннан "иң-иң"нәрен билгеләп үттеләр, аларның исемнәрен лагерьның "Рекордлар китабы"на язып куйдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Туган авыл буйлап сәяхәт 16.06.2019

"Чишмәкәй" лагерендә бүгенге көн "Табигать кочагында" дигән исем астында үтте. Укучыларыбыз туган авылыбызның иң матур урыннарына манзара кылырга дип сәяхәткә чыктылар. "Алмагач чокыры", әле күп укучылар ишетеп кенә белгән "Марат күле" яннарында булдылар. Табигать кочагында халкыбызның милли уеннарын уйнадылар.
-
"Чишмәкәй" бассейнда 14.06.2019

Бүген "Чишмәкәй" лагерена йөрүче балалар район үзәгендә урнашкан "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына бассейнда су коенырга бардылар.
-
Дару үләннәре җыйдык 13.06.2019

"Чишмәкәй"" лагерендә бүгенге көн "Күңел экологиясе" дигән лозунг астында узды. Көннең беренче яртысы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына багышланды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Тукайлы балачак" дигән фильм карадылар, Тукайның әкиятләренә һәм шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Көннең икенче яртысында исә дару үләннәре җыю өчен табигатькә чыктык. Укучылар җиләк яфраклары һәм башка дару үләннәре җыйдылар.
-
Бүген Россия көне! 12.06.2019

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген - Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз! Бәйрәм белән Ватандашлар!
-
"Чишмәкәй"дә Россия көне! 12.06.2019

Россия көне уңаеннан "Чишмәкәй" лагеренда төрледән- төрле чаралар узды: асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы, рәсем конкурсы, "Дәүләт символларын беәсеңме?" дигән темага викторина. Укучылар белән очрашуга "Кыю йөрәкләр" яшь армиячеләр отряды әгъзалары да килделәр. Алар укучылар белән бергә рәсемнәр ясады, викторинаны уздырганда да алар ярдәмгә килде.
-
Пришкольный лагерь открылся! 10.06.2019

Вот и открылся наш долгожданный пришкольный лагерь "Чишмәкәй". И в первый же день мы приняли у себя гостей. К нам приехала начальник Буиского отделения отдела профилактики г. Казань ГБУ "Безопасность дорожного движения"Анна Вячеславовна Сергудаева. Она првела с детьми беседу на тему "Безопасность на дороге" и вручила детям подарки- светоотражающие подвески.
-
Сабантуйлар котлы булсын! 09.06.2019

Районыбыз Кайбычта халкыбызның милли бәйрәме- Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп узды. Без дә әлеге чарадан читтә калмадык. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары Кайбыч авыл җирлеге белән берлектә, "Татар йорты" күренешен күрсәтүдә катнаштылар. Халкыбызның "Чияле" җырын башкардылар.








