МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Ватан" фестиваленең беренче уңышлары 18.10.2013

Мәктәбебез горурлыгы булган "Салават күпере" ансамбле һәм Гаттарова Адилә (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Ватан" VI нчы Республикакүләм халык иҗаты фестиваленең сайлап алу турын үтеп, республика этабына чыктылар. Сайлап алу турында, Казанда балаларыбызның иҗатын видеодан карап Миңгол Галиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Ике елга бер үтүче әлеге бәйгедә татар халык җырларын башкару таләп ителә. Укучыларыбыз 1 ноябрьдә КСК "Уникс" та фестивальнең ярымфиналында катнашачаклар. Аларга без зур уңышлар телибез!
-
"Уңыш бәйрәме" 13.10.2013

Бүген, районда узган белем бирү учрежденияләре оештырган "Уңыш бәйрәме"ндә катнаштык. Мәктәп участогында үскән нигъмәтләрдән күргәзмә әзерләдек, шактый гына яшелчәләребезне саттык та.
-
Әтиләребез һәрчак ярдәмгә әзер! 12.10.2013

Бүген кабат, әтиләребезне өмәгә чакырдык. Мәктәп бакчасының тагын бер ягына рәшәткә тотабыз. Бүген әтиләребез чокыр казып багана утырттылар. Яңгыр явып торуга да карамастан шактый гына эш эшләнде. Ярдәмгә килгәннәре өчен әтиләребезгә зур рәхмәт белдерәбез!
-
Җиңүгә 70 ел 11.10.2013

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп планы буенча төрле чаралар үткәрелә. Чираттагысы бүген үтте. Тарих укытучысы Габидуллина Гүзәл Илшат кызы "Курск дугасындагы сугыш" та Җиңүгә 70 ел уңаеннан 5-9 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде. Әлеге бәрелешләрнең тарихын сөйләде, ахырдан документаль фильм карадылар.
-
Укытучылар көне 05.10.2013

Бүген хөрмәтле укытучыларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә чаралар планлыштырылды. Укучылар үзидарәсе дәресләр үткәрү һәм укучылар өчен концерт оештыруны үз өсләренә алдылар. Эшкә килүче һәр укытучыны укучылар бәйрәм белән котлап, чәчәк бүләк итеп каршы алдылар. Ветеран укытучыларыбыз да читтә калмады, аларның өйләренә барып бүләк тапшырып бәйрәм белән котладык.
-
Өлкәннәрне зурладык 04.10.2013

2 нче октябрь көнне авыл җирлеге белән мәктәп берлектә, авыл халкы өчен чәй табыны әзерләп бәйрәм оештырдылар. Укучылар исә, бәйрәмнең бизәге булдылар, аларның чыгышларын әби- бабайларыбыз яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр.
-
"Әбием сандыгыннан..." 03.10.2013

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәптә "Әбием сандыгыннан..." дип аталган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә өчен укучылар әбиләренең сандыкларында сакланган, кулдан чигелгән, тукылган сөлгеләр, өстәл япмалары алып килделәр. Күргәзмәдә шулай ук борынгы күлмәкләр, читекләр дә бар иде.
-
"Өлкәннәр декадасы" 02.10.2013

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең мәктәп тә әлеге чаралардан читтә калмый. Ай башында ук инде төрле чаралар планлаштырылды, әлеге планга таянып эшне башкарабыз. Кичә,1-4 сыйныф укучылары "Яраткан әби-бабайларыбыз" дигән темага рәсемнәр ясап килде, әлеге рәсемнәрне стендка урнаштырдык.
-
ГРИППка каршы вакциналау 01.10.2013

Бүген, авыл фельдшеры Сафина Л.Х. ата-аналары рөхсәт биргән укучыларга, мәктәп хезмәткәрләре һәм укытучыларга ГРИППка каршы вакцина ясап китте. "Гриппол плюс" дигән әлеге препаратны укучыларның 39% ясатты.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 30.09.2013

16 сентябрь- 16 октябрь көннәрендә Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында безнең мәктәптә дә һәр атнада яңа чаралар үткәрелә. Беренче атнада сыйныфларда сәламәтлек почмаклары тематик буклетлар, материаллар белән тулыландырылды, узган атнада исә, «Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы”, “Наркотикларга юк дип әйт!”, “Кем ул наркоман” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде.








