МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 11.04.2014

Бүген бездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Иң элек, җыелышта катнашучы әти-әниләр балалары укыган сыйныфларда җыелышып "Путь к успеху" программасы буенча укыдылар. Аннан соң барысы бергә, мәктәп завучы Хәсәнова Э.Г. оештырган "Әхлаклы шәхес тәрбиялик" дигән темага Сингапурча укуда катнаштылар. Әлеге укуда Эльмира Галимулловна "Тэйк-Оф-Тач-Даун", "Инсайд - Аутсайд - Сёкл" структураларын кулланып "әхлак" төшенчәсен аңлатты, "тәрбия кайчан башлана?" дигән сорауларга җавап эзләде. Шул исемдәге методик доклад белән әти- әниләр каршында сәнгать укытучысы Хәйретдинова Л.Р. чыгыш ясады.
-
Парлы биюләр конкурсы 08.04.2014

Бүген мәктәптә "Парлы биюләр конкурсы" ның соңгы этабы- парлы халык биюләре конкурсы узды. Әлеге чарага 1-9 нчы сыйныф укучылары төрле халык биюләрен әзерләп тәкъдим иттеләр. Алар арасында- татар халык биюе, рус халык биюе, ирланд биюе, испан, кавказ халык биюләре бар иде. Әлеге этапка һәр сыйныф бик җитди әзерләнгән, барысы да диярлек костюмнар әзерләгәннәр. Нәтиҗәләр чираттагы мәктәпкүләм линейкада игълан ителәчәк.
-
Математика кайчан үзенә тарта? 06.04.2014

3 нче апрель көнне мәктәптә "Математика кайчан үзенә тарта?" дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Математика укытучысы Галиуллина А.С. 5, 7 нче сыйныфлардан торган ике команда ярдәмендә бу фәннең нинди очракта үзенә җәлеп итүен ачыкларга тырыштылар. Төрле сынаулар үтеп, кызыклы мәсьәләләр чишеп төп сорауга җавап эзләделәр. "Аз булса да белемең булса, логикаңны үстерергә омтылсаң, тапкырлыгыңны, фантазияңне эшкә җиксәң, һәр чишкән мәсьәләң сиңа ләззәт китерсә, көчең һәм энергияңне кызганмыйча хезмәт куйсаң, шул вакытта математика сине үзенә тартыр", - дигән фикергә килделәр.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә утырышы 04.04.2014

"Бүгенге шартларда укучыларның сәламәтлеге торышы" темасына 8 - 9 нчы сыйныф укучылары катнашында педагогик киңәшмә утырышы узды. Укучылар арасында сәламәтлеккә кагылышлы сораулар белән анкета уздырылды. Кара-каршы киңәшмәдә укучылар һәм укытучылар фикере тыңланды, мөһим сорауларга җаваплар эзләнде. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану, дәресләрдә физминуткалар уздыру, уңай психологик атмосфера булдыру - болар киңәшмәнең карары булып тора.
-
Внеклассное мероприятие по литературе 02.04.2014

В школе прошло внеклассное мероприятие по литературе "Сказка - ложь, да в ней намек". Команды "Чебурашка" и "Крокодил Гена" отправились в путешествие по островам и выполняли интересные задания. Самым увлекательным было задание на острове "Кто так поет?". Подводя итоги, учительница литературы Эльмира Галимулловна призвала всех быть добрыми, ведь в сказках добро всегда побеждает зло. Победители и участники получили сладкие подарки.
-
"Йолдызлык-2014" йолдызлары 31.03.2014

27-28 нче март көннәрендә укучыларыбыз Буа шәһәрендә, "Йолдызлык-2014" фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Конферанс номинацияседә Хөсәенова Илгизә - Хәсәнов Баязит дуэты (кечкенәләр төркеме), Хөсәенова Ләлә - Шәмсетдинов Илназ дуэты (уртанчылар төркеме) - 2 нче урын (җитәкчеләре Э.Р.Гильманова); вокаль ансамбль номинациясендә "Салават күпере" ансамбле (кечкенәләр төркеме) - 3 нче урын (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) яуладылар һәм Казанга суперфиналга чакыру алдылар. Аларга зуууууур уңышлар телибез!
-
Загляните в мамины глаза... 22.03.2014

Сегодня в 8 классе прошел урок литературы "Загляните в мамины глаза" с участием мам. Воспитывать доброту, отзывчивость по отношению к своим самым дорогим людям- мамам - так определила цель урока, учитель русского языка и литературы Хасанова Эльмира Галимулловна.
-
Урман дәресе 22.03.2014

Район мәгариф бүлегенең 19.03.2014 нән 69 нчы № лы "О проведении урока леса в общеобразовательных учреждениях" боерыгы нигезендә, бүген барлык сыйныфларда да "Урман дәресе" үткәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014

21 март- көн белән төн тигезләшкән көн. Әлеге көнне бөтен мөселман дөньясы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә дә әлеге бәйрәм матур традициягә әйләнде. Кичә укучылар авыл халкын бәйрәм белән котлап, Нәүрүз күчтәнәчләре җыеп йөрделәр. Бүген исә зурлап Нәүрүзбикәне чакырып күңел ачтык, төрле уеннар уйнадык. Соңыннан исә, нәүрүз күчтәнәчләре белән сйландык.
-
Тарихтан сыйныфтан тыш чара 20.03.2014

Бүген, тарих укытучысы Габидуллина Г.И. 5-9 сыйныфларда тарих фәненнән борынгы заман тарихы буенча "Тарихи КВН" үткәрде. Әлеге чараның максаты борынгы заман тарихы буенча үтелгән темаларны искә төшерү, кабатлау. укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, төркемнәрдә эшләп - бердәмлек булдыру иде. Чарада 6-7 сыйныф укучылары ике төркемдә ярыштылар, 8 нче сыйныфлар аларга ярдәм итеп тордылар. Жюрида 5 нче сыйныф укучылары иде.








