МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Салым грамоталыгы" көне 21.11.2013

Бүген –Салым органнарында эшләүчеләр көне уңаеннан 5-9 сыйныф укучыларына бердәм сценарий буенча, сыйныф җитәкчеләре “Салым грамоталыгы” дәресләре үткәрде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга салым системасының тарихы, элек нинди салымнар булган, хәзер нинди салымнар бар икәнлеген аңлаттылар. Салым түләүчегә документларны ничек дөрес тутырырга кирәклеген, салымнарның бер өлешен кайтарып булуын презентациягә нигезләнеп аңлаттылар. Тематик видеороликлар (“Налоги идут на нужные дела”) карадылар. Төрле кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, ситуацияләрне карадылар.
-
Семинар учителей английского языка 18.11.2013

15 октября в нашей школе прошел районный семинар учителей английского языка. В семинаре участвовало 11 учителей иностранного языка из школ района. Главной проблемой обсуждения была "Эффективная организация подготовки учащихся к ГИА по английскому языку". Учителя проанализировали итоги экзамена за 2013 год; посмотрели открытый урок в 7 классе, подготовленный учителем английского языка Шагиевой А.Г.; участвовали во внеклассном мероприятии, которое провели учащиеся нашей школы. И в конце заседания прослушали песню 'We are the champions' в исполнении Хузиной Гузель. Гости семинара были очень радостными ушли из школы с улыбками на лицах.
-
Педагогик совет утырышы 16.11.2013

Каникуллардан соң, мәктәптә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик совет утырышы узды. Әлеге пед.советтта "Формирование и развитие психологической компетентности участников образовательного процесса" дигән темага доклад белән башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы чыгыш ясады. Утырышка кадәр үк ул, барлык укытучыларга "Ценности", "Зачем я работаю педагогом" дигән анкеталар уздырган иде, шул анкеталарга нәтиҗәләр ясады, "Время" дигән күнегү үткәрде, "Оценка профессиональной компетентности учителя" дигән темага тест уздырды. Пед.совет утырышы бик күңелле узды, вакытның узганы сизелмәде дә.
-
Медицина тикшерүе уздык
11.11.2013
Бүген безгә район үзәк хастаханәсе табиблары килеп, укучыларга медицина тикшерүе уздырдылар. Окулист, хирург, педиатрдан торган табиблар командасы укучыларыбызны җентекләп тикшерделәр, укучыларның сәламәтлек һәм физкультура төркемнәрен билгеләделәр, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
"Калфаклы сандугач" 05.11.2013

31 нче октябрь көнне укучыларыбыз- Адиятуллина Эльвина һәм Гаттарова Адилә (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), композитор С.Садыкованың 107-еллыгына багышланган төбәкара җыр конкурсында катнашып кайттылар. Гаттарова Адилә катнашучы дипломы белән, ә Эльвинабыз үз яшендәге кечкенә башкаручылар арасында- 3 урын алып кайтты. Афәрин!!!
-
"Ватан" фестиваленең нәтиҗәләре 04.11.2013

"Салават купере" вокаль ансамбле һәм Гаттарова Адилә (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) 1, 2 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә "Ватан"- 6 нчы Республикакүләм халык иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Миңгол Галиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри укучыларыбыз иҗатына уңай бәя бирделәр. Без әлеге конкурсның дипломатлары! Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт әйтәбез, киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
"Калфаклы сандугач" 29.10.2013

Мәктәбебезнең нәни сандугачлары- 1 сыйныф укучысы Адиятуллина Эльвина һәм 6 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Адилә (җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзамовна), 31 нче октябрь көнне Казанда шәһәрендә узучы, Сара Садыкова исемендәге VII нчe төбәкара "Калфаклы сандугач" конкурсында катнашырга әзерләнәләр. Әлеге конкурс композиторның 107 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Безнең укучыларыбыз композиторның "Белегез шуны" һәм "Кайтам инде" җырлары белән чыгыш ясаячаклар. Аларга без зур уңышлар телибез!
-
"Көзге уңыш бәйрәме" 27.10.2013

25 нче октябрь көнне мәктәптә "Көзге уңыш бәйрәме" узды. 5-9 сыйныф укучылары катнашында узган әлеге чара, КВН форматында оештырылды. Чарага һәр сыйныф бик тырышып әзерләнгән иде. Укучылар көзге мода күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Иң күп баллны 5 нче сыйныф укучылары җыйды, 2 нче урында - 6 нчы сыйныф укучылары.
-
РФ Конституциясенә 20 ел 22.10.2013

РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 18.09.2013 ел 12750/13 № лы хаты нигезендә, мәктәптә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе 1-4 сыйныф укучылары арасында "Конституция глазами детей"дигән рәсемнәр конкурсы. Әлеге конкурста 4 нче сыйныф укучысы Гаттаров Ранис 1 нче урын яулады.
-
Бадминтон буенча зона ярышлары 20.10.2013

Кичә, мәктәптә 1998 елга кадәрле укучылар арсында бадминтон ярышларының зона туры узды. Иске Чәчкаб, Мөрәле, Ульянково, Надеждино командалары катнашкан әлеге ярышларда кызлар һәм малайлар чыгыш ясады. Безнең мәктәптән малайлар арасында, Мөхетдинов Нияз - 2 урынга, кызлар арасында Тазиева Дания, Хуҗина Гүзәл, Шәмсетдинова Илзирә 2-3 нче урынга ия булдылар. Әлеге укучыларыбыз районда финалда катнашачаклар.








